Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Түгәрәк өстәл артында очрашу 30.10.2017

Бүген безнең бакчабызда, “Көндәлек планда УМК кулланып балалар белән эшне чагылдыру” темасы астында, “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү үтте. Бу чарада безнең бакчага беркетелгән балалар бакчалары катнашты. Педагогларны УМК почмаклары, картотека буенча тупланган материал белән таныштырдык һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирергә тырыштык. Очрашу һәркемгә файдалы булды!
-
"Туган ягым- гүзәл Сабам!". 27.10.2017

Балаларда туган ягыбыз, аның тарихы, күренекле урыннары, әләме, флагы турында күзаллау формалаштыру һәм туган ягыбызга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан уртанчы төркем балалары тәрбиячеләре Ханова Г.Р. белән берлектә Сабабызның тарихы, күренекле урыннары, әләме , флагы белән таныштылар. Балалар "Минем хатамны төзәт" , "Бу кайсы урын?" уеннарын бик яратып уйнадылар.
-
"Теремкәй" рус халык әкиятен театральләштерү. 27.10.2017

Балаларны яңа әсәр белән таныштыру,әкиятне аңлап кабул итүләренә ирешү. Игътибарларын үстерү,халык иҗаты белән кызыксыну тәрбияләү.
-
ЮБИЛЕЕГЫЗ КОТЛЫ БУЛСЫН! 26.10.2017

Хөрмәтле Рузалия Фариховна! Бүген гомер мизгелегезнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмичә, гел шулай чибәр булыгыз, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп эшләргә һәм яшәргә Ходай насыйп итсен.
Күпме булса җирдә изге теләк —
Без телибез Сезгэ барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгегезгә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен Сезгэ
Сәламәтлек, бары шатлыклар!
-
Юбилярны котладык! 26.10.2017

Бүген, мөдиребез Рузалия Фариховнаның юбилее уңаеннан, бездә кунакта район мәгариф бүлегеннән Гумерова Луиза Мажитовна белән Шамсевалиева Айгөл Маратовналар булдылар. Район профсоюз оешмасының грамотасын тапшырып котладылар.Педагогларыбыз заманча “Теремкәй” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Котлау сүзләре җырлар белән үрелеп барды.
-
Чираттагы әти-әниләр җыелышы. 25.10.2017

Буген бакчабызда икенче иң кечкенәләр төркеме әти-әниләре беренче тапкыр әти-әниләр җыелышына җыйналды. Аны бакча мөдире Файзрахманова Р.Ф. ачып җибәрде. Бакча уставы, эчке тәртипләр турында сөйләде ул. Аның сүзләрен шәфкать туташы Имамутдинова Н.Н. дәвам итте. Ул чисталык, балаларның адаптация чоры, меню белән таныштырды. Аннары җыелышны тәрбиячеләр Шамсутдинова Л.М. һәм Якупова Г.Г. дәвам итте.
Шамсутдинова Л.М. “Баланың балалар бакчасына ияләнүе” исемле доклад укыды. Ясле төркеменең әти-әниләр комитеты сайланылды. Соңрак төрле темаларга фикер алушылар булды.
-
Пальчиковая гимнастика 25.10.2017

Главная цель пальчиковых игр – переключение внимания, улучшение координации и мелкой моторики, что напрямую воздействует на умственное развитие ребенка. Кроме того, при повторении стихотворных строк и одновременном движении пальцами у малышей формируется правильное звукопроизношение, умение быстро и четко говорить, совершенствуется память, способность согласовывать движения и речь. У детей, с которыми часто проводили пальчиковые игры, даже почерк намного лучше, чем у других. Уникальное сочетание добрых стихов и простых массажных приемов дает поразительный эффект активного умственного и физического развития
-
Урамда салкын түгел- күңелле. 24.10.2017

Көз аеның икенче ае гына булса да көннәр салкынаеп, градусниклар минус тамгасын күрсәтә, Ләкин бакчабызга салкыннан куркучы балалар йөрми! Тәрбиячеләр белән берлектә һәр төркемнең , саф һавада физкультура эшчәнлекләре үткәрелә. төрле уеннар уйнала, ирекле уеннанрга да вакыт кала. Балаларның йөзләре алсуланып, күңелләре шатланып керә .
-
Хезмәт тәрбиясе 23.10.2017

Бакчабызда балаларга кечкенәдән хезмәт тәрбиясе нигезләре салына .Балаларда өлкәннәргә, иптәшләренә карата ярдәм итү хисе, чисталык-пөхтәлек сыйфатлары тәрбияләнә. Уртанчылар төркеме балалары да бакчада бик теләп тәрбияче һәм тәрбияче ярдәмчесенә булышалар. Көн саен чиратлап дежур тору аларга бик кызыклы һәм җаваплы вазифа булып тора.
-
"Күңелле иртәнге гимнастика" 20.10.2017

Бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары иртәнге гимнастиканы интерактив тактадан карап эшләделәр. Алар бик тырышып һәм теләп мультфильм геройлары кебек хәрәкәтләнделәр.












