Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | gim2072@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 760 учащихся (в том числе 2 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 49 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
Голубь мира! 21.09.2017

Сегодня, 21 сентября, в 9:30 час. стартовала международная акция «Единый час духовности «Голубь мира»
Акция предполагала собой единовременный запуск в небо в назначенное время прикрепленных к воздушным шарам бумажных голубей, на которых написаны имена погибших участников Великой Отечественной войны или тружеников тыла. Наша гимназия тоже участвовала в этой акции. Ученики 2"В" класса с классным руководителем Нурзией Нурулловной запустили шарики.
Час памяти - час добра.
-
Милләтләр кроссы 16.09.2017

16 нчы сентябрьдә узган " Милләтләр кроссы"нда безнең гимназия укучылары да актив катнашты. Бу чын мәгънәсендә спорт бәйрәме булды. Җылы кояшлы көн, аеруча, күңелләргә күтәренке рух өстәде.Хәрәкәттә-бәрәкәт булсын өчен йөгерергә, күбрәк йөрергә кирәк! Бу көнне моны укучыларыбыз чын мәгънәсендә исбат иттеләр.
-
15 сентябрь- Абдулла Алишның туган көне 16.09.2017

15 сентябрь-Абдулла Алишның туган көне. Шул уңайдан гимназиядә Алиш укулары, класс сәгатьләре, төрле чаралар узды.Аеруча, бу көн 1 нче сыйныф укучылары өчен истәлекле булды. Чөнки алар беренче тапкыр гимназиябезнең " Алиш варислары" музеена керделәр. Мондагы экспонатлар белән таныштылар, язучы турында бик күп мәгълүмат белделәр.
-
Без - беренче! 13.09.2017

Яңа уку елы яңа җиңүләр белән башланып китте. Бүген Совет районы мәктәпләре арасында Марат Мансур улы Шакиров исемендәге Казан Дәүләт Думасы депутаты кубогына футбол ярышы узды. Безнең 3-4 нче сыйныф укучылары бу ярышта сынатмады, үзләренең оста уенчылар икәнен дәлилләп, 1 нче урынны яуладылар. Рөстәм Хәниф улын һәм укучыларыбызны котлыйбыз! Яңа җиңүләр көтеп калабыз!
-
Изгелек атнасы! 09.09.2017

Уку елы әле башланды гына, ә укучыларыбыз төрле чараларда актив катнашырга өлгерде. Барлык укучыларыбыз да 6 нчы һәм 7 нче сентябрь көнне "Сдай макулатуру - сохрани дерево" дип аталган экологик проектта катнашса, 8 нче сентябрь көнне 11 нче сыйныф укучылары исә "Изге сүзләр көне" уңаеннан смайликлар таратты. Матур сүзләр белән тулыландырылган смайликлар һәркемнең күңеленә хуш килде. Безнең гимназия шулай ук "Изгелек ярминкәсендә" дә катнашып, хәйрия фондына үз өлешен кертте. Гомумән алганда, сентябрьнең беренче атнасы күңелле вакыйгаларга бай булды.
-
Международный день грамотности! 08.09.2017

8 сентября Международный день грамотности — один из дней, отмечаемых в системе Организации Объединенных Наций. Мы тоже отметили этот день. Классам была раздана головоломка, которую нужно было решить в течение всего учебного дня. Ребус смогли разгадать 8 "Б" и 9 классы! Поздравляем их! Вы-молодцы!
-
Изгелек дәресе- Урок добра
04.09.2017
Кеше һәрвакытта изге эшләр, игелекле гамәлләр кылып яшәргә тиеш. Моны безнең гимназия укучылары да яхшы аңлый.Шул уңайдан бездә бик күп чаралар уза.
Эле менә бүген дә 1 нче сыйныф укучылары өчен " Изгелек дәресе" узды. Аны безнең укучыларыбыз белән " Игелекле Казан" проекты координаторы Вәлиева Лилия Фәрит кызы үткәрде. Ул балаларны яхшылыклар эшләргә,ярдәмчел булырга өндәде. Һәм барлык уңай гамәлләрен " Изге эшләр көндәлегенә" язып барырга кирәклеген ассызыклады.Бу проектны гамәлгә башкалабыз мэры Илсур Рәис улы Метшин кертте. Без аны хуплыйбыз!
Күбрәк яхшылык эшлик, балалар! Ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә, олыларга булышыйк!
-
Милләт язмышы безнең кулларда 01.09.2017

Район мәктәпләре директорларының август киңәшмәсе быел безнең гимназиядә узды. Җитәкчеләр гимназиянең укыту-тәрбия процессы белән танышып, бик канәгать калдылар.
Гимназия директоры Рәхимә Минвәли кызы Арсланова быел Мөслимдә, президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миннеханов катнашында узган, республика август киңәшмәсендә һәм милли мәсьәләләргә кагылышлы күп кенә утырышларда телебезне үстерүгә юнәлтелгән фикерләре белән уртаклашты, гимназиябез мисалында милли мәктәпләрнең өстенлекле якларын яктыртып чыгыш ясады.
-
Яңа уку елы белән сезне, укучылар! 01.09.2017

Хөрмәтле укучыларыбыз!
Без сезне яңа 2017-2018 нче уку елы белән тәбрик итәбез!
Сезгә яңа уку елында яңа уңышлар телибез! Зур тырышлык белән һәрвакыт яңа белем тупларга, күп белергә омтылыгыз!
Ә узган уку елында уңышларыбыз мулдан булды:
-безнең гимназия “Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт телләрендә иң яхшы укыту тәҗрибәсе” грантына ия булды;
- мөгаллимәбез Галеева Гөлназ Шамил кызы Бөтенроссия "Иң яхшы татар теле hәм әдәбияты укытучысы 2017” бәйгесендә җиңү яулады,
-Экология Министрлыгы тарафыннан уздырылган “ Татарстан уку йортларының 100 яшел почмагы” бәйгесендә уңыш казанды;
- укучыларыбыз 23 - төрле дәрәҗәдәге, шуларның 3 се рус теленнән милли мәктәпләрдә укучы Халыкара олимпиадасында призлы урынга ия булдылар ( ә 3 елга барлыгы 58 призлы урыныбыз бар)
- 6 укучыбыз Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендәге ачык инновацион конференцияләрдә катнашып, зур уңышларга ирештеләр;
- 11 нче сыйныф укучысы Юлдашев Ниез БДИ да информатика фәненнән 100 баллга ия булды.
Киләчәктә дә барыбызга зур уңышлар юлдаш булсын!
-
Пробный день 25 августа в 15.00 24.08.2017

Хөрмәтле укучыларыбыз һәм әти-әниләр!
25 нче август көнне сәгать 15.00 Гимназия ишегалдында очрашу көне узачак. Сез укытучыларыгыз белән күрешеп, яңа уку елында булачак яңалыклар, тәкъдимнәр белән таныша алырсыз. Сәгать 16.00 Космонавтлар урамы 2 нче йорт янында узачак "Балачак бәйрәменә" чакырабыз.











