МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422067, Республика Татарстан, Сабинский район, д. Верхние Шитцы, ул. Ленина, д.31 |
| Телефон: | +7(843)-624-64-52 |
| E-Mail: | DsadKaen.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнешицинский детский сад "Ак каен" |
| Руководитель: | Мусина Разиля Ризвановна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 10 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Безнең рәсемнәр. 21.11.2014

Без инде хәзер зурлар,
Күп эшли безнең куллар.
Без рәсем дә ясыйбыз
Җырларга һәм биергә ,
Шигырь сөйләргә дә яратабыз.
-
"Безнең хокукларыбыз" 14.11.2014

Бу атна "Безнең хокукларыбыз" атналыгы булды.Максат: балаларны" Бала хокуклары турында конвенциянең" эчтәлеге белән таныштыру, хокук нормаларын өйрәнүне әхлак нормалары белән бәйләп аңлату, фикерләү сәләтләрен баету,нәтиҗә ясарга , үз- үзеңне, иптәшләреңне хөрмәтләү хисләре тәрбияләү.
Балалар, хокуклары бозылган әкият геройлары белән очраштылар."Казлар- аккошлар", "Маша и медведь","Бүре һәм кәҗә бәтиләре","Йомры күмәч","Кызыл калфак" әкиятләренә сәяхәт иттеләр.Бергәләп "Бәхет чәчәгенең" таҗларын эзләделәр.
-
"Бәхет чәчәге" 14.11.2014

Бар кеше дә яхшы тормышка хокуклы.Җирдәге тынычлык кешеләрнең үзләреннән тора. Бар халыклар да аңлашып, ирекле, тигез хокуклы булып, бер- берсе белән дус булып, аралашып яшәргә тиеш.Менә ул"Бәхет чәчәге"
Тигез хокук, ирек белән
Ходай биргән безгә гомер.
Сәламәт бул, шатлык белән
Җирдә яшә син бик матур.
-
Спорт – сәламәтлек чыганагы. 08.11.2014

Бу атна "Спорт – сәламәтлек чыганагы" атналыгы булды.Максат: балаларда спортка карата уңай караш, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү.Спорт уеннары, күнегүләре, спортка бәйле вакыйгалар белән кызыксынуларын үстерү.Атна дәвамында "Сәламәт тәндә- сәламәт акыл" дигән темага әңгәмә үткәрелде, сүзле- хәрәкәтле уеннар уйналды, шигырьләр өйрәнелде.Йомгаклау чарасы итеп "Без җитез балалар" дигән тема астында, балалар белән спорт уеннары уйналды.
Көн дә күнегүләр ясыйм:
Гер күтәрәм, туп тибәм....
Шаккатмассыз, әгәр мәшһүр
Чемпион чыкса миннән.
Көчле, нык булып, чыныгып
Үсәсем килә тизрәк.
Туган телне сакларга да,
Туган телне якларга да
Сәламәт акыл кирәк.
-
"Әдәплелек кагыйдәләре" 31.10.2014

Бу атна "Әдәплелек" атналыгы булды. Балалар белән әдәплелек кагыйдәләре искә төшерелде.Көнләшү, кеше әйберенә кызыгу, күпсенү, көченнән килми торган эшләр вәгъдә итү, ялган сөйләү, кеше әйберен рөхсәтсез алуның хурлык икәне төшендерелде.Әдәплелек кагыйдәләрен өйрәтүдә әкиятләрнең роле бик зур.Балалар белән "Бүре һәм кәҗә","Чукмар белән Тукмар","Төлке белән Торна" әкиятләре искә төшерелде."Төлке белән Торна" әкиятен сәхнәләштереп уйнадык.Балалар Төлке белән Торнаның дошманлашу сәбәбе саранлык булуын ачыкладылар.Саранлык - начар гадәт, һәрчак юмарт булырга , дусларыңнан сый- хөрмәтеңне кызганмаска кирәк.
-
"Минем гаиләм, өем, йорт җиһазлары." 25.10.2014

Бу атна "Минем гаиләм, өем, йорт җиһазлары" атналыгы булды.Бу темага карата җырлар, шигырьләр, мэкальләр өйрәнелде.Тату гаиләдә яшәүнең зур бәхет булуы аңлатылды.Гаиләдә кешеләр бер- берсен хөрмәт итеп, ярдәмләшеп яшәргә тиеш.Балаларга өйләрендә әти- әниләренә, әби- бабайларына карата игътибарлы булырга , кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә кирәклеге аңлатылды."Минем өем" темасына рәсемнәр ясалды.
Рәхмәт сезгә - барыгызга!
Рәхмәт сиңа, җылы кояш,
Якты нурлар сибәсең.
Рәхмәт сиңа, туган өем,
Безгә җылылык бирәсең!
Рәхмәт сезгә, әти- әни,
Иркәлисез, сөясез.
Рәхмәт сезгә, туганнарым,
Безгә ярдәм итәсез.
-
"Икмәк- яшәү терәге" 18.10.2014

Татар халкы гомер- гомергә җир эшкәртү, икмәк үстерү белән шөгыльләнгән, чөнки икмәк- ил тоткасы ул. Икмәктән башка тормыш юк. Ипине зурлап, халкыбыз: " Икмәксез алтын тавы башында да ачка үлүең бар", - дигән.Димәк , кеше ипине алтын- көмеш, кыйммәтле ташлардан өстен куйган.
Икмәк үстерү- гаять авыр һәм катлаулы эш.Бу атнада балалар икмәкнең ничек өстәлгә килүе турындагы белемнәрен киңәйттеләр.Икмәк турында шигырьләр, җырлар өйрәнелде, табышмакларга җаваплар табылды."Башак" әкияте сәхнәләштерелде.
Әтәч килгән- башак тапкан;
Тычкан күргән- сөенгән,
Әтәч килгән- камыр баскан,
Моңа биргән, моңа бирмичә калдырган.
-
"Иген кырында" 17.10.2014

Чайкала иген кырлары,
Уяна таң нурлары.
Киңлекләргә алып бара
Безнең басу юллары.
Игенченең уңганлыгы,
Игенченең хезмәт яме,
Игенченең тырышлыгы
Кырларыннан күренә.
-
"Көз күчтәнәчләре" 11.10.2014

Мин- Керпе, энәле Керпе.
Агач астында өем.
Алмаларны бик яратам,
Җырларым белән, бөтен урманны яңгыратам.
-
"Могъҗизалар тудырабыз" 11.10.2014









