МАДОУ "Детский сад № 415 с татарским языком воспитания и обучения" Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Каштановая |
| Телефон: | +7(843)-234-24-76 |
| E-Mail: | madou.415@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №415" |
| Руководитель: | Кадырова Рузалия Ахатовна |
| Год основания учреждения: | 1961 |
| У нас учатся: | 125 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МАДОУ "Детский сад № 415 с татарским языком воспитания и обучения" Советского района г.Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
415 нче балалар бакчасы - "Туган телдә белем һәм тәрбия бирүне оештыра торган иң яхшы балалар бакчасы" республика бәйгесе җиңүчесе 08.12.2020

415 нче балалар бакчасы - Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләлре комиссиясе тарафыннан уздырылган "Туган телдә белем һәм тәрбия бирүне оештыра торган иң яхшы балалар бакчасы" республика бәйгесендә җиңүчесе булды.
-
"Салават күпере" журналлы бездә кунакта 10.11.2020

Бездә "Салапват күпере" журналы кунакта булып узды. Тәрбиячеләребез "Салават күпере" журналы хезмәткәрләре белән булып узган очрашудан бик канәгать калды. журналның заманчалатып, яңача алымнар кулланып, балаларга тагын да аңлаешлы, мавыктыргыч чыга башлавы безне бик сөендерде. Балаларның яшь үзенчәлекләренә дә, төрле яклап үсешенә дә, сөйләм телен үстерүләренә дә зур игьтибар бирелеп чыгучы бу журнал, чын мәгънәсендә баланың өстәл китабы формасын алган. Бу яңалыклар Әти-әниләргә җиткерелде. Алар яңалыкны бик шатланып кабул иттеләр һәм киләсе ярты еллыкка бик теләп күпләп язылдылар.
-
4 ноябрь - халыклар бердәмлеге көне 03.11.2020

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. “Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.
Яшебезгә, шөгыльләребезгә, максатларыбызның нинди булуына карамастан, үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебез – һәркайсы илебезнең, Ватаныбызның язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. -
"Минем шәҗәрәм!" бәйгесе 25.10.2020

Бакчабызда гаилә җепләрен ныгыту, туганлык хисләрен арттыру, гаиләне бердәмләштерү, берләштерү, туганнарың өчен горурлану хисләрен булдыру, шулай ук балаларда милли үзаң тәрбияләү, милли үзенчәлекләрне саклап калу максатыннан "Минем шәҗәрәм" бәйгесе оештырылды.
Әти-әниләр, балалар белән берлектә бик матур итеп шәҗәрә агачлары ясадылар - үзләренең нәсел агачын булдырдылар.
Кайбер шәҗәрәдә 15 буынга кадәр нәсел сакланган!
Иң-иңнәр истәлекле дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнде.
-
Рәсми булмаган хезмәт хакы һәм аның нәтиҗәләре 14.10.2020

-
30.09.2020

Укытучылар көненә Совет районы администрациясе педагогларга зур буләк әзерләгән: Сәйдәш мәдәният йортында Татар дәуләт жыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады.
Һәр чыгышны зур алкышлар белән каршы алдык
- Информация о едином дне правовой помощи 25.09.2020
-
Игътибар, вакцинация!!! 25.09.2020

Вакцина (лат. vaccina-чимал) - йогышлы авыруларга иммунобиологик препаратлар булдыру өчен билгеләнгән медицина яки ветеринария иммунобиологик препараты. Вакцина зәгыйфьләнгән яки үтерелгән микроорганизмнардан, аларның тормыш-көнкүреше продуктларыннан яки гено-инженер яки химик юл белән алынган антигеннардан ясала
Вакцинация организмда үзенчәлекле хәтер күзәнәкләре барлыкка килү юлы белән адаптив иммун җавапны стимуллаштыра, шуңа күрә алга таба инфекция шул ук агент тарафыннан нык, тизрәк иммун җавап тудыра. Алу өчен вакциналар кулланалар патогенов штаммы, убитые яки ослабленные, аларның субклеточные фрагменты яки анатоксины.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бәяләвенчә, иммунизация ел саен 2 миллионнан 3 миллионга кадәр үлем очрагын булдырмый калырга мөмкинлек бирә. Бу сәламәтлек саклауга инвестицияләр төрләре бәясе ягыннан иң нәтиҗәлеләрнең берсе
- Грипп профилактикасы турында мәгълүмат 25.09.2020
-
04.09.2020
Уважаемые родители!!!
По поручению прокуратуры Республики Татарстан и в рамках осуществления надзора по взаимодействию прокуратуры города Казани с общественностью, разъяснению действующего законодательства и правовому просвещению направляем видеоролики, посвященные профилактике хищений с банковских карт.
Приложение: видеоролики по ссылке для скачивания файлов: https://yadi.sk/d/pX2PNJeKONMJyQ?w=1







