Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, РТ, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тынычлык, д. 45 |
| Телефон: | +7(843)-622-26-80 |
| E-Mail: | chocolate2014.08@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №3 "Шоколад" |
| Руководитель: | Сабирова Эльвира Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 126 воспитанника |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Ата-аналар җыелышы. 23.10.2019

Уртанчылар төркемендә 2019/20 нче уку елына багышланган ата-аналар җыелышы булып узды. Тәрбиячеләр балалар бакчасындагы кагыйдәләр турында искә төшерделәр, ата-аналарга бала тәрбияләүдә киңәшләрен бирделәр. Ата-аналар җыелышы диалог формасында узды, аның барышында ата-аналар үзләре кызыксындырган сораулар буенча тулы мәгълүмат алдылар. Җыелыш җылы мөнәсәбәттә һәм ышанычлы шартларда узды.
-
Иртәнге гимнастика 23.10.2019

Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйкәндә, зарядка, баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, шулай үк ата-анасыннан соң кәефсез калган баланың кәефен күтәрә, шулай үк шук булган балаларны дициплинага өйрәтә, оялчан баланы активрак булырга ярдәм итә.Кечкенәләр төркеме балалары иртәнге гимнастикада.
-
Нәниләр математика өйрәнә. 22.10.2019

Саннар, геометрик фигуралар... саный китсәк бик күп төрле.
Бүген икенче кечкенәләр төркемендә (тәрбияче Шамсутдинова Л.М) математика шөгыленә Актырнак белән Актәпи кунакка килделәр. Балаларның белемнәрен тикшереп карау өчен биремнәр алып килгәннәр. Балалар кызыксынып аларны тиз арада эшләделәр. Соңыннан, геометрик фигураларны, тәүлек вакытларын (иртә) өйрәнү максатыннан төрле уеннар уйнадылар.
-
Зурлар төркемендә әти-әниләр җыелышы 22.10.2019

Бүген зурлар төркемендә 2019-2020 нче уку елының беренче әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышның темасы итеп “5-6 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре” алынган иде. Башта сүз бакчабыз мөдире Сабирова Эльвира Фаритовнага бирелде. Ул “Көз күчтәнәчләре” конкурсында актив катнашканнарга грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ә аннан соң рус теле, инглиз теле һәм логопед үзләренең эш тәртипләре белән таныштырдылар. Соңыннан тәрбиячеләр Низамиева Ф.С., Шамсутдинова Л.М. программа, эшчәнлек тәртибе, көндәлек режим турында аңлаттылар. Ахыр да әти-әниләрнең кызыксындырган сорауларына җаваплар бирелде.
-
Республикам минем - Татарстан 21.10.2019

-
Родительское собрание в подготовительной группе 21.10.2019

Родительское собрание в подготовительной группе была совместно с детьми. Дети показали свои способности, чему они научились за время нового учебного года. Воспитатели поделились с новыми методами работы, обсуждали задачи на новый учебный год, дали свои рекомендации родителям.
-
Көз - искитке вакыт. 21.10.2019

Көз- искиткеч вакыт, ул үзенең матурлыгы белән ниндидер матурлык тудыра. Бүген уртанчылар төркеме балалары көзге табигатьне күзәттеләр. Агачларда калган миләш тәлгәшләрен карадылар, яфрак астыннан баш калкыткан гөмбәләрне таптылар.
-
Уж небо осенью дышало.. 18.10.2019

В режимные моменты через игры и игровые упражнения с детьми старшей группы называли приметы осени, изменения в природе, уточняли знания о деревьях, а также развивали память, внимание и мышление.
Если на деревьях
листья пожелтели,
Если в край далекий
птицы улетели,
Если небо хмурое,
если дождик льется,
Это время года
осенью зовется. -
Көз бәйрәме! 17.10.2019

1нче һәм 2нче кечкенәләр төркемнәрендә Көз бәйрәме узды! Убырлы карчык, Бүре һәм Көз кызы балаларның күңелләрен күрделәр. Кызыклы уеннар, җыр һәм биюләр белән үрелеп барды бу бәйрәм. Бер бала да читтә калмады, Бүре һәм Убырлы карчык әзерләгән кызыклы уеннар һәм ярышларда катнашып, Көз кызын кире кайтарырга булыштылар. Соңыннан бәйрәмнең барлык геройлары һәм балалар түгәрәккә басып җырлар җырладылар, биюләр биеделәр. Балалар бәйрәмне бик ошаттылар! Бәйрәмне оештырган педагогларыбызга бик зур рәхмәт!
-
Көз, көз әйт әле кәрзинеңдә ниләр бар?? 17.10.2019

Бүген уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән көз бәйрәме узды. Кунак булып Көз патшабикәсе килде. Убырлы карчык та һәрвакыттагыча бәйрәмне бозарга теләде. Ләкин балалар төрле бәйгеләрдә үзләренең белемнәрен һәм җитезлекләрен күрсәтеп Убырлы карчыкның күңелен йомшарттылар. Барлык балалар да бәйрәмдә актив катнаштылар, уйнадылар, көлделәр, күңел ачтылар. Бәйрәм бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды.













