Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
| Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
| E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru , ickerazap@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
| Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 27 обучающихся |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
Ветераннар туган як тарихы белән кызыксына 30.05.2017

Мәктәбебезнең туган якны өйрәнү музеена бер төркем ветераннар килде. Алар туган як тарихы һәм танылган якташларыбыз, исемнәре күпләргә билгеле булган кешеләр белән якыннан таныштылар. Үткәннәрне чагыштыручы документлар, тарихи экспонатлар һәркемдә зур кызыксыну уятты
-
Пионерлар слеты 23.05.2017

Районыбызда Пионерлар оешмасы барлыкка килүгә 95 ел тулу уңаеннан җәмәгать оешмалары һәм укучылар үзидарәсе органнары слеты булды. Безнең мәктәптән бу слетта ике укучы – Муратова Р. Һәм Коновалова С. делегатлар булып катнаштылар. Бәйрәмдә катнашучыларга пионер хәрәкәтенең барлыкка килү тарихы, аның лидерлары турында сөйләделәр. Укучылар өчен “Тарих битләре буенча “ уены оештырылды. Слет бәйрәм табыны янында тәмамланды.
-
19 май көнне Бөтенсоюз пионер оешмасы оешуга 95 ел тулды 20.05.2017

19 май көнне Бөтенсоюз пионер оешмасы оешуга 95 ел тулды. Бу көнне мәктәп күләмендә Пионериянең 90еллыгына багышланган юбилей тантанасы үтте. Укучылар өчен пионерлар турында күргәзмә оештырылды. Ветеран пионер – Гыйзатуллин З.Г. белән очрашу үткәрелде. Ул пионерлар тарихы белән таныштырды. Музейда укучылар өчен “Пионерия үткән юл” дигән темага дәресләр үткәрде.
-
Без – эзтабарлар! 20.05.2017

Бүген мәктәптә 2 нче класс укучыларын эзтабар сафларына кабул итү тантанасына җыелдык. Мәктәп бусагасын атлап кергән бу балалар инде матур итеп укырга, чиста итеп язарга, мәктәптә үз-үзләрен дөрес итеп тотарга өйрәнделәр. Алар үзләренең укучы икәнлекләрен тырышып укулары белән дәлилли алалар. Ә менә бүгеннән башлап без аларга укучылар дип кенә түгел, ә Эзтабарлар дип тә дәшә башлаячакбыз.
Укучылар Эзтабар исеме алгач, тагы да көчлерәк, белемлерәк, мөстәкыйльрәк булырсыз. Шулай ук әйләнә-тирәдәге табигатьнең серләрен, туган ягыбызның тарихын өйрәнүгә дә зур өлеш кертерсез дип ышанып калабыз.
-
9 май – Бөек Җиңү көне 09.05.2017

9 май- Бөек Җиңүкөне! Бу көнне кешелек дөньясы түземсезлек беләнк өтте. Һәм ул көн килде. 1945 елның май ае. Бу көнне безнең күзләрдә шатлыклык үзяшьләре.Илебездә сугыш урап узмаган бергенә гаиләдә юктыр, мөгаен.
-
Үлемсез полк 09.05.2017

Ел саен үткәрелә торган әлеге акциягә мәктәбебез укучылары, укытучылары, авылдашларыбыз бик теләп кушылды.
-
Зур сугышның кечкенә геройлары 08.05.2017

Классларда Җиңү көненә багышлап тәрбия сәгатьләре үткәрелде. 7 класс укучылары белән Бөек Ватан сугышы чорындагы балалар язмышы, Марат Казей, Леня Голиков, Галя Комлева, Таня Савичеа,Надя Богданова, һәм башка герой-пионерлар, аларның батырлыклары турында әңгәмәләр алып барылды. Сугышта олылар белән беррәттән балалар да туган җирләрен фашист илбасарларыннан азат итүгә зур өлеш кертәләр
-
Музейда дәрес 05.05.2017

5 нче май көнне музей дәресеүткәрелде. Сугыш һәм педагогик хезмәт ветераны Зиннәтулла Гыйззәтуллинны БөекҖиңүнең 72 еллыгыбеләнкотладык. Укучыларга сугышта катнашкан авылдашларыбыз, аларның батырлыклары, үз-үзләрен аямыйча сугышта катнашулары, күпләренең кире әйләнеп кайтмаулары турында тарих укытучысы Замалиева М.Я. сөйләде
-
«Мы патриоты России» 29.04.2017

28 апреля подвели итоги детско-юношеского конкурса на лучшее сочинение по теме «Мы патриоты России». Победители со своими учителями были приглашены для награждения в Выставочный зал «Манеж» Казанского Кремля.
Из нашей школы ученик 9 класса Ильфат Исламов (учитель Ф.М.Гарафутдинова) награждён дипломом победителя и ценным подарком. После награждений учащиеся и учителя посмотрели мультимедийную выставку «Жизнь» посвященной ВОВ. Благодаря десятку кинопроекторов, объемному звуку, световому оформлению и 40-метровому экрану гостям было обеспечено полное погружение во времена тех страшных событий.
Волонтёры организовали экскурсию по музею естественной истории Татарстана. Посетив музей получили знания и понятия в области астрономии, ознакомиться с разнообразием мира минералов планеты, узнали, как образуются и добываются нефть.
-
“Без туган ягыбызда яшибез!” 19.04.2017

19 апрель көнне балалар иҗат йортында экология елы уңаеннан “Без туган ягыбызда яшибез!” исемендәге экологик фестиваль булып узды. 4 класс укучылары Гатауллин И, Вилданов И. экология турында шигырьләр яздылар, 3 кл кызлары рәсемнәр ясадылар. 5-9 класслар экология темасына игълан ителгән фотоконкурста актив катнаштылар. 4 класс укучысы Минхатыпова А, 9 класс укучысы Зиятдинова Г. проектлар якладылар.
















