Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | gim2072@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 760 учащихся (в том числе 2 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 49 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Без Нәүрүз бәйрәмен бәйрәм итәбез! 21.03.2017

Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән. Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигезләшкән вакытын (ул 21 мартка туры килгән) исәпләгәннәр. Бу көнне кояш зодиакның Хәмәл йолдызлыгына кергәнгә, айның үзен дә "хәмәл ае" (ягъни март ае) дип йөрткәннәр. "Нәүрүз" фарсы телендә "яңа көн" дигәнне аңлата.
Нәүрүз бәйрәме бүген дә уздырыла. Бу уңайдан бар халык урамга чыга, күңел ача. Иң чибәр, иң уңган кызны Нәүрүзбикә итеп сайлап куялар. Ул Кыш бабай белән ярыша һәм җиңеп чыга. Әнә шулай Кыш бабай рәвешендәге иске ел куып җибәрелә. Безнең гимназия укучыларыбыз да бу көнне бәйрәм иттеләр. Язны сагынуларын, көтә-көтә арыганнарын дә әйттеләр. Бәйрәм күңелле узды.
-
Бөтенроссия " Татар теле һәм әдәбияты укытучысы 2017" бәйгесе җиңүчесе 18.03.2017

Гимназиябезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Гөлназ Шамил кызы " Татар теле һәм әдәбияты укытучысы 2017 " бәйгесенең шәһәр, республика этапларында җиңү яулап, Бөтенроссия күләменә чыкты һәм Россиянең " Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы -2017" бәйгесендә җиңү яулады.
Без Гөлназ Шамилевнаны һәм аңа бу бәйгедә ярдәм күрсәткән барлык укытучыларны,аеруча директорыбыз Рәхимә Минвәли кызы Арсланованы һәм директор урынбасары Фәрхетдинова Эльмира Мингәзиз кызын котлыйбыз!
-
" Озын тәнәфес- Большая перемена" 11.03.2017

Февраль башында районда " Озын тәнәфес- Большая перемена" шәһәр бәйгесенең сайлап алу туры узды. Безнең гимназия укучылары бу чарада катнашып, III урын алдылар һәм шәһәр бәйгесендә катнашу хокукына ия булдылар.Балаларны бу чарага, аеруча зур тырышлык белән, Гөлнур Таһир кызы Урманчеева һәм Алинә Әмир кызы Валеева әзерләделәр.Сценарийның авторы- директорыбыз Рәхимә Минвәли кызы Арсланова. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гарифуллина Наилә Наил кызы, педагог- оештыручы Җамалетдинова Айгөл Рәис кызы оештыру эшләрен оста алып бардылар. Барыгызга да бик зур рәхмәт! Киләчәктә дә зур уңышлар юлдаш булсын иде безгә!
-
" Ел укытучысы-2017"шәһәр бәйгесендә җиңү 03.03.2017

Галеева Гөлназ Шамил кызы " Ел укытучысы - 2017" шәһәр бәйгесенең "Татар теле һәм әдәбияты укытучысы" номинациясендә җиңүче дип танылды.Бу безнең гимназия өчен зур горурлык!.
Гөлназ Шамилевна! Без Сезне барлык коллектив исеменнән ихлас күңелдән котлыйбыз һәм республика этабында да яңа җиңүләргә ирешүегезне телибез!
-
" Алиш эзләреннән" исемле фәнни-гамәли конференциясенең нигезләмәсе 03.03.2017

«А.Алиш эзләреннән» исемендәге IV төбәкара фәнни-гамәли конференция «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру, Абдулла Алишның, каһарман шагыйрьләрнең, А.Алиш премиясе лауреатларының иҗатын өйрәнү, пропагандалау, матур әдәбиятка, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатында 2017 нче елның 29 нчы апрелендә үткәреләчәк.
-
"Фәнгә беренче адым- Первый шаг в науку" 27.02.2017

Район күләмендә уза торган " Фәнгә беренче адым" исемле фәнни- гамәли конференциядә ел саен башлангыч сыйныф укучылары актив катнаша. Февраль уртасында узган конференциядә укучыларыбыз түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр:
Мозаффарова Язилә,2 нче сыйныф укучысы- III урын ( укытучысы- Сәгъдиева И.М.)
Дәүләтшин Азат, 3 нче сыйныф укучысы-II урын ( укытучысы- Хакимова Ф.Н.)
Котлыйбыз!
-
1нче сыйныф укучылары да бәйгеләрдә сынатмый 27.02.2017

1 нче сыйныф укучылары да гимназия тормышында актив катнашалар.Алай гына да түгел, олимпиадаларда да сынатмыйлар.1 нче А сыйныфы укучысы Габдрахманова Азалия ( укытучысы-Җаббарова Алсу Фоатовна) "Живое слово - Җанлы сүз" һәм " Мин кулыма китап алам" исемле республика олимпиадаларында катнашып, призлы урынга лаек булды.
-
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан волейбол ярышы 22.02.2017

22 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан гимназиядә укытучылар ( капитаны- директорыбыз Рәхимә Минвәлиевна Арсланова) һәм укучылар командасы арасында волейбол ярышлары узды. Ярыш бик кызу барды.Җанатарлар да уенны кызыксынып карап, уенчыларга көч биреп тордылар. Укучылар мондый ярышлар ешрак узсын иде дигән теләктә калдылар. Исәп түбәндәгечә булды:
I урын- укытучылар командасы
II нче урын- 11 нче сыйныф
III нче урын- 10 нчы сыйныф
-
21 нче февраль- Туган тел көне 22.02.2017

Болын гөл-чәчәкләрнең төрлелеге белән матур булган кебек, Җир шары дә төрле милләт халыкларының дуслыгы һәм бердәмлеге белән күркәм.18 ел элек ЮНЕСКО тарафыннан 21 нче февраль-Туган тел көне дип игълан ителде. Бу көнне ел да гимназиядә төрле чаралар, бәйрәм концертлары уза.Бүген дә Туган тел көне уңаеннан бездә " Халыклар дуслыгы" фестивале узды. Төрле милләт балалары гаиләләре белән бергә милли киемнәрдән киенеп үз халыкларының гореф-гадәтләре, ризыклары һәм мәдәнияте белән таныштырдылар, җыр-биюләрен башкардылар.Фестваль гимназиягә бәйрәм рухы кертеп, халыклар дус-тату яшәргә тиешлеген исбатлады.
-
" Ел укытучысы-2017" бәйгесе 21.02.2017

" Ел укытучысы-2017" бәйгесендә Галиева Гөлназ Шамилевна катнашып "Татар теле укытучысы" номинациясендә җиңү яулады. 20 нче февраль көнне барлык финалистларны Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Һадиуллин И.Г. котлады һәм укытучыларга республика бәйгесендә дә уңышлар теләде.











