Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
"Круг, квадрат" 12.09.2017

Бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары квадрат белән түгәрәкне атый һәм таный белергә өйрәнделәр. Алар “Үз формасын тап” дигән уенны бик яратып һәм теләп уйнадылар.
-
Саф һавада күзәтү. 11.09.2017

Бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары, тәрбиячеләре Хазиева А.Х. белән, саф һавага чыккач көзге чәчәкләрне күзәттеләр. Аларның исемнәрен, төсләрен атадылар. Матурлыкларына сокландылар.
-
Корбан ашы 08.09.2017

Бисмиллахир-рахман-иррахим.
Башлыйк әле сүзне, туганнар.
Шул сүз белән эшкә тотынганнар,
Безгә кадәр биредә булганнар.
Алланы бар һәм бер дип белгән
Бабалардан гыйбрәт аласы.
Кем булсаң да, халкың үткәненнән
Йөз чөермә, заман баласы!
Сабаның №4 "Кыңгырау” балалар бакчасында "Корбан” бәйрәме шундый шигъри юллар белән башланып китте. Бәйрәмгә Флүрә абыстай килгән иде. Аңа балалар җырлап-биеп, белгән догаларын сөйләп күрсәттеләр, ә Флүрә абыстай балаларга үзенең вәгазьләрен җиткерде. Бәйрәм табын артында Корбан ашы белән тәмамланды. Балалар өчен Корбан ашы үткәргән районыбыз җитәкчеләренә рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Сәяхэт 07.09.2017

2 нче кечкенәләр төркеме балалары физкультура шөгылендә тәрбияче Гараева Ә.М. б\н берлектә ял паркына бардылар. Балалар агачларга сокланып,тирә юньне күзәттеләр. Соңыннан “Кояш һәм яңгыр” дигән уенын уйнадылар.
-
Математика иленә сәяхәт 06.09.2017

Бүген зурлар төркеме балалары тәрбияче Мухаметшина С.С. белән “көймәгә” утырып Математик сәяхәткә бардылар.Бер санын танырга һәм аны нокталар буенча язарга өйрәнделәр.Бер һәм ике саннарының ничек барлыкка килүенә төшенделәр һәм аларны чагыштырып карадылар.Преметларның зурлыгын - иң биек ,тәбәнәгерәк,иң тәбәнәк төшенчәләрен ныгыттылар.
-
“Әз, күп, бер” төшенчәләре 05.09.2017

Бүген 5 сентябрь көнне икенче кечкенәләр төркеме балалары математика шөгылендә “Әз, күп, бер” төшенчәләрен өйрәнделәр. Кызлар чәчәк, малайлар бал кортлары маскалары киеп, төркемдә кызларның күплеген белделәр.
-
"Парлап йөрүдә" күнектерү 04.09.2017

Икенче кечкенәләр төркеме балалары, тәрбиячеләре Хазиева А.Х. белән саф һавага чыккач "Парлап йөрү" күнекмәләрен ныгыту өстендә эш алып бардылар. Балалар бу төр йөрү белән бик канәгать калдылар.
-
Белем бәйрәме! 04.09.2017

Бүген безнең бакчада Белем көненә багышлап бик матур бәйрәм иртәсе узды. Бәйрәмгә кунак булып домовенок Кузя килде. Ул балаларның белемнәрен тикшерде, мәктәп турында табышмаклар әйтте, эстафета уйнатты. Балалар аңа шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, биеп күрсәттеләр. Бәйрәм флешмоб белән бетте.
-
Беренче педкиңәшмә 31.08.2017

Бүген бакчабызда “Балалар бакчасының яңа 2017-2018 уку елында эш юнәлеше, куелган максатлары”темасына педкиңәшмә үтте.
Педколлектив балалар бакчасының еллык эш планын, оешкан белем бирү эшчәнлегенең сеткасын, көндәлек режимын, педагогларның тематик-перспектив планнарын раслады; яңа уку елында тәрбия һәм белем бирү процессы барышында, төрле яңа алымнар кулланып, балаларның сәламәтлеген ныгыту, мәктәпкә әзерлек дәрәҗәсен үстерү,дәүләт телләрен өйрәтүне камилләштерү буенча эшләү юлларын сайлады.
-
Туган илем - Татарстан 28.08.2017

Яшәсен, үссен
Мул Татарстан!
Туган илебезгә,
Туган илгә дан!
Бу җырны җырлый
Татарлар, руслар
Без барыбыз да
Мәңгелек дуслар.
Бу атна Татарстан Республикасы көненә багышлана. Шул уңайдан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тәрбияче Мавлявиева.Л.А әңгәмә үткәрде. Балалар Татарстанның символлары,Татарстан флагының төсләре турында, гербында нәрсә сурәтләнгән, беренче президенты турында сөйләштеләр. Әңгәмә вакытында балалар милли ризык, кием, уеннарны искә алдылар.












