Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | gim2072@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 760 учащихся (в том числе 2 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 49 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
15 нче февраль- Муса Җәлил туган көн. 21.02.2017

Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп уздык. Бәйрәмгә "Безнең мирас" журналыннан шагыйрь Марат Закир һәм драматург Рәдиф Сәгъди килде. Бу чара бәйге формасында узды. Укучылар Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырларын җырладылар. Бәйгедә җиңгән укучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
-
Республика фән олимпиадасы призерлары 21.02.2017

Миндубаева Исламия, 10 нчы сыйныф укучысы ( укытучысы - Хафизова Л.А.) рус теленнән, Габдулхаева Элина, 7 нче Б сыйныфы укучысы, Фаттахова Алисә, 11 нче сыйныф укучысы ( укытучысы- Лебедева Л.В.) рус әдәбиятыннан узган республика олимпиадаларында катнашып, призлы урыннарга лаек булдылар.. Котлыйбыз!!!
-
"Безопасное колесо-2017" 21.02.2017

Гимназиянең Н.М. Айсина җитәкчелегендәге ЮИД отряды "Куркынычсыз тәгәрмәч-2017" район чарасында катнашып 1 урынга лаек булды. Котлыйбыз! Алга таба да аларга уңышлар теләп калабыз!
-
Укытучылар Спартакиадасы 21.02.2017

18 нче февраль көнне Актанышта укытучылар арасында спорт төрләре буенча республика Спартакиадасы узды. Совет районы данын гимназия укытучылары да яклады. Физика укытучысы Хабибуллин А.Н бу ярышларда катнашып, III урын яулап кайтты.Котлыйбыз, Алмаз Нурхатович!
-
Шәһәр предмет олимпиадасы нәтиҗәләре 15.02.2017

Гимназия укучылары ел дәвамында төрле бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып призлы урыннар яулыйлар. Әле яңа гына узган шәһәр предмет олимпиадаларында да укучыларыбыз сынатмады, алар түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр:
Җәмгыять белеме:
Гобәйдуллина Л.,, 9 кл.- призер
Миндубаева И.,10 кл.- җиңүче
Математика, биология:
Галимуллина А.,9 кл.-призер
Физика:
Валиуллина И.,9 кл.-призер
Татарстан тарихы:
Гобайдулина Л., 9 кл.-призер
Сиразиев Р., 9 кл.-призер.
-
Инглиз теле атналыгы 10.02.2017

Инглиз теле атнасы.
Февральдә гимназиядә традиция буенча Туган тел айлыгы уза. Бу айда шулай ук инглиз теле атналыгы да аерым план буенча үткәрелә.Инглиз телендәге төрле чараларга гимназиянең барлык укучылары да җәлеп ителә.
3 нче “В” сыйныфында Ренат Зульфатович ачык дәрес уздырса, 4 нче “А” һәм “Б” сыйныфында “Брейнг-ринг” үткәрде. Балалар инглиз теле буенча тирән белемнәрен күрсәттеләр. 5 нче сыйныфлар исә “Англия иленә сәяхәт” викторинасында катнаштылар. Айгөл Рәисовна укучыларга төрле конкурслар, сораулар,биремнәр әзерләгән иде. 5 нче “А” сыйныф укучылары белемлерәк булуларын дәлилләделәр. 2 нче сыйныфларда “The ABC party” уңышлы үтте. Балалар инглиз телен өйрәнә генә башласалар да, инде телне яхшы белүләрен исбатладылар, онкурсларда актив катнаштылар. Гомумән алганда, укучылар инглиз теле дәресләрен кызыксынып өйрәнәләр. Әле бу чаралар белән генә инглиз теле атнасы тәмамланмады, дәвам итә. Укытучыларга да, укучыларга уңышлар теләп калабыз!
-
Юл йөрү кагыйдәләрен һәркем тиеш белергә 10.02.2017

Н.М.Айсина җитәкчелегендәге "ЮИД отряды" 1 нче сыйныф укучыларына каникулга китәр алдыннан юл йөрү кагыйдәләре буенча төрле чаралар үткәрделәр. Укучыларыбыз үзләре дә бу тема буенча район, республика күләмендәге төрле чараларда актив катнашалар.
-
Парламент дәресе "Татарстан-2030:республикага минем ярдәмем" 10.02.2017

10 нчы февраль көнне гимназиядә"Татарстан-2030: республикага минем ярдәмем" темасы астында парламент дәресләре узды. Укучылар төрле видеороликлар,фильмнар, презентацияләр аша депутаталарның эше, хезмәтләре белән таныштылар.
-
"Йолдызлык" 10.02.2017

Гимназиянең 5 "Б" сыйныфы укучысы Тимербаев Адел төрле чараларда актив катнаша. Әле яңа гына республика "Йолдызлык" фестивалендә катнашып, II нче урынга лаек булды. Аделне барлык коллектив исеменнән котлыйбыз һәм яңа үрләр яулавын телибез! Бу җиңүдә Аделнең җитәкчесенә Г.Т.Урманчеевага да рәхмәт белдерәбез!
-
"WorldSkills"чемпионатында җиңү 09.02.2017

Казанда 1-3 нче февраль көннәрендә "WorldSkills"чемпионатының "Яшь профессионаллар" дигән III төбәк этабы үтте. Биредә " JuniorSkills" буенча 19 компетенция тәкъдим ителгән. Бу чемпионатта Совет районы мәктәпләре укучыларыннан торган команда да катнашты. Командада безнең гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары : Чернышова Анна ( I дәрәҗә Диплом ) һәм Носова Нелли ( III дәрәҗә Диплом) дә бар иде. Укучыларыбыз бу җиңүгә үз өлешләрен кертүләре белән без чиксез горурланабыз һәм аларга яңа җиңүләр телибез!











