Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит! 19.08.2017

Татарстанда “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” хәйрия акциясе бара. Акция кысаларында республикабызда бик күп чаралар үтә. Шундый чараларның берсе - 18 август көнне авылыбыз мәдәният йортында үтте. Бу чарада авылдашыбыз, Г .Кариев исемендәге яшь тамашачы театры директоры – Ярмиев Мансур Зиннур улы, һәр елдагыча, үзенең изге гамәленә тугры калып, булачак I сыйныф укучыларына һәм ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрнең балаларына уку кирәк – яраклары тутырылган сумкалар бүләк итте. Соңыннан театр коллективы бай эчтәлекле спектакль күрсәтте. Рәхмәт Сезгә, Мансур Зиннурович!
-
30 август көнне Бөтенроссия ата- аналар җыелышы узачак! 15.08.2017

30 августта Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева илкүләм ата-аналар җыелышын уздырачак. Быел әлеге җыелыш дүртенче тапкыр оештырыла. Узган еллардагыча, чара видеоконференция форматында узачак. Мәгариф министрлыгы сайтында онлайн трансляция дә булачак, димәк, җыелышны дөньяның төрле нокталарыннан күзәтеп булачак. Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөтенроссия җыелышы ярдәмендә ата-аналарның фикерләрен, кызыксындырган мәсьәләләрен, гамәлдәге проектлар һәм программаларның нәтиҗәлеген ачыклый алачак.
Министрга сорауларны хәзер үк биреп була. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында “Бөтенроссия ата-ана җыелышы” (http://минобрнауки.рф/родительское-собрание) бүлеге эшләп килә. Барлык сорауларны әлеге сылтама буенча калдырырга мөмкин.
-
Яңа уку елына - яңа дәреслекләр! 05.08.2017

7 нче сыйныф укучылары очен тулы комплектта яңа дәреслекләр кайтты. Укучыларга бары тик тырышып укырга гына кала.
-
Сәләтлеләр "Сәләт"тә 04.07.2017

“Кояшкай” лагеренда “Сәләт-Саба” аланы эшли башлады. Мәктәбебезнең иң тырыш, иң актив кызлары – Әхмиева Гөлфизә һәм Әхәтова Гөлдания, бу сменага бик теләп киттеләр. Хәзерге вакытта алар Биләрдә узачак халыкара форумга әзерләнәләр. Шулай ук төрле фәннәр буенча үткәрелгән дәресләрдә, мастер-классларда катнашалар. Укучыларга лагерь бик ошый. Күңелле ял итеп, күп дуслар табып, көч туплап кайтыгыз, кызлар!
-
Яшь каләмчеләр сынатмады 03.07.2017

Явлаштау урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Галимҗанова Рәфидә һәм 7 нче сыйныф укучысы Галиева Гөлинә, 22 нче тапкыр уздырыла торган республикакүләм "Алтын каләм" фестивалендә уңышлы катнашып кайттылар. Бәйге 5 көн дәвамында "Волга" үзәгендә барды. Каләмчеләр татар матбугаты, рус матбугаты, PR - дизайн, телевидение, радио, фотооешма төркемнәренә бүленеп эшләделәр. Алар шул вакыт аралыгында көнне төнгә ялгап иҗат итеп, 4-8-12 битле гәҗитләр чыгардылар. Шулай ук Кырлайга, Казанның истәлекле урыннарына сәяхәт итәргә дә вакыт таптылар. Кызларыбызның тырышлыклары бушка китмәде, Галиева Гөлинә сертификатка, ә Рәфидә "Иҗат” номинациясендә җиңү яулаган өчен дипломга ия булды. Афәрин, кызлар!
--
-
Хезмәт чыныгуы 03.07.2017

Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Галимҗанова Илүзә, җәйге каникул чорында “Ромашка” балалар бакчасында хезмәт чыныгуы уза. Ул - тәрбияче ярдәмчесе вазыйфасын башкара. Илүзәгә нәниләр белән эшләү бик ошый.
-
Сау бул, мәктәп, исәнме, яңа тормыш! 28.06.2017

26 нчы июнь көнне мәктәбебездә чыгарылыш кичәсе гөрләп узды. Бу көнне мәктәбебезнең иң тырыш, иң уңган, иң булган, иң иҗади дүрт укучысы кулларына өлгергәнлек аттестаты алдылар. Менә алар: Габделхакова Айгөл, Мирзагаләмова Диләрә, Гыйлметдинова Илсинә һәм Галимҗанова Рәфидәләр.
Бәйрәм дәвамында укучылар концерт номерларына төреп мәктәп дирекциясенә, укытучыларга, хезмәткәрләргә, әти-әниләргә рәхмәт хисләрен белдерделәр. Үз чиратында укытучылар да балаларга хәерле юллар теләп, күңел түрендәге олы хисләрен җиткерделәр. Әти-әниләр шулай ук укытучы-тәрбиячеләргә рәхмәт белдереп, унышлар теләде. Бүген укучыларыбыз олы тормыш юлына беренче адымнарын атлый. Аларга армый-талмый алга барырга, куйган максатларын тормышка ашырырга язсын дигән изге теләктә калабыз. Кадерле укучыларыбыз! Тормыш биографиягезнеӊ һәр бите ижади эзләнүләр, намуслы хезмәт жиӊүләре белән бизәлсен! Кая гына барсагыз да, кем генә булсагыз да, мәктәбебез горурлыгы булып калыгыз! Уңышлар сезгә!
Сезнең алда олы сынау тора,
Сез торасыз юллар чатында.
Сезнең алда төрле юллар ята,
Төрле якка юллар чакыра.
Кайсы гына юлны сайласаң да,
Туры юлдан, бала, туры бар.
Мәктәбеңдә калган остазларың
Адымыңны күзләп торырлар!
Хәерле юллар сезгә!
-
Чыгарылыш сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Ярмиева Гүзәл Мәсгут кызы белән 28.06.2017

-
Сау бул, "Кояшкай!" 23.06.2017

23 нче июнь көнне «Кояшкай» ял һәм сәламәтләндерү лагере үзенең эшен төгәлләде. Иртәнге аштан соң укучыларга татар халкының милли йолалары һәм бәйрәмнәре турында әңгәмә һәм “Кояш, һава һәм сулар – безнең иң якын дуслар!” исемле спорт бәйрәме үткәрелде. Ә көндезге аштан сон, отрядлар лагерьны ябу тантанасына җыелдылар. Гадәттәгечә рапорт тапшырдылар, исем, девиз, җырларын башкардылар, иң матур җырларын һәм биюләрен апа – абыйларына, иптәшләренә бүләк иттеләр. 21 көн буена укучылар лагерьга бик теләп йөрделәр, ә бүген инде лагерь белән саубуллашалар. Сау бул, лагерь! Сау бул, «Кояшкай!»
P.S. Кадерле укучылар! Каникулның калган өлешен файдалы һәм имин итеп үткәреп, көч туплап, сентябрьдә мәктәпләрдә очрашканга кадәр!
-
Спорт бәйрәме 23.06.2017












