Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Вахитова, д. 24 |
| Телефон: | 8(84362)2-23-20 |
| E-Mail: | Dsadbalachak.San2tatar.ru, dsad6-balachak@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №6 "Балачак" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 116 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Китапханәгә сәяхәт 27.07.2016

Китапханә тормышы белән танышу балаларга кызыклы да, файдалы да. Беренчедән, ул балаларның сөйләм телләрен, фикерләү сәләтләрен үстерергә ярдәм итә, икенчедән күзаллауларын баета, үзара бердәмлек сыйфатларын ныгыта һәм башка тәрбияви әһәмияткә ия. Шул уңадан, бу атнада җәйге план нигезендә, икенче кечкенәләр һәм уртанчылар-зурлар төркеме балалары тәрбиячеләр Л.Ф.Шәмсетдинова, А.Г. Ахметшина белән А.Каримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсендә һәм музеенда кунакта булдылар. Балалар биредә китапларның күплегенә гаҗәпкә калдылар. Бик кызыксынып белгеч Алия Мухаметнуровнаны тыңладылар, балалар өчен чыккан җурнал-китапларны карадылар. Балалар бигрәк тә аерым уку бүлмәсен бик ошаттылар һәм китапханә хезмәткәрләренә: "киләчәктә дә бирегә киләбез"- дип теләкләрен һәм зур рәхмәтләрен әйтеп кайттылар.
-
Сабаның бай тарихы - музейда. 27.07.2016

Саба районы ничек барлыкка килгән, аның нинди авыллары бар, биредә нинди кешеләр яши, нинди һөнәрләр булган һәм башка бик кызыклы тарихи мизгелләр, вакыйгалар Сабабызның бай музеенда туплаган. Мамонт сөякләреннән башлап бүгенге көн тормышына кадәр тасвирланган экспозиция, стендлар бик тулы эшләнгән. Музей җитәкчесе Венера Саитова балаларга мавыктырырылык итеп һәрбер экспонатка тукталып сөйләде, күрсәтте, әйберләрнең мөһимлеген аңлатты. Без, биредә һәм китапханәдә эшләүчеләргә олы рәхмәтләр җиткерәбез һәм иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Информация для родителей 26.07.2016

Уважаемые родители! Для переоформления права на получение основной и дополнительной компенсации за детские сады Вы можете подать заявление электронно на Портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан uslugi.tatarstan.ru
Регистрация в ЕСИА
Если Вы еще не зарегистрированы в ЕСИА, перейдите по ссылке: https://www.gosuslugi.ru/
Информационные слайды
-
Мы рисуем мелками 25.07.2016

С наступлением лета рисование наше перенеслось на улицу. И конечно же рисуем мы мелками! На асфальте дети с увлечением играют в игру "на что похоже?", рисуют разные геометрические фигуры, которые превратились во что-то узнаваемое. Например: круг похож на яблоко, воздушный шар, солнышко и т.д. 3. Еще нам понравилось рисовать следы животных и птиц.
-
Иҗади эш 22.07.2016

Атна дәвамында «Экологик проектлар» (танып - белу, экологик үсеш өлкәсе) эшләү максатыннан һәм «Матурлык - тирә-юньдә» (эстетик үсеш) кысаларында балалар табигый материаллардан рәсемнәр, кул эшләре ясадылар. Мәсәлән бүген, уртанчылар-зурлар төркеме балалары саф һавада уен вакытында чәчәкләр, үләннәр, төрле матур ташлар һәм ком җыеп алып керделәр һәм шул табигый материаллардан "Күл буенда" дип исемләнгән панно ясадылар.
-
"Күл буенда" 22.07.2016

Табигый материаллардан зур иҗади эш балаларны бик мавыктырды. Әлеге иҗади эш балаларның табигый материаллар турында белемнәрен актуальләштерү; табигый материаллар кулланып эшләнмәне эшләү; табигый материалларны үзара нинди ысуллар белән тоташтыруны, күзаллауны киңәйтү; план буенча эшли белүне камилләштерү; пластилин нигездә табигый материаллар белән күләмле аппликация эшләү; мөстәкыйль эш ярдәмендә күзаллауларын үстерү максатыннан эшләнде.
-
"Теремкәй" әкияте 21.07.2016

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар хайваннар турындагы әкиятләрне аеруча яраталар. Бигрәк тә шул геройлар булып киенеп, образга керү балаларны мавыктыра. Әкиятнең балалар тарафыннан ничек кабул ителүе аның сөйләнү рәвешенә дә бәйле. Интонация, төрле хәрәкәтләр, мимикаларны дөрес кулланып сөйләгән әкиятләрне балалар аеруча яратып тыңлыйлар. Бүген, 1 нче кечкенәләр төркеме "Теремкәй" әкиятен сәхнәләштерделәр. Спектакль саф һавада, бакча биләмәсендәге "Авыл күренеше" табигый почмагында куелды. Яшь артистларның чыгышын барыбыз да бик яратып кабул иттек һәм соңыннан җыелышып фотога төштек.
-
Әкиятләр атналыгы 20.07.2016

Халык авыз иҗаты әсәрләреннән балаларга ин якын һәм алар ярата торганы — әкиятләр. Вакыйгаларның тиз җәелеше, катнашучыларның аз санда булуы, ритмик яктан гади төзелеше, телнең образлылыгы, юморга бай булуы мәктәпкәчә яшьтәге бала өчен әкиятне гадәттән тыш кызыклы һәм аңлаешлы итәләр. Шуны истә тотып, бу атнаны әкиятләргә багышладык. Һәр төркем балалары эшчәнлекләрдә, режим вакытларында татар һәм рус әкиятләрен төрлечә сөйләнде, күрсәтелде. Мәсәлән, 2 нче кечкенәләр төркеме тәрбияч Шәмсетдинова Ләйсән апалары белән курчак театры оештырып " Шалкан" әкиятен күрсәттеләр. Аларның чыгышын балалар саф һавада карадылар һәм яшь артистларны бик яраттылар.
-
19.07.2016

Дидактик уеннар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Дидактик уеннар гадәттә 3 төп төргә бүленәләр 1) предметлар һәм табигый материаллар белән уеннар; 2) өстәл уеннары; 3) сүзле уеннар. Бүген, 1 нче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче Зарипова Ләйсән Ильсуровна белән мавыгып өстәл уенын уйнап предметларның үзенчәлекләре: төсе, зурлыгы, формасы, сыйфаты белән таныштылар.
-
Нәниләр саф һавада 18.07.2016

Икенче иң кечкенәләр төркеме балалары бик яратып саф һавада уйныйлар. Бүген алар тәрбияче Исламова Раилә Раилевна белән урамга чыгып комлыкта төрле фигуралар ясадылар. Башка бармак уеннары кебек үк, ком белән уйнау сабыйның вак моторика үсешенә ярдәм итә.











