МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422067, Республика Татарстан, Сабинский район, д. Верхние Шитцы, ул. Ленина, д.31 |
| Телефон: | +7(843)-624-64-52 |
| E-Mail: | DsadKaen.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнешицинский детский сад "Ак каен" |
| Руководитель: | Мусина Разиля Ризвановна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 10 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
"Бала белән күбәләк" 26.04.2014

Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр куп очып
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
Күбәләк:
Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!
-
"Хезмәт төбе - хәзинә" 19.04.2014

Хезмәт-дөньяда бары кешегә генә хас һәм бары тик ул гына лаек булган бәхет ул. Кулыннан эш килә торган тырыш кешеләрнең тормышта бәхетле, матур яшәүләрен һәммәбез күреп тора. Андыйлар нинди генә эшкә тотынмасын, аны җиренә җиткереп башкара.
Балада хезмәткә мәхәббәтне ул бик кечкенә чактан ук тәрбияли башларга кирәк. Аңа "хезмәт сөючәнлек дигән төшенчәгә кергән барлык сыйфатларны да бары тик гаилә генә бирә ала.
Бу атнада шушы темага багышлап әңгәмәләр үткәрелде, хезмәт турында шигырьләр өйрәнелде. Төрле профессия кешеләре турында презентацияләр каралды. Йомгаклау чарасы итеп мәктәпкә экскурсия ясалды. Балалар укытучы һөнәре белән якыннан таныштылар.
-
"Космонавт булабыз дип 12.04.2014

Космонавт булыйм дисәң,
Кирәк чынлап ныгырга;
Курыкмаска, өйрәнергә,
Төрлечә чыныгырга.
-
"108 минут Гагарин белән" 12.04.2014

Бу атна "Галәм киңлекләрен" өйрәнү атналыгы булды.Максат:Балаларның галәм киңлекләре, Кояш системасы планеталары һәм йолдызлыклар турындагы элементар күзаллауларын формалаштыру. Атна барышында бу темага карата рәсемнәр ясалды, шигырьләр өйрәнелде, әвәләү эшчәнлегендә "Инопланетяннарны" әвәләп ясадык.Йомгаклау чарасы итеп "108 минут Гагарин белән" дигән эшчәнлек үткәрелде һәм презентация каралды.
-
"Уен кораллары белән танышабыз" 05.04.2014

-
"Безнең ансамбль" 05.04.2014

-
"Җәмәгать урыннары." 05.04.2014

Бу атна "Җәмәгать урыннары" атналыгы булды. Барча халык ял итеп күңел ачканда, алар эшли. Һәр көн саен алар тирә-якка җылылык һәм шатлык тарата, тормышыбызны ямьләндерә. Алар — мәдәният хезмәткәрләре. Бу һөнәр ияләре, гадәттә, башкаларны данлый. Бәйрәмнәр, концертлар оештыра, балаларның һәм өлкәннәрнең күңелен күтәрә.Балалар белән мәдәният йорты хезмәткәрләренең эшләре белән таныштык. Мәдәният йортына экскурсиягә бардык.Мәдәният йортында эшләүче Илшат Шарифуллин балаларны уен кораллары белән таныштырды.
-
"КОШЛАР- БЕЗНЕҢ ДУСЛАР" 29.03.2014

БУ АТНА КАНАТЛЫ ДУСЛАРЫБЫЗ АТНАЛЫГЫ БУЛДЫ.БАЛАЛАРНЫҢ КОШЛАР ТУРЫНДАГЫ БЕЛЕМНӘРЕ КИҢӘЙТЕЛДЕ. КОШЛАРГА БАГЫШЛАП ШИГЫРЬЛӘР, ҖЫРЛАР ӨЙРӘНЕЛДЕ, РӘСЕМНӘР ЯСАЛДЫ,ТАБЫШМАКЛАР ӘЙТЕЛДЕ, ПРЕЗЕНТАЦИЯЛӘР КАРАЛДЫ.ЙОМГАКЛАУ КИЧӘСЕ ИТЕП БАЛАЛАР ИРТӘСЕ ҮТКӘРЕЛДЕ.
Яратам язларның
Шау-шулы ярсуын,
Иртәнге таңнарның
Балкуын, алсуын.
Яратам суларның
Ярлардан ташуын,
Язларны сагынып
Кошларның кайтуын.
-
"КИЛЕГЕЗ -КИЛ ДУСКАЙЛАР!" 28.03.2014

Кошлардан башка дөнья ничек күңелсез булыр иде. Кошларны саклыйк, аларга һәрвакыт ярдәм итик, оялар ясыйк, җимлекләр элик!
-
"Карга боткасы" 23.03.2014

Борын-борын заманда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр, ди . Алар язны кара каргалар алып килә дип уйлаганнар.Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар.23 март көнне мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Карга боткасы" үткәрелде.Балалар матур шигырь-ләр сөйләделәр, җырлар җырлап, биеп күңел ачтылар.Мәдәният йорты директоры Салихова Рушания апалары һәрбер балага бүләкләр бирде.Кичәнең икенче өлеше табын артында дәвам итте. Балалар да ,олылар да карга боткасыннан авыз иттеләр.
Алай итик әле без
Болай итик әле без
Күңелле итеп ,бергә- бергә
Ботка ашыйк әле без.








