Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
| Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
| E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru , ickerazap@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
| Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 27 обучающихся |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Международный день родного языка 21.02.2017

В МБОУ «Иске Рязяпской СОШ» в рамках Международного дня родного языка для учащихся школы были проведены разные по формам мероприятия в целях сохранения культуры, традиции и языка народов, проживающих в районе.
-
Булдырасың, Алия! 14.02.2017

Иске Рәҗәп урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Алия Сәмигуллина татар әдәбияты фәне буенча Республика олимпиадасының призеры булды. Шунысын да әйтергә кирәк, Алия башта мәктәп, аннары муниципаль этапта җиңүгә ирешеп, республикага чакырылды һәм анда да призлы урынны алды. Укучының ирешкән уңышларында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Фәйзиеваның да өлеше зур.
-
“Иң шәп вожатый” 13.02.2017

13 февраль көнне Балалар иҗат йортында муниципаль этапта отряд вожатыйлары конкурсы булып узды. Безнең мәктәптән 8 класс укучысы Карпова Наталья сайланды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Наталья I урынга лаек булды. Хәзер ул Казанда үтәчәк конкурска әзерләнә. Афәрин Наталья! Сиңа уңышлар телибез
-
Парламент дәресе 09.02.2017

Бүген мәктәптә парламент дәресе булды.Ул «Татарстан-2030: республиканың киләчәгенә минем өлешем»темасы астында үтте. Парламент дәрескә авыл советы депутатлары Гизәтуллин Зиннәт Гизәтулла улы, Фәйзиев Илнур Гаммар улы ,7-9 сыйныф укучылары чакырылды. Дәресне җәмгыять белеме укытучысы Гарәфетдинова Флюра Миннасых кызы алып барды. Ул Татарстан хөкүмәте республиканың 2030нчы елга кадәр социаль–икътисади үсеш стратегиясе турында сөйләде. Әлеге документның төп максаты: Татарстанны глобаль, көндәшлеккә сәләтле һәм тотрыклы төбәккә әверелдерү. Стратегия тормышка ашырылса, 2030нчы елда Татарстанда нинди үзгәрешләр булуы турында әйтеп китте.
Районыбызда һәм авылыбызда киләчәккә үсеш юнәлешләре турында авыл советы депутатлары Гизәтуллин Зиннәт Гизәтулла улы һәм Фәйзиев Илнур Гаммар улы чыгыш ясадылар.Укучылар депутатларга үзләрен борчыган сорауларын бирделәр.
Парламент дәрестән укучылар:
-без бай мираслы республикада яшибез, бу мирасны саклап калырга һәм үстерергә үзебезнең хәлдән килгәнчә булышырбыз;
- бу гади генә бурыч түгел, ләкин югары уку йортларын тәмамлап, югары квалификацияле белгечләр булып республикабызны күтәрүдә ярдәм итәрбез, дип таралдылар.
-
Бәла-казалардан сак булыйк! 08.02.2017

Спас районы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы, эчке хезмәт подполковнигы Сергей Александрович Шалашов укучылар, мәктәп укытучылары белән ә кышкы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча дәресләр үткәрде, видеофильмнар күрсәтте. Бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, саклык чаралары, бозда зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү турында сөйләде. Барлык укучыларга да белешмәләр таратты.
-
Ура цирк килде! 08.02.2017

Бүген без цирк артистлары катнашында тамаша карадык. Тамашада клоуннар, фокусчылар, хайваннар чыгыш ясады. Экзотик хайваннарны – еланнар, крокодил, игуананы да якыннан күрдек, алар белән фотога да төштек.Тамаша бик күңелле булды.
-
Яшь антифашистлар. 08.02.2017

8 февраль көнен илебез пионерлары һәм укучылары совет властен яклап дошманнарга, фашизмга, империализмга каршы тынычлык, азатлык өчен көрәшүче һәм шушы көрәштә һәлак булган яшь батырларны искә алу көне итеп билгеләп үтә. Тәрбия сәгатьләрендә 7 класс укучылары герой пионерлар, сугыштан соңгы хезмәт батырлары, тынычлыкны яклаучылар турында сөйләштеләр.
-
Кышкы спартакиада 05.02.2017

Безнең мәктәп укытучылары Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасында катнаштылар. Ярышлар спортның алты төре буенча үтте. Чаңгы ярышлары, отжимание, турникта тартылу буенча призлы урыннарга Миассарова Г.Х, Галиуллин З, Валиев Ф, Вильданова Р.Я. лаек булды. Команда абсолют җиңүче дип табылды. Афәрин коллегалар!
-
4 февраль профилактика отрядлары чыгышы 04.02.2017

“Буревестник” отряды, 4нче март көнне, тәртип бозуны профилактикалау отрядлары ярышында катнашты. Ярышлар бик кызыклы һәм төрле иде. Элек өч кешелек төркем Бөек Ватан сугышы елларына багышланган уен – ярышта катнаштылар. Алия, Ландыш, Наилә үзләренең белемнәрен яхшы яктан күрсәттеләр. Шул ук вакытта Снежана белән Робия социаль проект яклады. Соңрак барысы бергә визиткада исем, девиз һәм мәктәптәге эшләре белән таныштырдылар. Алдарак әйтелгән ярышлардан да җаваплырак отрядның стройда йөрү осталыгын күрсәтү иде. Монда Загитова Рүзилә үзен оста командир булуы белән таң калдырды. Ә Загитова Ильвинага командаларны үтәүдә тиңнәр табылмады. Барыбызда көр күңел һәм кәнәгатьләнү хисе белән калдык.
-
Хәйрия марафоны 01.02.2017

1 февраль көнне “Оста куллар” түгәрәгенә йөрүче укучылар көче белән күргәзмә оештырылды. Кызлар төрле –төрле сумкалар тектеләр, мунчалалар, башмаклар бәйләделәр. Әзерләнгән кул эшләре районда үтәчәк хәйрия марафонына җибәрелә.
















