Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Вахитова, д. 24 |
| Телефон: | 8(84362)2-23-20 |
| E-Mail: | Dsadbalachak.San2tatar.ru, dsad6-balachak@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №6 "Балачак" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 116 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Нәни коллекционерлар 14.07.2016

Бу дөньяда киндер – сюрприз яратмаган, бер тапкыр булса да алып карамаган бала юктыр ул. Чыннан да уенчык һәм шоколад балаларның иң яраткан әйберсе бит ул.Әле алар билгеле бер тематикага багышланган булса, бигрәк тә. Зурлар төркеменең кызлары Багманова Камилла һәм Шарафиева Гөлнараның да бу вак уенчыклардан тупланган коллекциясе бар икән. Аларның иң яраткан шөгыле – шул коллекциядәгы уенчыкларны туплау, алар белән патшабикәләр, башка әкият геройлары белән уйнау. Балалар бакчасына алып килеп иптәшләре белән курчак әкияте театрлары да уйнарга яраталар алар. Башкалар аларга бик теләп кушыла. Коллекция җыю ул балаларның хәтерен, игътибарын арттыра. Үзенең вак уенчыкларын тигезләп тезү, аларның тузаннарын сөртеп тору – баланы эшкә өйрәтү өчен бик уңайлы.Димәк, балалрда җаваплылык хисе арта, хезмәт тәрбиясе дә бирелә.
-
Мавыктыргыч дөнья бу! 14.07.2016

Камканың ничә аягы бар? Ә канатлары ничә? Аркасындагы кара түгәрәкләре ничә? Аны очырганда нинди нинди серле сүзләр әйтергә кирәк? Безнең 5 төркем балалары тәрбияче апалары Низамиева Р.В. белән шул хакта тикшерүләр уздырдылар. Ачышлардан балалар бик канәгать калдылар. әлеге күзәтү аларны табигатьнең якын дусларына әверелдерде.
-
Спорт белән дус без! 13.07.2016

Баланың физик үсеше һәм сәламәтлеге аны шәхес буларак формалаштыруда нигез булып тора. Нәниләрне физик күнегүләрне аңлы рәвештә башкарырга, үз организмының мөмкинлекләрен белергә өйрәтү – укыту-тәрбия эшендә планлаштырылган нәтиҗәләргә карый. Шуннан чыгып, үз алдыбызга түбәндәге бурычларны куйдык: – хәрәкәт – баланың физик үсеше өчен иң кирәкле шарт булуын күз уңында тотып, балалар бакчасында спорт-сәламәтләндерү күнегүләрен, хәрәкәтле уеннарны тиешле югарылыкта уздыру; – балаларны даими рәвештә чыныктыру нәтиҗәсендә организмның салкынга, эссегә, авыруларга каршы торучанлыгын арттыру, чыныктыруны һәр баланың шәхси үзенчәлекләрен искә алып уздыру; – балаларның бакчадан тыш вакытын дөрес оештыру турында ата-аналар белән әңгәмәләр үткәрү. Фотода 1 нче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче Багавиева Гөлия Ринатовна белән саф һавада физик чыныгу вакытында.
-
Сәламәт яшәү рәвеше 12.07.2016

Төрле хәрәкәтле уеннар баланың үсешендә мөһим урын алып тора.Алар пространствода ориентлашуга өйрәтә,бер-береңә бәрелми йөрү күнекмәләре үстерә, җитезлекне тәрбияләргә ярдәм итә. Фотода 5 нче төркем балалары саф һавада хәрәкәтле уеннар вакытында.
-
ЛЕГО мавыктыра 04.07.2016

Җәйне барлык балалар да сагынып көтеп ала. Җылы комда рәхәтләнеп уйнап була. Тик җәйнең дә җилле яңгырлы көннәре бар. Андый көндә урамга саф һавага чыкмый торабыз. Тик шулай күңелсезләнеп ятмыйбыз. Лего бүлмәсенә кереп, конструктордан, һәртөрле лего уенчыкларыннан төрле биналар, кызыклы предметлар, җәнлекләр төзибез. Әлеге шөгыль кызыклы вакыт үткәрү, ял итү чарасы гына түгел, ә башны уйлату, фикерләү сәләтен, хәтерне яхшырту өчен бик кирәк.
-
Әкияти математика 01.07.2016

Балаларда танып белүне, логик фикерләүне үстерү, санау күнекмәләрен ныгыту максатыннан “әкияти математика” дигән шөгыль уздырылды. Балаларда үзләренең таныш әкият геройларын күрү зур кысыксыну уятты. Балалар тәрбияче Низамиева Р.В. биргән кызыклы сорауларга бергәләп җавап бирделәр, табышмакларга җаваплар эзләделәр.
-
Комлыкта 30.06.2016

Нәниләрнең иң яраткан шөгыльләре - комлыкта уйнау. Ком төрле тәҗрибәләр, эзләнүләр аша үзенең төрле сыйфатлары белән танышу мөмкинлеге генә бирми. Ул балада уңай хисләр тудыра, табигатъне өйрәнүгә кызыксыну, кайгырту теләге формалаштыра. Саф һавада вакытта 3 төркем Гөлия Ринатовна җитәкчелегендә, комнан сарайлар ясады. Балаларга төрле сыннар, комнан фигуралар ясау бик ошады. Ком сарайлары бик матур килеп чыкты.
-
Комлыкта уйнау файдалы 30.06.2016

Бу атнада 4 нче төркем балалары Айсина Айратовна җитәкчелегендә комнан төрле манаралар, биналар ясады. Әлеге шөгыль һәр баланың күңеленә хуш килде. Ә 5 нче төркем кызлары Гарифуллина Алинә, Яруллина Рәзинә, Саитова Саида, Шарафиева Гөлнара, Вафина Регина,җитәкчеләре Рәзилә Вазиховна белән вулкан турында күп мәгълүмат алдылар. Алар аны комнан ясап та карадылар. Лава урынына, су һәм таш кулланылды.
-
Котлыйбыз! 29.06.2016

Шушы көннәрдә тәрбияче Багавиева Гөлия Ринатовна "Балаларның сөйләмен үстерүдә театр сәнгатенең роле" дигән темага авторлык программасы алды. Без педагогны әлеге уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз һәм зурдан зур уңышлар теләп калабыз.
-
Күңелле стартлар 29.06.2016

Мәктәпкәчә яшь ул – шәхеснең кеше буларак формалашуы гына түгел, ә балаларның физик үсешенә нигез салыну чоры да. Шуңа күрә дә, балаларны теге яки бу физик күнегүләрне аңлы рәвештә башкарырга, үз организмнарының мөмкинлекләрен белергә өйрәтү – безнең төп бурыч булып кала. Буген зурлар төркеме балалары саф һавада җитезлектә сыналдылар, балалар тәрбияче Низамиева Р.В., музыка җитәкчесе Сафина М.Ш. белэн спорт уеннары уйнадылар. Балаларга эстафеталар, төрле каршылыкларны үтү бик ошады, һәрберсендә алар кызыксынып һәм теләп катнаштылар. Спорт уеннары балаларны берләштерә, дуслыкны ныгыта, бүген дә алар бер-берсе өчен җан атып тордылар.











