МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422067, Республика Татарстан, Сабинский район, д. Верхние Шитцы, ул. Ленина, д.31 |
| Телефон: | +7(843)-624-64-52 |
| E-Mail: | DsadKaen.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнешицинский детский сад "Ак каен" |
| Руководитель: | Мусина Разиля Ризвановна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 10 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
"Нәүрүз бәйрәме" 22.03.2014

" КАРГА БОТКАСЫ",КОЙМАК, КАЙНАР ЧӘЙДӘН АВЫЗ ИТЕГЕЗ!
-
"Хуш киләсең Нәүрүз" 22.03.2014

Кыш китте, яз килде-
Үрдәк, каз килде-
Былбылдан аваз килде-
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Эшләрегез уң булсын,
Теләгегез юнь булсын,
Күңелегез хуш булсын
Нәүрүз мөбәрәк булсын.
Кырда игеннәр уңсын.
Сый, хөрмәт булып торсын.
Һәркем саләмәт булсын –
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
-
"КОШЛАР ДА ЧИСТА СУ ЭЧӘ" 21.03.2014

-
"СУ - ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ" 21.03.2014

БУ АТНА "СУ - ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ" АТНАЛЫГЫ БУЛДЫ.МАКСАТЫ: СУ , ЕЛГА, ЧИШМӘЛӘРНЕ КАРАУ, САКЛАУНЫҢ ЯХШЫ ЭШ ИКӘНЛЕГЕНӘ ТӨШЕНДЕРҮ.БАЛАЛАРНЫҢ КҮЗАЛЛАУ, ФИКЕРЛӘҮ,СӘЛӘТЛӘРЕН ҮСТЕРҮ. ТАБИГАТЬКӘ САКЧЫЛ КАРАШ ТӘРБИЯЛӘҮ.
БУ ТЕМАГА КАРАТА РӘСЕМ КОНКУРСЫ ҮТКӘРЕЛДЕ, ПРЕЗЕНТАЦИЯЛӘР КАРАЛДЫ.
Без чишмәгә төшәбез бит,
Кечкенә чиләк тотып.
Серле диләр чишмә суын,
Карыйсым килә йотып.
Яланаяк, басма аша,
Йөгереп чыгам чирәмгә.
Әни, кара бер күбәләк
Очып уйный тирәмдә.
Чиләгемне җиргә куям,
Чишмә суы янына.
Көмеш суы челтер-челтер
Ага инеш ягына.
- Учың белән эч,- ди әни
Алай тәмлерәк була
Улак астына куйгачтын
Чиләгең дә тиз тула
Шифасы бар, эч, кызым,-ди
Чишмә суы саф, чиста.
Балачак чишмәләре, ди,-
Кала һәрвакыт истә.
-
"Әбиемнең сандыгы" 15.03.2014

Бу атнада балалар "Әбиемнең сандыгы" темасына белемнәрен киңәйттеләр.Максат:балаларны татар халкының көнкүреш һәм гореф- гадәтләре; йолалары; уеннары белән тирәнтен таныштыру;балаларның зәвыгын үстерү; халкыбызның рухи байлыгына ;өлкәннәргә ихтирам тәрбияләү.
Әбиемнең күңел сандыгы!
Нинди серләр саклый икән ул?
Гомер буе җыйган хәзинәме,
Әллә инде күңел бизәгеме,
Нинди серләр саклый икән ул?
Бер ачасы иде, ачасы...
Әби – бабам белгән йолаларны,
Халкыбызның күңел җәүһәрләрен
Бер ачасы иде, ачасы.
: Әбиемнең күңел сандыгы
Кызыктыра инде күптәннән.
Ач, әбием, безгә күңелеңне,
Яшь буынга мирас булып калсын,
Бер хәзинә калсын үткәннән.
-
"Әнием - кадерлем" 07.03.2014

Бу атна "Минем кадерлеләрем" атналыгы булды.Әниләргә карата игътибарлылык, хөрмәт итү,ярату хисләре тәрбияләнде.Йомгаклау кичәсе итеп әниләр бәйрәме үткәрелде.
Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
Тыңлап бишек моңнарыңны,
Елавым басылган бит.
Телем дә минем иң әвәл
"Әннә" дип ачылган бит.
-
"Бәйрәмнең күңелле мизгелләре" 07.03.2014

Гармунга да биибез лэ,
Тальянга да биибез,
Безнен эле кубэлэклэр
Кебек чагыбыз дибез.
Биибез, биибез,
Ин яраткан коебез,
Якты конгэ урелеп ускэн
Татарстан голе без. -
"Бабушка" 07.03.2014 Если мамы с папой дома нет То не стану волноваться я. Разогреет мне всегда обед Бабушка, бабуленька моя. Бабушка, бабуля, бабушка. Как я тебя люблю. Бабушка, бабуля, бабушка. Я без тебя не могу. Бабушка, бабуля, бабушка. Моя любимая. Бабушка, бабуля, бабушка. Дорогая, милая

-
Безнең- кадерлеләребез" 07.03.2014

Балагызның берәве сез,
Гаиләнең йөрәге сез,
Иминлекнең терәге сез.
Һәркемнең кирәге сез.
Сез чаялар,сез батырлар
Сез дөньяда иң матурлар.
Сез булганга тормыш ямьле,
Сез булганга яшәү гамьле.
-
"Исәнме кояш" 01.03.2014

Бу атнада балаларның кояш турындагы белемнәре киңәйтелде.Кояш турында рәсемнәр ясалды.
Йөз куя дөнья
Кояш нурына —
Әйдәгез җырлыйк
Кояш турында:
Кояш — безнең йөздә,
Кояш — безнең күздә,Кояш — безнең сүздә, дуслар!








