Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | gim2072@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 760 учащихся (в том числе 2 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 49 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Хәйрия ярминкәсендә 20.05.2017

20 нче май көнне гимназия укучылары шәһәр күләмендә узган Хәйрия ярминкәсендә катнаштылар. Алар монда " Түбәтәй белән калфак -сиңа таман булачак" дигән интерактив акция дә үткәреп, үзләренә җәлеп иттеләр. Башкалабыз кунаклары да безнең өстәлләребез янында аерым тукталдылар.
Шулай ук атна дәвамында гимназиядә " Изгелек тәнкәсе - Монета добра" дигән акция кысаларында бер банка вак акча җыелды һәм ул мохтаҗ укучы гаиләсенә тапшырылды. Изгелек кылу-яшәү рәвешенә әйләнергә тиешле гамәл ул. Бер-беребезгә ярдәмләшеп, яхшылык кылып яшик, дуслар!
-
" Мәңгелек хәтер" музее ачылды 19.05.2017

Бөек Ватан сугышы- иң дәһшәтле сугыш буларак халык хәтеренә мәңге уелып калачак." Тарихын белмәгән халыкның- киләчәге юк",-дигән гыйбарә яши. Шуны истә тотып һәм укучыларга патриотик тәрбия бирү максатында 19 нчы май көнне безнең гимназиядә" Мәңгелек хәтер" дигән музей-кабинет ачылды. Музейның тантаналы ачу лентасын Бөек Ватан сугышы ветераны, 91 яшьлек Кәбиров Шамил ага кисте. Чарада " Мәдәни җомга" газетасы корреспонденты Хәмзә Бәдретдинов, " Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Гөлгенә Шиһапова, Мәгарифне үстерү институты доценты, ф.ф.кандидаты Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, Казан шәһәре Совет районы мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Ибатуллина Гүзәлия Гыйләҗ кызы катнаштылар.
Музейда Бөек Ватан сугышы экспонатлары белән бергә, сугыш хатлары, фотолар урнашкан. Шулай ук биредә Советлар Союзы Герое, очучы Михаил Девятаевның шәхси әйберләре, орден-медальләре дә урын алган. Аеруча, чарада катнашучыларны, Бөек Ватан сугышы елларында кулланышта булган телефон-телеграф җайланмалары җәлеп итте, аларның әле дә төзек хәлдә булулары гаҗәпләндерде. Элемтә урнаштыруда кулланылган җайланмаларны музейга Эчке эшләр министрлыгы подполковнигы, почетлы радист Хәлилов Рөстәм Җәлалович бүләк итте.
Укучы-экскурсоводлар музей турында бик күп кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр, 9 нчы Б сыйныфы укучылары " Үлемсез полк" белән бергә чарага тагы да җитди төсмер керттеләр. Чарада катнашучылар сугышта һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Музей ачу чарасы тантаналы төстә узды.
-
Изгелекләр атнасы 17.05.2017

"Изгелекләр атнасы" уңаеннан гимназиядә бик күп чаралар үткәрелә. Укучылар һәм укытучылар төрле хәйрия чараларында катнашалар, ярминкәләр уздыралар, мохтаҗларга булышалар. Бүген менә 1 нче сыйныфлар арасында изгелек эшләү көндәлеге буенча бәйге үткәрелде. Беренче урынны 1 нче Б сыйныфы укучысы Гиниатуллина Азалия (җитәкчесе- Җаббароа Алсу Фоат кызы) яулады. Без аларны чын күңелдән котлыйбыз! Уңышлар телибез!
-
Безнең уңышларыбыз! 17.05.2017

Безнең укучыларыбыз "Казан йорт-2017"шәһәр бәйгесендә катнашып, гимназиябезгә җиңү алып кайттылар. "Витаминки" хореография коллективы - 3 нче урын (җитәкчесе- Валиева Алинә Әмир кызы), "Сәлам" малайлар квартеты-Гран-при (җитәкчесе- Урманчеева Гөлнур Таһир кызы), "Сәйлән" курайчылар ансамбле -1 нче урын (җитәкчесе- Урманчеева Гөлнур Таһир кызы), Сираҗиев Рөстәм - 1 нче урын (җитәкчесе- Җаббарова Алсу Фоат кызы) яуладылар. Афәрин! Котлыйбыз!
-
Уңышларны барлау" Йолдызлык" тантанасы 15.05.2017

13 нче майда безнең гимназиядә зур чара - ел дәвамында ирешелгән уңышларны барлау " Йолдызлык" тантанасы узды. Бу чарада 2016-2017 нче уку елында олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә, бәйге-ярышларда яхшы нәтиҗәләргә ирешкән укучыларны һәм зур уңышлар яулаган укытучыларны, сыйныф җитәкчеләрен бүләкләделәр. Шулай ук уку елын " 5 " ле билгеләренә генә тәмамлаган укучылар да сәхнә түрендә булдылар. Аларны КФУ ның кафедра мөдире, педагогика фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фәннәр эшлеклесе, РФ һәм ТР атказанган укытучысы, Россия фәннәр Академиясенең ( РАН) Баш эксперты Әнвәр Нуриәхмәтович Хуҗиәхмәтов исеменнән Казан федераль университетының терәк уку йорты- эксперименталь мәйданчыгында бик яхшы укулары , үрнәк тәртибе, Халыкара фәнни танып –белү бәйгеләрендә актив катнашулары өчен университетның махсус Грамоталары белән бүләкләделәр. 1 ай эчендә йөз “5” ле билгесе алган 6 нчы В сыйныфы укучысы Гыйлманова Дилә дә ( Әнвәр Нуриәхмәтович инициативасы белән игълан ителгән бәйге һәм без аңа чиксез рәхмәтле) аерым игътибарга һәм бүләккә лаек булды.
Ел азагында “ Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт телләрендә иң яхшы укыту тәҗрибәсе” Грантына ия булу, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галеева Гөлназ Шамил кызының “Бөтенроссиянең иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы 2017 “ бәйгесендә, “ Сәйлән” курайчылар ансамбленең I Халыкара
« Мәдәни мирас “ бәйгесендә җиңү яулавлары- гимназиябез өчен зур горурлык һәм яңа уңышларга этәргеч.
Җырлы-биюле тантанада гимназия тормышында иң актив катнашкан әти-әниләрне дә билгеләп үттеләр.Чарада барлыгы 450 укучы төрле бүләк-котлауларга ия булды.
-
I Хапыкара" Мәдәни мирас"фестивалендә Җиңү 15.05.2017

Гимназиябезнең " Сәйлән" курайчылар ансамблен шәһәрдә генә түгел, республика һәм чит илләрдә дә белә башладылар.13 нче май көнне " Сәйлән"
( җитәкчесе- Урманчеева Гөлнур Таһир кызы) курайчылар ансамбле "Мәдәни-мирас" Халыкара бәйге-фестивалендә катнашып, I дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булдылар. Котлыйбыз!
-
Бөек Җиңүгә багышланган чараларда без дә катнашабыз! 06.05.2017

Бөек Җиңүгә багышланган район һәм шәһәр күләмендә узган чараларда безнең гимназия укытучылары һәм укучылары актив катнаштылар. 6 нчы май көнне паркта узган чарада "Чемодандагы музей" экспозициясе бик күпләрне кызыксындырды. Үтеп баручы халык, туктап, сокланып карап, төрле сораулар яудырдылар. Җиңел атлетика кроссында да гимназия укучылары бик теләп катнаштылар.
-
Бөек Җиңүгә багышланган митинг узды 06.05.2017

Дәһшәтле сугышның кайтавазы әле дә ишетелә. Бөек Җиңүгә багышланган чаралар бөтен дөньяны иңләп алды. Ул чаралардан безнең гимназия дә читтә калмый. Әле яңа гына " Мирас" та узган бәйрәм тантанасында укучыларыбыз " Үлемсез полк", " Чемодандагы музей", строй- маршировкада катнашып кайттылар.
Ә 6 нчы май көнне үзебезнең спорт мәйданчыгында Бөек Җиңү көненә багышланган митинг узды. Гимназия укучылары һәм укытучылары сугышта һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.! "Үлемсез полк" гимназия мәйданчыгы буенча да атлап узды. Батырлар үлми- алар халык хәтерендә мәңге яши!
-
Бөек Ватан сугышы ветераны белән очрашу! 04.05.2017

Бөек Ватан сугышы вакыйгалары торган саен ерагая бара. Тик ул вакыйгалар халык хәтереннән беркайчан да җуелмаячак. Чөнки сугыш илебезнең бер генә почмагына да, бер генә йортына да үзенең кайгылы кулы белән кагылмыйча калмаган. Сугыш инде күптән бетте... Окоплар инде җир белән тигезләнделәр, аларны яшел чирәм каплап китте, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килде, блиндажлар чәчәкләр белән капланды. Тик сугыш хатирәләре онытылмыйлар...һәм онытылмаячак та...
Безнең арада сугыштан исән кайтып, гомер кичерүчеләр дә бар. Бу көннәрдә безнең гимназиябезгә дә Бөек Ватан сугыш ветераны Малов Александр Михайлович килеп китте. Укучылар белән аралышты. Сугышта күргәннәрен түкми-чәчми балаларга сөйләде. Укучылар йотлыгып тыңладылар, үзләренең сорауларын яудырдылар. Очрашу сугыш башка булмасын, дөньяларыбыз имин-тыныч узсын дигән теләкләр белән тәмамланды.
-
" Алиш эзләреннән"исемле фәнни-гамәли конференциясен йомгаклау кичәсе узды 28.04.2017

28 нче апрель көнне Казан шәһәре Совет районының Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясендә " Алиш эзләреннән" исемле IV төбәкара фәнни-гамәли конференциясенең йомгаклау кичәсе узды. Бу чара быел дүртенче тапкыр уза һәм анда катнашучылар саны артып кына калмый
(быел 850 укучы катнашкан), аның географиясе дә киңәя. Конференциядә чит төбәкләрдән килгән укучыларның булуы, аның дәрәҗәсен күтәреп, дөнья киңлегенә алып чыга.
Бүген соңгы көне. Күзли Алиш
Шигъриятнең яңа галәмен.
Күрче, күпме яңа алмаш килә
Мул балкытып шигъри каләмен! - дип яза А.Алишның туганы Азат абый Сөнкишев. Әдәбият сөюче, иҗатка тартылучы балалар булганда телебезнең, илебезнең киләчәге өметле.
Тантанада 2 нче турга узган укучылар, мөгаллимнәр һәм мәртәбәле кунаклар:
Исмагилова Гөлназ Хәмзә кызы, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәсьәләләр буенча идарә башлыгы;
Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, ф.ф.к., Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институты доценты, ф.ф.к.;
Зиннатуллин Раиф Кәримулла улы, Казан шәһәре мәгариф идарәсенең методисты;
Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов, педагогика фәннәре докторы, академик, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, халык мәгариф отличнигы;
Йолдыз Әдип кызы Шәрапова, балалар язучысы, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты
Фәйрүзә Әсгат кызы Мөслимова, шагыйрә, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты;
Ләбиб Лерон, язучы, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш.Маннур, А.Алиш, М.Җәлил исемендәге премияләр лауреаты, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире һәм А.Алишның туганнары:
Алишев Илдар Абдулла улы, педагогик фәннәре кандидаты, Яр Чаллы педагогика университетының доценты, Азат һәм Гөлшат Сөнкишевлар, Алишева Фаина Александровна, Алишева Фәридә Галимҗановна катнаштылар.
Чарада җәлилчеләрне, А.Алишны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Җырлар-биюләр белән үрелеп барган һәм Бөек Җиңү алдыннан узган тантана күңелләрдә бик җылы тәэсирләр калдырды.











