МБДОУ «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район,д.Мешабаш,Г.Тукая улица, 21. |
| Телефон: | 88436246753 |
| E-Mail: | DsadTyl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-"Мешабашский детский сад" Тюльпан" |
| Руководитель: | Маликова Залия Ренатовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 воспитателя |
МБДОУ «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Бакчабыз буйлап сәяхәт 12.09.2017

Без бакчабыз буйлап сәяхәт итәбез. Без аш әзерләү бүлмәсендә. Пешекчебез Гүзәл апа безне үзенең эш урыны белән таныштыра.
-
Корбан гаете 11.09.2017

1 сентябрь изге бәйрәмнәребезнең берсе Корбан гаете булып узган иде. Шул максаттан бакчабызда Корбан ашы уздырылды Гафиятова Надия апабыз бәйрәм турында сөйләде, Корьән китабыннан сүрәләр укыды. Балалар үзләре белгән догаларны укып күрсәттеләр.
-
Әти - әниләр җыелышы 07.09.2017

Бакчабызда гриппка каршы профилактика һәм бакчабыз тормышы белән таныштыру өчен әти - әниләр җыелышы уздырылды. Авылыбыз фельдшеры Гильмутдинова Илсияр Илдус кызы кече яшьтәге балалар өчен прививканың мөһимлеген аңлатты. Бакчабыз мөдире бакча тормышы белән таныштырды.
-
Котлыйбыз!!! 26.08.2017

-
Күл буена сәяхәт 23.08.2017

Җәйге җылы саф һававда без табигатькә сәяхәткә чыктык.
-
Ага чишмә челтер - челтер... 21.06.2017

Без барабыз чишмәбезнең
Салкын суын эчәргә
Су эчкәндә үзеннән - үзе
Баш иелә чишмәгә.
Балалар белән яңа төзелеп кулланылышка тапшырылган чишмәгә бардык. Ерак диеп тормадык туган җиребезнең саф һавасын сулап, җәйге табигатьнең матурлыгына сокланып күңелле сәяхәт иттек, Изгеләр чишмәсенең шифалы сулларын эчтек.
-
Мәчеткә сәяхәт 17.06.2017

Мәчетләрдә азан тавышы.
Манарада айның балкышы
Изге дога, изге теләкләр,
Иман нурларының балкышы.
-
Сау бул,бакча!!! 03.06.2017

Бакча белән саубуллашу көне
Ул гаҗәеп, моңсу, сагышлы.
Шундый көн бу - олы бәйрәм үзе,
Үзгәртә дә куя тормышны.
Моңсу да, шатлыклы да көн ул бакча белән саубуллашу. Кечкенә генә, самими күзләрдә иртәдән үк тирән моңсулык.Бакчадан бердә китәселәре килми шул аларның. Әле бер апаны килеп кочаклыйлар, әле икенчесен.Үзебезнең күзләргә дә яшь тула.... Ак юллар,бәхетләр сезгә, балалар!
-
Сабантуй - 2017 01.06.2017

Көнең суык булуына карамастан балалар Сабантуен түземсезлек белән көттеләр. Бакчага йөгереп чыгып күп итеп чәчәкләр җыйдылар, аннан сабантуе уеннарында үзыша - узыша катнаштылар. Бәйрәмнең иң күңелле вакыты, әлбәттә, бүләк өләшү булды.
-
Җәйнең матур көнендә..... 26.05.2017

Сагынып көткән җәйнең матур бер көнен юкка уздырмас өчен асфальтка рәсем ясау конкурсы уздырырга булдык. Рәсемнәр арасында әкият геройлары, чәчәкләр, күбәләкләр, яраткан уенчыкларны очратырга була. Конкурсна оештыруда ярдәм иткәне өчен мәдәният йорты мөдире Ахатова Хания апага зур рәхмәтләребезне белдерәбез.






