Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Олыларны хөрмәтләп 29.09.2017

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.
Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.
Бүген бездә мәктәпкә хәзерлек төркеме әбиләребез белән концерт-конкурста катнаштылар. Хөрмәтле өлкәннәр үзләренең күңел көрлеген, зиһен үткенлеген күрсәттеләр. Балалар белән бергә уйнап-җырлап утырдылар.
Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,
Сәлам сезгә безнең буыннан!
Бар дөньяны бүләк итәр идем
Әгәр килсә минем кулымнан!
Үтә гомер аккан сулар кебек
Ә күңел һич туймый яшьлектән.
Йөзләрегез инде картайса да,
Ник күңелләр болай яшь икән?
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, шатлык, ак бәхетләр-
Безнең сезгә әйтер теләкләр.
-
"Юл йөрү кагыйдәсен белү бик кирәк" 28.09.2017

Бүген икенче кечкенәләр төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча чара булып узды. Балалар нәни чебиләр булып киенеп, төрле каршылыкларны узып , юл йөрү кагыйдәләрен һәм юл билгеләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. Кунакка әтәч тә килгәч балаларның күңелләре тагы да күтәрелеп китеп, табышмакларга бик оста һәм дөрес итеп җавап бирделәр. Балалар белән очрашуга ЮХИДИ идарәсеннән Гузәл Ягафарова да килгән иде. Шөгыль ахырында ул тагын бер кат балаларның тапкырлыкларын тикшереп, бик күп бүләкләр дә тапшырды.
-
С днем дошкольного работника! 27.09.2017

Детский сад - наш дом второй.
Тут среди гурьбы детей -
Мы познали мир иной, мир чудесных малышей!
С профессиональным днем поздравляем всех коллег!
Пусть добро своим огнем - защищает вас навек!
-
Тренировочная эвакуация 27.09.2017

С целью отработки действий при угрозе и возникновении пожара, сегодня в нашем детском саду была проведена учебная тренировка по эвакуации воспитанников и работников детского сада из здания МБДОУ. с сотрудниками заранее был проведен инструктаж, а с детьми беседа "Как нужно вести себя в случае возникновения пожара" .Эвакуация прошла быстро - 2 мин 58 секунд .Данное учение помогло наглядно объяснить детям, как не поддаваясь панике, в случае опасности быстро покинуть здание.
-
Яхшы сыйфатлар тәрбиялибез 26.09.2017

Балаларда кече яшьтән үк олыларга хөрмәт белән карау ,иптәшләренә карата игътибарлы булу, кыен хәлдә калганнарга ярдәм итү кебек сыйфатлар тәрбияләү зарур. Шушы максатларны тормышка ашыруда бакчабызда яңа технологияләр ярдәмгә килә. Сөйләм үстерү белем бирү эшчәнлегендә ,мәсәлән,бүген уртанчылар төркеме балалары ”Ике кыз” әкиятен карап фикер алыштылар. Үги кыз образы аша үзләрендә юмартлык,ярдәмчеллек сыйфатлары булдырдылар.
-
Боз сараенда 25.09.2017

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары атнага 2 тапкыр Лесхозга боз сараена хоккей түгәрәгенә баралар. Әле генә йөри башлауларына карамастан, балалар бозда үзләрен бик иркен тоталар. Аларга бозда күңелле һәм рәхәт. Ел ахырына 1 нче урынны алыр өчен, алар хәзердән үк бөтен көчләрен куялар. Боз сараеннан кайтканнан соң, балалар рәхәтләнеп, тәмләп йоклыйлар. "Хәрәкәттә - бәрәкәт" -дип, юкка гына әймәгәннәр шул. Хәзердән үк балаларның сәламәтлекләрен кайгырту - безнең, олыларның төп бурычлары
-
Ярминкә -2017 25.09.2017

23 сентябрь көнне районыбызның мәгариф хезмәткәрләре көче белән көзге ярминкә оештырылды. Ярминкәдә яшелчәләр, кайнатмалар, салатлар һәм кул эшләре сатылды.Безнең коллектив та бу чарада бик теләп катнашты.Сатучыларга һәм сатып алучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
"Җәйләр үтте, көзләр җитте" 22.09.2017

" Җәйләр үтте, көзләр җитте, " - темасына багышланды бу атнабыз. Атна ахырына балалар белән " Алтын көз " темасына рәсем конкурсы оештырылды. Бу конкурска мәктәпкә хәзерлек төркеме дә бик теләп катнашты. Аларның рәсемнәрендә көзге табигатьнең матурлыгына соклана белү, күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлык сыйфатлары чыгылып тора.
Көннәр суынды,Яфраклар сулды.Көз җиттеме әллә —Кошлар юк булды.Нинди салкын көз,Тышта күңелсез!Ничек яшәрбезЧәчәксез, гөлсез? -
Йомшаккай кунакта 22.09.2017

2 нче иң кечкенәләр төркемендә йөрүче балалар үзләренә кунак килүен бик яраталар. Бүген тәрбиячеләре Г.Г.Якупова аларга “Йомшаккайны” алып килде. Т.Миңнуллинның “Мияу”шигыре белән танышып, песинең йомшак йоннарын сыйпап рәхәтләнеп уйнадылар. Песи чыгарган “мияу” авазын, песи сүзен,”пес-пес” чакыруын кабатладылар. Уйнап туйгач кына китте йомшак кунак, балалар кул изәп саубуллаштылар.
-
"Бияләй" 22.09.2017

Икенче кечкенәләр төркеме балалары, апалары Хазиева А.Х белән, бияләй өслегенә пластилин сыларга өйрәнделәр. Алар үзләренә куелган максатка ирештеләр. Бик пөхтә эш иттеләр.












