Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
| Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
| E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru , ickerazap@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
| Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 27 обучающихся |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
Әниләр көне 28.11.2016

Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә без Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Укытучы апаларыбызны, кадерле әниләребезне шушы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Мәктәп радиоузелы аша әниләр турында шигырьләр укыдык. Тәрбия сәгатьләре “Минем әнием”. “Әнием – кадерлем! дигән темага багышланды.
”Кадерле әниләр!
Бәйрәмегез сезгә бәхет,
Сәламәтлек китерсен,
Елның һәрбер көне Сезгә
Әниләр көне булсын!
-
Защита проектной работы учащихся 7-8 классов 25.11.2016

24 ноября в актовом зале школы прошла защита проектной работы учащихся 7-8 классов. Проект под названием «В гостях у английской королевы» был нацелен на проблему мотивации к изучению английского языка. Он проводился в рамках проекта «Учитель-мастер» под руководством учителя английского языка Самигуллиной Ч.Ф. Ученики представили обучающее представление с элементами кукольного театра. Аудитория принимала активное участие в мероприятии.
-
“Портфель” операциясе үткәрелде 17.11.2016

17 ноябрь көнне башлангыч классларда мәктәп думасының комитет членнары тарафыннан “Портфель” операциясе үткәрелде. Укучыларның китап-дәфтәр, көндәлекләр торышы, өй эшләре, портфельнең чисталыгы тикшерелде һәм нәтиҗә ясалды
-
Зиннәт ага Гыйзәтуллинның бүген туган көне 06.11.2016

Мәктәбебезнең ветеран укытучысы, Бөек ватан сугышы ветераны, авылыбызның аксакалы, аяклы тарихы, алыштыргысыз музей җитәкчесе Зиннәт ага Гыйзәтуллинның бүген туган көне. Без аны гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез. Анарга озын гомер, нык сәламәтлек, бәхетле картлык телибез.
-
”Алтын көз” 28.10.2016

28 октябрь көнне мәктәбебездә ”Алтын көз” гә багышланган бәйрәм кичәсе үткәрелде. 7 класс укучылары көче белән стена газетасы чыгарылды
-
“Көзге бал “ кичәсе 28.10.2016

Башлангыч класс укучылары уңыш бәйрәмен шатланышып көтеп алдылар. Алар өчен “Көзге бал “ кичәсе үткәрелде. Укучылар матур итеп көзге уңыштан өстәлләр әзерләделәр, көз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, төрле күмәк биюләр биеделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
“Көз патшабикәсе бәйрәме” 28.10.2016

Өлкән класслар өчен “Көз патшабикәсе бәйрәме” истә калырлык булды. Укучылар 2 командага бүленеп төрле конкурсларда ярыштылар. Һәр команда үзенең исемен, эмблемасын, девизын яклады. Программада “Тапкырларга табышмак”, “Кем тизрәк” уены, “Көзге коллекция”, “Көзнең баш тегүчесе”, “Төймә” иҗади конкурслар бар иде. “Көз патшабикәсе” булып 8 класс укучысы Карпова Наилә сайланды. Ике команда да җиңүче булды. Бәйрәм кичәсе тәмле – томлы ризыклар белән бизәлгән өстәл артында дәвам итте. Укучылар өчен дискотека оештырылды.
Афәрин укучылар!
-
Әдәби музыкаль кичә 13.10.2016

13 нче октябрь көнне мәктәбебездә “Республикабыз җәүһәрләре”дип аталган әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Кичәнең максаты: халкыбызның халык һәм профессиональ музыка сәнгатен барлау, өйрәнү;
композиторларның иҗатлары турында мәгълүмат алу;
милли хәзинәнебезне өйрәнүне дәвам итү, үзебездә халык алымнары күнекмәләрен үстерү; татар музыка сәнгатенә ихтирам уяту иде.
Кичәдә рус, татар композиторларының көйләре, балет фрагментлары, опералардан өзекләр яңгырады. Әдәби кичәбез укучылар, ата-аналар катнашуындагы концерт номерлары, җыр-биюләр белән белән үрелеп барды. Бәйрәмне югары дәрәҗәдә оештырган өчен музыка укытучысы Резедә Минрәхимовнага зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Укытучылар көне 05.10.2016

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек-саулык, иҗади уңышлар телибез.
-Котлы булсын күркәм бәйрәмегез,
Саулык теләп, зурлап дәшәбез.
Игелекле хезмәтегез өчен
Хөрмәт тоеп озак яшәгез
-
Бәйрәмегез күңелле үтсен! 04.10.2016

Укытучылар көне уңаеннан, мәктәбебездә өлкән сыйныф укучылары “Үзидарә көне” үткәрделәр. Укучылар бу көнне ел буе көтеп алалар. Чөнки алар – “ Укытучылар”. Сәмигуллина Алия , Зиятдинова Гүзәлия, Исламов Илфат, Мөхәммәтҗанов Илназ, Беляева Алинә, Галиева Диләрә, Карпова Наиләләр үзләренең дәресләренә әзерләнеп килеп, мавыктыргыч итеп үткәлделәр. Укучыларга дәресләр бик ошады.
















