Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
"Кояшкай"да унбишенче көн
17.06.2017
17 нче июнь көнне мәктәп һәм авыл музейларына экскурсия оештырылды, “Җырлыйк әле”, “Ай, күңелле биюләр!” исемле күңелле чаралар үтте, хәрәкәтле уеннар уйналды.
-
"Кояшкай"да ундүртенче көн 16.06.2017

Бүген район үзәгенә оештырылган экскурсия вакытында укучылар музейларда, китапханәдә булдылар. Очрашулар, экскурсияләр вакытында үзләренә бик күп файдалы мәгълүматлар алдылар.
-
"Кояшкай"да унөченче көн 15.06.2017

Иртәнге аштан соң әкиятләр марафоны кысаларында, “Мин яраткан әкият” конкурсы үткәрелде. Ә аннан соң - велосипедчылар ярышы. Ярышта барлык укучылар да актив катнашты.
-
"Кояшкай"да уникенче көн 14.06.2017

14 нче июнь көнне “Кояшкай”лагерена йөрүче укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү максатыннан, техника паркына һәм фермага экскурсияләр оештырылды. Ә көндезге аштан соң саф һавада уеннар уйналды. Көн бик файдалы һәм күңелле үтте.
-
"Кояшкай"да унберенче көн 13.06.2017

Бүген лагерьның унберенче көне. Линейкада отряд рапортлары тыңланды һәм көн тәртибе белән таныштырылды. Иртәнге аштан соң үткәрелгән “Исемең матур, кемнәр куйган?” дип исемләнгән кичә бик күңелле булды.Укучылар үзләренең исемнәренең мәгънәләрен аңлаттылар, исемнәргә багышланган җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Ә көндезге аштан соң “Бал бәйрәме” булды.Укучылар авылыбызның Ак әбисе – Сабирова Фәүзия әби белән очрашуга бардылар. Ул озак еллардан бирле үз хуҗалыгында умартачылык белән шөгыльләнә. Фәүзия әби укучыларга умартачылык серләрен сөйләде, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Ә соңыннан барыбызны да тәмле бал һәм чәй белән сыйлады.
-
Фәүзия әби укучыларны умартачылык серләренә төшендерә 13.06.2017

-
"Кояшкай"да унынчы көн 11.06.2017

Бүген “Россия көне” уңаеннан, асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрелде.
-
"Кояшкай"да тугызынчы көн 10.06.2017

Бүген укучыларыбызның хәрәкәт активлыгын үстерү максатыннан, табигатьтә хәрәкәтле уеннар уйналды.
-
"Кояшкай"да сигезенче көн 09.06.2017

Безнең туган авылыбызның табигате бик бай. Урманнары, таулары дисеңме, инешләре, чишмәләре дисеңме-барысы да авылыбыз янәшәсендә генә. Бүген без, ягъни, “Кояшкай” лагеренда ял итүчеләр, урманга сәяхәткә бардык. Урман һавасының сафлыгы, кошлар сайравы, андагы чәчәкләрнең матурлыгы – нәкъ әкияттәгечә. Без табигатьнең матурлыгына сокланып, саф һавада булып, көч туплап кайттык.
-
Казан шәһәренә сәяхәт 08.06.2017

Менә көтеп алынган көн дә килеп җитте. Бүген без иртәнге аштан соң, зур, уңайлы автобуска утырып, Казан шәһәренә сәяхәткә кузгалдык. Казаныбыз белән танышып, аның истәлекле, тарихи урыннарында булып, хозурланып кайттык. Безгә шундый мөмкинлек тудырганнары өчен барлык җитәкчеләребезгә укучылар һәм әти-әниләр исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Рәхмәт Сезгә!











