Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
Cәяхәт 05.10.2017

Буген уртанчылар төркеме балалары физкультура шөгылендә тәрбияче Гараева Ә.М. б\н берлектә аэропортка барырга булдылар. Күнегүләр эшләп, көч тупладылар. Юлда очраган төрле каршылыкларны уңышлы үттеләр. Аэропорттта төрле-төрле самолетлар күрделәр. Хәтта утырып очарга да туры килде. Юлллары да гади генә түгел, торле төсләрдән тора иде. Балалар бик канәгать калдылар.
-
Туп туп тубыбыз 05.10.2017

Матур әдәбият белән таныштыру шөгылендә ясле төркеме (тәрбияче Шамсутдинова Л.М) балаларына Ә.Бикчәнтәеваның «Туп-туп-тубыбыз” дигән шигыре укылды. Иң беренче максат итеп, шигырьне тыныч кына утырып тыңларга өйрәнү куелган иде. “Туп” сүзен әйтергә өйрәндек. Төсле тупларны тотып карау, балаларда бигрәк тә кызыксыну уятты. Соңыннан “Туп” дигән җырга кушылып биедек.
-
Открытка-тәбрикләмәләр 05.10.2017

Әби, бабай, дәү әни,дәү әти-безнең күп сынаулар аша үткән, тормыш тәҗрибәсе туплаган кадерле кешеләребез. Аларга бер матур сүз,ягымлы караш яшәү дәрте өсти. Өлкәннәребезгә карата хөрмәт тәрбияләүдә бакчабызның да өлеше бик зур. Бүген дә уртанчылар төркеме балалары үзләренә кадерле һәм якын өлкәннәрне сөендерү максатыннан открытка-тәбрикләмәләр ясадылар, аларны сөенә-сөенә кадерлеләрен котларга өйләренә алып кайтып киттеләр.
-
Әбиләр, дәү әниләр бакчабызда кунакта. 04.10.2017

Зурлар төркеме балалары буген "Өлкәннәр көне"нә багышланган бәйрәм кичәсенә үзләренең, яраткан әбиләрен, дәү әниләрен чакырдылар. Матурлап бәйрәмчә бизәлгән залда балалар көче белән әзерләнгән музыкаль "бүләк"тән соң, әбиләр үзләренең газиз оныклары белән бергәләп чәй эчтеләр. Өлкәннәрнең аздан да күңеле була. Бәйрәмне бик ошатып, оныкларына, тәрбиячеләре Мухаметшина С.С. һәм Якупова Г.Г.га, музыка җитәкчесе Галимуллина А.Р.га, өлкән тәрбияче Валимухаметова Л.Р. га зур рәхмәтләр әйтеп таралышты алар.
-
Математика шөгыле. 03.10.2017

Бүген икенче төркеме балаларына математика шөгыленә Гномик килде. Ул кубик б/н шарны аера белмәвен әйтеп, балаларга кубик б/н шарны аерырга булышуларын сорады. Эш дәфтәрләре б/н эшләгәндә дә балалар бик кызыксынып һәм төгәл итеп эшләделәр.
-
Матрешкалар яследә 02.10.2017

Икенче иң кечкенәләр төркеме балалары бик кызыксынучан . Уенчыклар, тирә-юнь белән танышу алар өчен гел зур яңалык . Берсе эченән берсе чыгучы матрешкаларны да алар бик кызыксынып күзәттеләр. Күреп тә, тотып та кабып та карыйсылары килә нәниләрнең.
-
Артикуляционная гимнастика 01.10.2017

Артикуляционная гимнастика является необходимой составляющей любого логопедического занятия. В работе с детьми, имеющими нарушения звукопроизношения, она решает задачи формирования артикуляционных укладов звуков речи, развития мышечной силы органов артикуляции
-
"Кабак бәйрәме-2017" 30.09.2017

Соңгы елларда безнең районыбызда "Кабак бәйрәме" зурлап үткәрелеп килә.Безнең коллектив бу бәйрәмдә теләп һәм актив катнаша. Башка еллардан аермалырак,без кабакларны төрле материаллардан эшләнгәннәрен алып бардык. Оештыру комитеты коллективыбызны актив катнашкан өчен грамота һәм "Кабактан ясалган иң матур композиция" номинациясендә III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләде.
-
"Өлкәннәрне хөрмәтләдек!" 29.09.2017

Бүген безнең бакчабызда зур бәйрәм -өлкәннәр көне үтте. Бездә эшләп лаеклы ялга чыккан 17 хезмәткәребез бездә кунакта булдылар. Уртанчылар,зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары көче белән концерт өлкәннәргә бик ошады.Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Чын күңелдән ял итеп, яшьлек хәтирәләрен яңартып, туйганчы сөйләшеп, бик зур рәхмәтләр әйтеп таралыштылар өлкәннәребез.
-
Көз күчтәнәчләре. 29.09.2017

Яшелчәләр, җиләк-җимешләр турында белемнәрне киңәйтү, системалаштыру, алган белемнәрен уеннар барышында киңрәк һәм иҗади якын килеп файдалану күнекмәләрен камилләштерү максатыннан атна буена төрле кызыклы шөгыльләр уздырылды бакчабызда. Зурлар төркеменең балалары эшчәнлек барышында, уеннар белән беррәттән, көз күчтәнәчләреннән авыз иттеләр. Аларга киптерелгән чия, алма, слива, кайнатма, компотлар бик ошады. Помидор, кыяр, кишер шалканны да татып карадылар. Яшелчә, җиләк-җимешләрне саклау ысуллары аңлату да кирәк булмады, үзләре үк нәтиҗә чыгардылар.












