Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
| Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
| E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru , ickerazap@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
| Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 27 обучающихся |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
19 нчы май – пионерия көне. 19.05.2016

Мәктәбебездә пионерия көнен билгеләп үттек. Ветеран-пионерларга багышлап күргәзмә оештырылды. Тәнәфесләрдә пионер җырлары яңгырады. Класс сәгатьләрендә пионер оешмаларының барлыкка килүе, авылыбызның, мәктәбебезнең беренче пионерлары турында әңгәмәләр үткәрелде.
-
9 нчы май – Җиңү бәйрәме 09.05.2016

Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап, Халыкара “Үлемсез полк” акциясе үткәрелде. Акция сугышта катнашучыларны искә алу, хөрмәт итү максатыннан үткәрелә. Алар безнең арада булмасалар да , без аларны онытмыйбыз! Мемориалга , һәйкәлләргә веноклар, чәчәкләр куйдык. Мәдәният йортында укучылар катнашында зур концерт куелды. Алар сугыш, тыл ветераннарына багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, үз куллары белән ясалган открыткаларны тапшырдылар. Бәйрәм белән, хөрмәтле ветераннар!
-
Болгарда Тукайга багышланган шигырь бәйгесе 28.04.2016

Болгар шәһәренең 1 нче номерлы мәктәбендә үткәрелгән шигырь бәйгесендә Баһманов Илфат “Пар ат” шигыре белән чыгыш ясап 2 нче урынны яулады. Галиуллина Алинә “Милли моңнар”, Коновалова Снежана “Һәркемнең ашыйсы килә” шигыре белән уңышлы чыгыш ясадылар. Укучылар диплом белән бүләкләнделәр.
-
“Син Тукайны беләсеңме?” 26.04.2016

Г.Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан, Казан федераль университетында үткәрелгән “Син Тукайны беләсеңме?” дигән региональ олимпиадада Иске Рәҗәп урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Чулпан Галимова призер булды. Йомгаклау турында барлыгы 70 укучы көч сынашты. Ул 2 турдан торган биремнәрне уңышлы үтеп, 26 нчы апрель – Тукай туган көнне бүләкләү тантанасына чакырылды. Чулпан диплом, истәлекле бүләкләр һәм Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына чакыру кәгазе белән бүләкләнде.
-
Без – Тукай оныклары 26.04.2016

26 нчы апрель көнне Тукай айлыгын йомгаклау кичәсе үткәрелде.
-
Г. Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган шигърият бәйрәме 23.04.2016

И туган тел, и матур тел! Әткәм-әнкәмнең теле... Әлеге исем астында 1-11 нче сыйныфлар арасында шигырь бәйрәме үткәрелде. Укучылар Тукайның әсәрләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Аеруча матур итеп чыгыш ясаучыларны язып үтәсе килә: Минһаҗев И., Баһманов И., Ахметшен М., Коновалова С., Галиуллина А., Галимова Ч., Исламов И. Бәйрәм “Әллүки”, “Тәфтиләү”, “Бәйрәм бүген”, “Туган авыл” җырлары белән үрелеп барды.
-
Георгиевская ленточка 23.04.2016

Задачи дня – пропаганда любви к малой Родине, Татарстану, России, популяризация патриотических ценностей. Участвовали в старте Всероссийской акции «Георгиевская ленточка» все. Учителя и учащиеся пришли в школу с Георгиевской ленточкой в груди.
-
Габдулла Тукай әсәрләренә музыкаль композиция 22.04.2016

Башлангыч сыйныф укучылары, Г.Тукайнын әсәрләренә күңелле сәяхәт ясап, театральләшкән композиция күрсәттеләр. 1 нче сыйныф “Кызыклы шәкерт” ( Сөләйманова А., Муратов Р., җитәкчеләре Мөхәммәтҗанова Ф.Д.), 2 нче сыйныф “Эш беткәч, уйнарга ярый” ( Сәмигуллина Ә., Гарифуллина А., Гарифуллина А., Ханиева Т., Зиннәтуллина А, җитәкчеләре Миндубаева Р.М.), 3 нче сыйныф укучылары “Бала белән күбәләк” ( Минхатыпова А., Хәмидуллина К. җитәкчеләре Минхатыпоа С.И.)әсәрләрен матур итеп башкардылар. Тукай иҗаты буенча иллюстрацияләр ясадылар. Аеруча иң матур рәсемнәр ясаган укучыларны атап үтәсе килә: Минхатыпова А., Сөләйманова А., Зәйнуллин С., Минһаҗев И. Ханиева Т, Сәмигуллина А, Гарифуллина А, һ.б.
-
« Ученик года – 2016». 21.04.2016

21 апреля прошёл финал районного конкурса « Ученик года – 2016». Ученица 7 класса Самигуллина Алия стала победителем и обладателем звания « Ученик года – 2016» среди учеников 6-9 классов. Алие была вручена Грамота отдела образования и памятный подарок. Молодец , Алия !
-
Тукай дәресе 20.04.2016

Быел, 2016 елда, татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучы – Г.Тукайның тууына 130 ел тула. Шул уңайдан республикакүләм һәм Бөтенроссия күләмендәге төрле чаралар уздырыла. 20 нче апрель көнне Иске Рәҗәп урта мәктәбендә “Тукай дәресе” үткәрелде.
















