муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | 4060000003@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 147 воспитанников/147 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Теләченең нәни йолдызчыклары 15.05.2023

Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан зурлар төркемендәге тәрбияләнүчеләре Фәтхуллина С. А., Рафикова С. Л.- «Конферанс» номинациясендә 1 урын диплом, мәктәпкә әзерлек төркемендәге тәрбияләнүчеләре Стаценко С. Р., Биктимирова З.Л., Назарова В. О.- «Вокаль ансамбль» номинациясендә 1 урын дипломга лаек булдылар, балаларны әзерләүче тәрбиячеләр Сафина Р.К. һәм Минһаҗева Г.Р. Котлыйбыз!!!
-
“Иң милли тәрбияче” бәйгесендә катнашып 11.05.2023

Республикакүләм мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләренең татар телендә белем бирүче тәрбиячеләре арасында “Иң милли тәрбияче” бәйгесе үтте. Бәйгенең йомгаклау этабы Биектау районының Ямаширмә авылының “Йолдыз” балалар бакчасында узды. Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан Ибраһимова А.Р. “Иң яхшы татарча шөгыль “ номинациясендә 1 урынны яулады, Минһаҗева Г.Р. “Ижади номер” номинациясендә 3 урынга лаек булды. Хезмәттәшләребезне уңышлары белән котлыйбыз!!!
-
Поздравляем с Днём Победы!!! 09.05.2023
В этом году мы празднуем 78-ую годовщину Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг..Примите искренние поздравление от воспитанников и коллектива нашего детского сада с этим Великим праздником! Низкий поклон всем тем, кто отстоял нашу Родину и право людей на мирную жизнь! Вечная память тем, кто остался на полях сражений, кто отдал свои жизни во имя будущих поколений! -
Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан 05.05.2023
Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында «Җиңү Көне» тематик атнасы кысаларында чаралар уза. Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда әхлакый – патриотик сыйфатлар һәм үз Ватаны өчен горурлык хисләре тәрбияләү.Коридорларда балалар рәсемнәре , балалар һәм ата-аналарның уртак эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылган. -
Район ветераннар йортында очрашу 05.05.2023

Быел бөтен ил Бөек Ватан сугышында Җиңү Көненең 78 еллыгын билгеләп үтә. Бу сугыш кырларында һәлак булганнар турында изге истәлек. Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында музыка җитәкчесе Сафина Р.К., тәрбиячеләр Минһаҗева Г.Р. һәм Шакирова Г.И. җитәкчелегендәге Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре район ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре йортында концерт программасын оештырдылар.
-
"Мин-журналист-2023" 04.05.2023

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Россиядә педагог һәм остаз елына һәм Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган "Мин-журналист-2023" II Республика күләм яшь журналистлар бәйгесендә катнаштылар. 1 дәрәҗә диплом белән Шәймәрданова Азалия А. (укытучы-логопед Шәймәрданова М.Н.), Галимова Индира И. (тәрбияче Хәбирова Ф.Ф.), 2 дәрәҗә диплом белән Сәйфетдинов Дамир Р. һәм Сәйфетдинов Данил Р. бүләкләнде (тәрбиячесе Хәбирова Ф.Ф.). Тәрбияләнүчеләребезне һәм аларның җитәкчеләрен котлыйбыз!
-
Всероссийская акция «Сад Памяти» 02.05.2023

Вот уже второй год в МБДОУ-Тюлячинский детский сад №3 педагогический коллектив вместе с детьми принемает участие во Всероссийской акции «Сад памяти». Целью акции является высадка деревьев в память о погибших во время Великой Отечественной войны.
-
Юл йөрү кагыйдәләре 27.04.2023

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында кечкенәләр төркеме балалары белән (тәрбиячеләре Хабирова Ф.Ф.) “Йомры икмәк”рус халык әкияте буенча юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен күрсәттеләр.
-
Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чара 26.04.2023

Бүген безнең балалар бакчасында Г. Тукайның туган көненә багышланган искиткеч, эчтәлекле әдәби кичә узды, аны тәрбиячеләр Минһаҗева Г. Р., Шакирова Г. И., Ибраһимова А. Р. һәм музыка җитәкчесе Сафина Р. К. җитәкчелегендәге зурлар төркем тәрбияләнүчеләре әзерләде.
-
Беренче тапкыр «Балалар бакчасының иң яхшы пешекчесе» бәйгесе узды 25.04.2023

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы базасында «Балалар бакчасының иң яхшы пешекчесе»дигән искиткеч һәм тәмле бәйге узды. Безнең пешекче Сайфуллина Л. М. мактаулы 1 урынны алды, котлыйбыз!!!







