МБДОУ «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район,д.Мешабаш,Г.Тукая улица, 21. |
| Телефон: | 88436246753 |
| E-Mail: | DsadTyl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-"Мешабашский детский сад" Тюльпан" |
| Руководитель: | Маликова Залия Ренатовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 воспитателя |
МБДОУ «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
15 май - Халыкара гаилә бәйрәме 15.05.2017

Тормышлар ямьле булсын,
Ямьле булсын, гөрләп торсын,
Эшләрегез уңып торсын,
Илебезне бизәп торсын
Гаилә бәйрәме котлы булсын!
Бакчабызда Гаилә бәйрәме булып узды. Гаиләне балалардан башка күз алдына да китереп булмый. Әниләребезне бакчага чакырып балалар белән бергә кызыклы уеннар, конкурслар үткәрдек. Әниләребез бәйрәмгә зур әзерлек белән килгәннәр. Рәсем конкурсына үзләренең гаиләләрен чагылдырып рәсем ясаганнар, Нуруллина Рәйнә үз гаиләсе турында шигырь язып килгән.Бәйрәмдә катнашучы әниләребезгә рәхмәтләребезне җиткерәбез!
-
Җиңү алып килгән яз 08.05.2017

Картаймагыз әле, ветераннар!
Картаймагыз әле, әй, тынгысыз җаннар!
Сезгә тиеш әле бик күп язлар,
Сезгә тиеш бик күп назлар!
8 май көнне Мишабаш авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә һәйкәл ачу тантанасы булды. Бәйрәмдә балачаклары авыр сугыш елларына туры килгән әби - бабаларыбыз чакырулы иде. Балалар белән бездә һәйкәлгә венок салдык. Бу авыр еллар ерак истәлекләрдә генә калса иде. Илләребез тыныч булсын!
-
Яшеллеккә күмелгән туган җирем 29.04.2017

Туган җиребезне яшеллеккә баету максатыннан без дә балалар белән агач утырттык.Утырткан агачларыбыз яхшы гына төпләнеп, үсеп китсеннәр.
-
Габдулла Тукай - безнең күңелләрдә 26.04.2017

Габдулла Тукай - бөек шагыйрь.2017 елда Г. Тукайның тууына 131 еллыкны билгеләп үтәбез. Кыска гына гомере эчендә Г. Тукай бик күп истәлекләр калдырган. Бәйрәм уңаеннан безнең бакчабызга кунакка Шүрәле һәм Былтыр абый килде.Алар кызыклы уеннар, бүләкләр алып килделәр. Кунакларны балалар бик ошатты, киләсе елга Су анасында кунакка чакырып калдылар. Бәйрәмне уздырырга зур ярдәм иткән өчен Ахатова Хания апа, Галиева Тәгъзимә апа, Галимзянов Илнар абыйларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
-
Габдулла Тукай - безнең күңелләрдә 26.04.2017

-
Памятка для подачи заявки
21.04.2017
-
Йолдызлык - 2017 12.04.2017

Йолдызлык - 2017 бәйгесендә актив катнашкан өчен Гафиятова Гайшә һәм Мөхлисуллина Әминә мактау грамотасына лаек булдылар.Афәрин, кызлар!Котлыйбыз!
-
7 апрель - сәламәтлек көне 07.04.2017

Сәламәтлек көне уңаеннан мәдәният йорты мөдире белән берлектә спорт ярышларыннан торган ярыш уздырдык. Ахатова Хәния апа балаларга сәламәт яшәү рәвеше турында кызыклы мәгълүматлар бирде.
-
Балык тоту 07.04.2017

Балаларга бигрәк тә балык тоту уены ошады.
-
Нәүрүз мөбәрәкбад! 25.03.2017

Нәүрүз бәйрәме котлы булсын,
Эче тулы нур булсын,
Нәүрүз көен кем көйләсә,
Ул уңган һәм бай булсын!
Мәдәният йорты белән берлектә Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттек. Безгә кунакка Нәүрүз кызы килде. Балалар Нәүрүз кызына багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Спорт ярышларында көчләрен сынаштылар. Бәйрәм ахырында ярминкәгә куелган тәмле сыйлардан авыз итәргә мөмкин булды.






