Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Эш урынында бер көн 06.11.2017

III сыйныф укучысы Әхмәтов Әмир әнисенең эш урынында.
-
Без - беренче! 02.11.2017

Бүген, ягъни 2 нче ноябрь көнне, Олы Шыңар урта мәктәбе базасында, 2006 нчы елгы һәм алардан кечерәк кызлар командалары арасында ООО «Долина-Агро» призына баскетбол буенча финал уеннары үтте. Безнең кызларыбыз барлык командалардан да өстен чыгып, беренчелекне яуладылар һәм кубокка ия булдылар. Афәрин, кызлар! Сезне зур җиңүегез белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез! (Тренерлары-Фазылов И.И.)
-
Күңелле ял 02.11.2017

Тимераякта шуасың килә икән, кыш килгәнен дә көтеп торасы юк. Укучыларыбыз бүген «Нарат» боз сараенда булып, тимераякта шуып, күңелле ял итеп кайттылар.
-
Агитационная работа 02.11.2017

Сотрудники Арского МФ ФКУ УИИ Салимов Ильнар Ильсурович - капитан внутренней службы и Каримуллин Ильсур Халимович - старший лейтенант внутренней службы, провели с учащимися агитационную работу по ВУЗам ФСИН России.
-
Күңелле стартлар 31.10.2017

Зона буенча үткән "Күңелле стартлар" уенында мәктәбебез укучылары II урынны яуладылар. Молодцы! Аларга финал уеннарында уңышлар телибез!
-
Көзге каникуллар башланды. 28.10.2017

Бүген уку елының беренче чиреге тәмамланды. Укучылар өчен көзге каникуллар башланып китте. Укучыларның ялын кызыклы һәм файдалы итеп оештыру максатыннан, мәктәптә көзге каникул чорына план төзелде. Һәр класста йомгаклау җыелышлары үтте. Класс җитәкчеләре тарафыннан укучылар чирек йомгаклары, каникул планы белән таныштырылды, инструктажларга куллар куйдырылды.
-
Безнең кызлар булдыра! 27.10.2017

2006 нчы елгы һәм аннан кечерәк кызлар командалары арасында баскетбол буенча зона ярышлары узды. Безнең кызларыбыз көндәшләрен 13:1, 24:0, 24:2 исәбе белән җиңеп, I урынны яуладылар. Молодцы, кызлар!
-
Тату сыйныф серләре 27.10.2017

Мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре "Тату сыйныф серләре" Республика конкурсының зона этабында катнашып, "Золотой фонд" номинациясендә җиңүче булдылар. Афәрин!. Аларны чын күңелебездән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар телибез.
-
Ата-аналар җыелышы 26.10.2017

26 нчы октябрь көнне мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып үтте. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды: I чиреккә йомгак ясалды, каникул планы белән таныштырылды, ата-аналарга балаларның сәламәтлеге һәм иминлеге турында аңлатылды (укучыларның киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементларның булырга тиешлеге, юлда йөрү кагыйдәләре турында), 71 нче закон турында искәртелде, укучыларның туклану мәсьәләсе каралды. Башлангыч сыйныф укучылары әти-әниләргә Р.Корбанның “Куркуын җиңгән куян” исемле бик матур эчтәлекле әкият-пьесасын тәкъдим иттеләр. Соңыннан җыелыш классларда дәвам итте.
-
Нәни артистларыбыз 26.10.2017












