муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Альдермышская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422711, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Альдермыш, улица Я.Хабибуллина, дом 18. |
| Телефон: | +7(843)-657-94-31 |
| E-Mail: | alder-05@mail.ru, Sald.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Альдермышская СОШ" |
| Руководитель: | Шакиров Азат Саматович |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 117 |
| У нас учат: | 17 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Альдермышская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
18/06- Балыкчылар көне. Су буенда рәхәтләнеп балык тоттык. Кем күп итеп тотар икән дип тә йөрдек әле. Күңелле уеннар уйнарга да өлгердек. Көн сизелми үтеп тә китте 18.06.2015

-
17/06 Спорт сәламәтлек көне. Төрле спорт ярышлары уздырылды. Көн азагында җиңүчеләр билгеләнде, мактау грамоталары тапшырылды 17.06.2015

-
08-13.06 көннәрендә мәктәп яны тәҗрибә участогында эш кайный. Түтәлләрне тәртипкә китерү, күчерәсе чәчәкләрне утырту эшләре башкарылды. Шул ук вакытта "Наркотикларсыз тормыш", "Презединт белән бергә" акцияләре уздырыла. 16.06.2015

-
16. 06. Китапханә көне. Укучылар китаплар турында КВН да катнаштылар, төрле уеннар уйнадылар. 16.06.2015

-
15.06. Мәктәп яны лагеры ачылды. 15.06.2015

-
Бүген авылыбызда барлык балаларнын көтеп алган бәйрәме - Сабантуй. 06.06.2015

-
Татар халыкнын йолаларына туры китереп, атлар җигеп, аларны бизәп авыл урамнары буйлап Сабантуй бәйрәменә бүләкләр җыйдык. Мәктәп укучылары бу эштә бик актив катнашты. 05.06.2015

-
2 июнь. Мәктәптә барлык сыйныф укучылары кызыклы ялларын, мәктәп яны тәҗрибә участогында практикаларын башласалар, ә 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен гел уку да уку. Имтиханнан бушаган арада мәктәпкә - консультацияләргә йөгерәләр. Бүген дә 9 нчы сыйныф укучылары башларын да күтәрми КИМ нар белән утыралар.Барлык 9 нчы, 11нче сыйныф укучыларына уңышлар теләп калыйк! 02.06.2015

-
1 июнь- балаларны яклау көне. Без күңелле итеп балалар сабантуе уздырдык. Нинди генэ уеннар булмады анда. Авыл буйлап җыр-моң да агылып торды. Безне карарга барлык авыл халкы җыелды. Кечкенә генә бәйрәмебез бик зур һәм бик озак барды. 01.06.2015

-
1 июнь көнне мәктәп сабантуе беткәч, районда сәләтле балалар өчен оештырылган бәйрәмгә баруны оештырдык. Район башлыгы кулыннан мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләрне безнен укучыларыбыз да алды. "Эксклюзив" театр коллективы, Гилязиева Рамиля, Сабирова Илүзә, Сабирова Инзилә, Низамиева Диләрә, Галимова Әдилә, Гилимова Зилә, Зиннатуллина Зилә республика күләмендәге төрле конкурсларда актив катнашып, призлы урыннар алдылар. Шуның өчен алар районда макталып үттеләр дә инде. Киләчәктә дә уңышлар телисе килә. Афәрин! 01.06.2015







