Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район, п. Лесхоз, ул.Минниханова, 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-42-34 |
| E-Mail: | lesxoz.dsad@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» |
| Руководитель: | Габдрахманова Гузель Файсаловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 60 |
| У нас учат: | 7 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
"Әниләрне котлый нәниләр" 02.03.2018

Бүген кечкенәләр төркемендә сагынып котеп алган 8 март бәйрәме булып узды.Балалар, бәйрәм кунаклары Кояш кызы, Шукбай песи, Акбай эт белән күңелле җырлар, дәртле биюләр башкарып, яраткан әниләрен, дәү әниләрен котладылар; шигырьләр сөйләп матур теләкләр теләделәр. Кояш кызы балаларга бүләкләр тапшырды.
-
Гаилә бәйрәме 02.03.2018

Буген уртанчы төркем балаларының иң газиз кешеләрне котларга дип гаилә бәйрәменә җыелдылар.Балалар Әниләргә,әтиләргә,әбиләргә,бабайларга русчада,татарчада шигырьләр сөйләделәр,биеп та алдылар,уеннар да уйнап алдылар.Кадерле әниләренә,әтиләренә буләкләрдә тапшырдылар.
Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен расларбыз. Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.
Гаиләнең, терәге – ир-ат, әти кеше. Безнең татар халкында борыңгыдан әти кеше – гаилә башлыгы итеп, аңа зур ихтирам, олы хөрмәт белән караганнар, бу бүгенге көндә дә шулай кала бирә. Ни әйтсәңдә гаиләнең бөтенлеге, барлыгы аның җилкәсендә. Әтиләр ил терәге, гаилә таянычы да. Безнең әтиләребез, картатайларыбыз, без тыныч яшәсеннәр, матур уйнасыннар, тамакларыбыз тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар. Без бу кадерле кешелэребезне 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез! Сезгә, хөрмәтлеләребез, ныклы сәламәтлек, балаларыбызга урнәк булуыгызны, гомерләрегез озын булып, тыныч күк йөзе астында яшәргә насыйп итсен!
…Әниләрне иң кадерле дибез,
Әтиләрсез яшәп буламы?!
Таба алмам алыштырыр кеше-
Әйлэнсәм дә бөтен дөньяны.
«Балам» диеп бер дәшүе дә бит
Җылы сала җанга, күңелгә.
Кайгыртувың өчен рәхмәт, әти,
Шулай булсын иде гомергә!
Сез безнең күңелдә мәңгелек ышаныч.
Сез көчле, сез – батыр, сез – безнең куаныч!
Сез – алтын багана, гаиләдә – сез терәк.
Тынычлык, иминлек сагында – сез кирэк!!!
-
Гаилә бәйрәме 01.03.2018

Бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән әти-әниләргә багышланган гаилә бәйрәме үткәрдек. Әти-әниләрне бакча мөдире Энҗе Фиргатовна котлады. Балалар әти-әниләрен котлап, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биюләр биеделәр, ахырдан үзләре ясаган бүләкләрен әти-әниләрен котлап тапшырдылар.
-
"23+8 бәйрәм котлавы" 01.03.2018

Зурлар төркемендә бәйрәм кичәсе менә шундый исем белән гаилә бәйрәме итеп үткәрелде. Балалар яраткан әти-әниләренә матур шигырьләр, җырлар,биюләр бүләк иттеләр.Бәйрәм беткәч үзләре ясаган кул эшләрен әти-әниләренә тапшырдылар.Бәйрәмнән барлык балалар һәм әти-әниләр күтәренке кәеф белән өйләренә таралдылар.
-
Нәни чебиләр. 26.02.2018

Кечкенәләр төркеме белән халык авыз иҗаты белән танышуны дәвам итәбез. Бүген дә без "Тавык чыкты урамга" дигән җырлы биюле уенны уйнадык.
Тавык чыккан урамга,
Яшел чирәм чүпләргә.
Аннан чыкты чебиләр,
Йомшак сары бәбиләр.
Ко-ко- ко.
Китмәгез сез еракка,
Бөртекләр чүпләгез!
Тәмле бөҗәкне каптык,
Аннан соң без су эчтек,
Йөгереп өйгә качтык...
-
Иң кадерле кешемә бүләк! 22.02.2018

Менә тиздән зур бәйрәмнәрнең берсе булган Ватанны саклаучылар көне килеп җитә. Шул уңайдан зурлар төркеме балалары да үзләренең иң кадерле кешеләре-әтиләренә бүләк әзерләү белән мәшъгуль булдылар. Бу атнада бу бәйрәм атна темасы буларак та билгеләнгән иде. Шуңа күрә балалар белән шөгыльләрдә һәм режим моментларында да бу турыда куп кенә мәгълүмат бирелде. Менә алар чын күңелдән бик теләп бүләк ясадылар. Алар ясаган инструментлар җыелмасы әтиләргә бик кадерле бүләк булыр дип ышанасы килә.
-
Урман музее хезмәткәрләре бездә кунакта. 22.02.2018

Бүген бездә Лесхоз бистәсендә эшләп килүче Урман музее хезмәткәрләре зурлар төркемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бик матур чара үткәрделәр.Балаларга Рузия һәм Рания апалары башта презентация күрсәттеләр. Аннан эстафета уеннары уйнаттылар, кәгазьдән самолет ясарга өйрәттеләр.Аннан балаларга истәлеккә открытка һәм бүләкләр тапшырдылар. Чара ахырында истәлеккә фотога да төштеләр. Балалар аларга зур рәхмәтләрен әйтеп,тагын килүләрен сорап саубуллаштылар.
-
Рус теле шөгыле. 21.02.2018

Бүген зурлар төркеме балалары рус теле шөгылендә "Киемнәр" темасын өйрәнүне дәвам иттеләр. Аларга кунакка татар кызы Айсылу һәм рус кызы Маша кунакка килде. Алар үз милләтләренең костюмнары турында сөйләделәр. Рус кызы Маша балаларга күчтәнәч итеп "Маша һәм аю" мультфильмын алып килгән иде. Мультфильм карап бетергәч балар бу мультфильмдагы Маша милли киемдә түгеллегенә игътибар иттеләр. Алар милли киемнәрне күбрәк бәйрәмнәрдә киелгәнен белделәр.
-
Әтиемә бүләк. 21.02.2018

Без бүген Кечкенәләр төркеме белән 23 февралгә багышлап кадерле әтиләргә бүләкләр ясадык.
Бүгенге бәйрәм көнендә
Котлыйм сине әтием
Бәхет, шатлык,озын гөмер
Нык сәламәтлек телим.
-
Физкультура шөгыле. 20.02.2018

Зурлар төркеме балалары саф һавада үтә торган фикультура шөгылендә чаңгы шуу күнекмәләрен дәвам итәләр. Алар чаңгы кию һәм салу, ничек дөрес шуу, таякны кулга ничек кияргә икәнлегенә төшенәләр. Аларга мондый шөгыль бик ошый. Саф һавада булу сәламәтлек өчен дә бик кирәк.









