Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | saba-2.alluki@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 140 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Дидактик уен: "Дөрес җый" 18.03.2017

Безнең ясле торкемендә балалар белән берлектә хәрәкәтне камилләштерүче уен уйнау теләге үстерү;персонаҗларның гамәлләрен,хәрәкәтләрен гади һәм образлы итеп күрсәтеп бирергә өйрәтү,хәрәкәт активлыгын,тою - сиземләү сәләтен,күзаллауларын үстерү,сигнал буенча хәрәкәт итү белән берлектә сенсор тәрбиягә бик зур әһәмият бирелә.Балалар бик теләп һәм яратып уйныйлар.
Абубакирова Р.Г.
17.03.2017.
-
"Күңелле уен" 17.03.2017

Без икенче кечкенәләр төркеме балалары белән төрле кызыклы уеннар уйнарга яратабыз. Ә бүген без алар "Дуслаштык" уенын уйнадык. Балалар бик теләп уенда катнаштылар. Уен барышында әдәплелек , бергәләшеп уйнау кагыйдәләре, бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт, үз-үзеңне тота белү күнекмәләре тәрбияләнде. ( Тәрбияче Шарипова Ф.М).
-
Пальчиковая игра "Подарки" 13.03.2017

Пальцы в гости к нам пришли
И подарки принесли.
Будем мы их представлять
И подарки принимать.
Вот большой, он палец мудрый,
Книгу хочет нам вручить.
Указательный придумал
Нам фонарик подарить.
Средний нам принес коробку.
Интересно, что же в ней?
Пластилин есть и бумага
И набор карандашей.
Безымянный — славный мальчик,
Всем друзьям принес он мячик.
А малыш — мизинчик
Игрушечный автомобильчик.
Скажем мы: «Спасибо, пальцы!»
И продолжим заниматься.
(Выполнять движения соответственно тексту.)
-
"Беренче бүләк" 07.03.2017

Бүген безнең төркемдә тәрбияләнүче нәниләребез әниләренә үзләренең беренче бүләкләрен тапшырдылар.
Әйтәсебез килә бүген
Кадерле әниләргә -
Бу бәйрәм дөньяга килгән
Кояш нуры сибәргә!
Бу бәйрәмдәге җылылык
Гасырларга җитәрлек.
Сезнең назлы кулларыгыз
Әкиятне чын итәрлек
Наз гөлләре үсеп чыга
Сез үткән юллардан
Кабул итегез котлаулар
Балаларыгыздан!
Абубакирова Р.Г. 07.03.2017.
-
Әниемә бүләк. 07.03.2017

Бәйрәм бүләксез булмый ул,
Барыгыз да беләсез.
Безнең ничек тырышканны
Хәзер менә күрерсез.
Нәни кулларым белән мин
Тик сиңа диеп кенә
Әзерләдем бүләгемне
Бик зур көч куеп кына.
-
Шоу программа "Модный приговор" - бездә кунакта! 06.03.2017

Бакчабызда үтүче күңелле чаралар, балаларыбыз өчен генә түгел, әти - әниләребез өчен дә бик кызыклы үтә. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан әтиләребез белән ерак Джунглига сәяхәт итсәк, ә инде кадерле Әниләребез өчен Мәскәүнең үзеннән үк атаклы модельер Александр Зайцев "үзе килде". Бу матур кичтә "модный приговор" шоу программасы әниләребезне заманча, матур киенү серләренә "өйрәтте".
-
“Кояшлы яз иртәсе” 03.03.2017

Барыбыз да зур түземсезлек белән көткән 8нче март- чәчәкле яз бәйрәме җитте. Бу көнне без зурлар төркеме “Кояшлы яз иртәсе”бәйрәменә әниләрне, әбиләрне, апаларны- кызларны бакчабызга чакырдык. Алар бүгенге тантананың иң кадерле кунаклары.Бүгенге кичәдә әниләр, дәү әниләр үзләредә катнаштылар, “Восточный” бию биеделәр,әкият сәхнәләштерделәр. Бәйрәмгә Гүзәл Уразовада килгән иде, ул кызларыбыз белән биеп җырлады.Малайларыбыз “Үрмәкүчләр”һәм “Ковбой” биюен биеделәр.Әниләргә “Ромашка чәчәкләре” бүләк иттеләр. Бәйрәм барыбызгада бик ошады.бергәләп күңел ачтык. Газиз балаларыбызның - мәхәббәт җимешләребезнең игелекләрен генә күреп яшәргә язсын. татулык, тынычлык,мәхәббәт гомерлек юлдашыгыз булсын дигән теләктә калабыз.
(Тәрбияче:Солтанова Г.Г) -
Иҗади проект Голос-дети 02.03.2017

Быел уртанчылар төркемендә әнилэр бәйрәмен узенчәлекле итеп уткәрдек.Голос-дети-безгә кунакка килде.Ике куянны бер юлы тоттык дип әйтергә була.Беренчедән балалар җырлау осталыклары буенча көч сынашса/УМК программасы буенча ойрәнгән җырларны башкарып/,икенчедән бу чара әниләр өчен менә дигән матур к Бәйрәм бик кызыклы узды-чын микрофон,креслода утыручы жюри,Казан кунагы Уразова,заманча биюләр,сюрпризлы-бүләкләр белән. Бергәләп оештырылган эшчәнлекнең нәтижәләре отышлы булды,куңелгә ижади рәхәтлек бирде.Бәйрәмне оештыруда катнашкан коллегаларыма зур рәхмәт.
-
" Язгы кояш нурында" 01.03.2017

Бүген икенче кечкенәләр төркемендә " Язгы кояш нурында" дип исемләнгән әниләр бәйрәме үткәрелде. Балалар үзләренең матур җырлары, шигырьләре, биюләре белән кунакларны сөендерсәләр, кояш, куян, аю рольләренә кереп уйнаган әниләребез бәйрәмгә зур ямь өстәделәр, балалар белән бергә уйнадылар, күңел ачтылар. Бәйрәм ахырында нәниләр үзләре ясаган бүләкләрне әниләренә бүләк иттеләр.
-
“Әниләргә бүләк ясыйбыз” 28.02.2017

Зурлар төркемендә балалар үз куллары белән әниләренә бүләккә “Ромашка чәчәкләре” кул эшләнмәсе ясадылар.









