Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
| Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
| E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru , ickerazap@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
| Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 27 обучающихся |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Шоу-тамаша “Бу минем балам” 05.04.2017

5 апрель көнне башлангыч сыйныф укучыларының әти-әниләре “Бу минем балам” дигән бәйрәмгә җыелды. Шоу-тамашада 5 пар гаилә катнашты: 1 сыйныф- Исхаковлар гаиләсе, 2 сыйныф-Сөләймановлар гаиләсе, 3 сыйныф- Насыйбуллиннар гаиләсе, 4 сыйныф- Муратовлар һәм Вилдановлар гаиләсе. Гаилә төрле сынаулар аша үтте: 1тур“Балаңны таны”, 2 тур “Видеотур”, 3тур ”Мин рәссам ”, 4 тур “Балаң белән килешәсеңме? ”, 5 тур “ Юлга җыенабыз”, 6 тур “Сүз нәрсә турында бара?”, 7 тур “Тавышын таны”.Уенның һәр туры концерт номерлары белән бәйләнеп барды. Соңыннан жюри нәтиҗә чыгарды. Һәр гаилә төрле номинацияләрдә җиңеп чыкты. Катнашучылар да, килгән кунаклар да бәйрәмне ошаттылар һәм югары бәяләделәр.
-
Башлангыч сыйныфларның I фәнни-гамәли конференциясе 01.04.2017

31 март көнне Спас муниципаль районы күләмендә башлангыч сыйныфларның I фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә безнең мәктәптән 2 сыйныф укучысы Мингазов Илшат( җитәкче Мөхәммәтҗанова Ф.Д.), 3 сыйныф укучысы Сәмигуллина Әлфия(җитәкче Миндубаева Р.М.), 4 сыйныф укучысы Минхатыпова Алинә (җитәкче Минхатыпова С.И.) катнаштылар. Алар үзләренең фәнни-гамәли эшләрен яклап, призлы урынга лаек булдылар. Филология төркемендә Мингазов Илшат 1 урынны, әйләнә-тирә дөнья(тарих) буенча Сәмигуллина Әлфия 2 урынны, әйләнә-тирә дөнья(экология) буенча Минхатыпова Алинә 2 урынны яуладылар.
Молодцы!
-
Кошлар көне 01.04.2017

3 класс укучылары кошлар көненә “Туган якның бизәге сез, туган якның яме сез!” исемле театральләштерелгән экскурсия - кичәсе үткәрделәр. Туган ягыбызның табигатенә сокланып туймаслык. Урман дисәң, урманнары, сулыклар дисәң, елга-кулләре күп аның, таулар, болыннар, тугайлар, әрәмәлекләр, яз җитү белән җылы яктан кайтучы кошлары ... Болар барысы да туган ягыбызның бизәкләре. Кичә бик тәрбияви , күңелле узды . Кичәне әзерләүче укучыларга, класс җиәкчесе Миндубаева Р.М. зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Кошларга оялар 30.03.2017

Кошлар безнең дусларыбыз! Без ел саен җылы якларга киткән кошларны көтеп алабыз. Табигать өчен дә, кешеләр өчен дә кошларның файдасы бик зур. Алар кайткан төшкә матур-матур оялар ясыйбыз. Ояларны мәктәп янындагы бакча кырыйларына элеп тә куйдык. Рәхим итегез кошкайлар!!!
-
"Дулкын" бассейнына теләп йөрибез 25.03.2017

«Йөзәргә өйрәнү» проектын тормышка ашыру кысаларында 2 сыйныф укучылары Болгарга “Дулкын” бассеенына йөзәргә бардылар. Бу беренче генә барулары түгел. Балалар бик теләп йөриләр. Оештыручыларга бик зур рәхмәт.
-
“Без бергә”
23.03.2017
23 март көнне балалар халык иҗаты “Без бергә” Республика фестиваль-конкурсының муниципаль этабы булып узды. Бу конкуста “Нәфис сүз” номинациясендә мәктәбебезнең “Нур” театр коллективы III урынга, вокал-соло номинациясендә 4 класс укучысы Хамидуллина Камилә III урынга, декоратив-гамәли сәнгать “Россия сувенирлары” номинациясендә укучылар һәм укытучылар коллективы III урынга, Урта Йорткүл мәктәбе филиалы укучылары “Хореография” номинациясендә Нургаязова Рамилә I урынга, “Халык ансамбльләре” номинациясендә Валеева Алия, Ибрагимова Гөлшат III урынга, шулай ук автомодель, самолет спортлары буенча да безнең укучылар – Каюмов Илсаф - I урынга, Мияссаров Ринат - II урынга лаек булдылар. Афәрин укучылар!!!
Барлык җиңүчеләргә Спас муниципаль районы мәгариф бүлеге башкарма комитеты дипломнары һәм бүләкләре тапшырылды.
-
8 март – Халыкара хатын-көне. 09.03.2017

Кадерле әниләр, укытучы апалар, кызлар! Бүген без 8нче март, халыкара хатын - кызлар бәйрәмен билгеләп үтәбез. Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын – кызларда. Бәйрәмнең һәркайсы тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне күңелләрегезгә шатлык, өегезгә иминлек алып килсен! Сезне барыгызны да язның беренче бәйрәме белән котлыйбыз!
-
Муниципальный этап XV республиканской научно-практической конференции школьников имени Л.Н.Толстого 28.02.2017

28 февраля 2017 года в соответствии с приказом отдела образования №180 от 30.12.2016 года проводился муниципальный этап XV республиканской научно-практической конференции школьников имени Л.Н.Толстого.
-
23нче февраль – «Ватанны саклаучылар» көне 24.02.2017

Бу көн календарь битләренә рәсми рәвештә 1993 нче елда Россия Федерациясе Югары советы Президиумы тарафыннан моңарчы Һәркемгә яхшы мәгълүм булган “Совет Армиясе һәм Хәрби Диңгез флоты” көнен алыштырып кертелде.
“Ватанны саклаучылар “көне – гомумхалык бәйрәме. Шуның өчен без бу көнне илебезнең дәүләт иминлеге сагында торучыларны, фашист басып алучыларына каршы көрәштә Ватанабыз иреген һәм бәйсезлеген саклап калучыларны, булачак солдатларны, ир-әегетләрне олылыйбыз һәм зурлыйбыз.
“Ватанны саклаучылар” көненә багышлап, мәктәптә укучы егетләрне, укытучы абыйларны бәйрәм белән тәбрикләдек. Актлар залында кызлар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Бәйрәмегез күңелле үтсен хөрмәтле ир-егетләр!
-
Олимпиадада җиңүчебез - Илназ! 23.02.2017

Иске Рәҗәп урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Илназ Мөхәммәтҗанов технология фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының Республика этабында призер исеменә лаек булды.
Илназ башта мәктәп, аннары муниципаль этапта җиңүгә ирешеп, республикага олимпиадага чакырылды һәм анда да сынатмады , җиңүгә иреште.Укучының ирешкән уңышларында сынлы сәнгать һәм технология укытучысы Илназ Мәсхүтовичның да өлеше бик зур.
Молодцы, киләсе ярышларда да уңышлар телибез.
















