муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Альдермышская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422711, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Альдермыш, улица Я.Хабибуллина, дом 18. |
| Телефон: | +7(843)-657-94-31 |
| E-Mail: | alder-05@mail.ru, Sald.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Альдермышская СОШ" |
| Руководитель: | Шакиров Азат Саматович |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 117 |
| У нас учат: | 17 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Альдермышская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
26 нчы март көнне мәктәбебез укучылары Яр Чаллы шәһәренә "Сәхнә көзгесе" конкурсында катнашып 2 нче урынны яулап кайттылар. Молодцы!!! 26.03.2015

-
23 март көнне язгы каникуллар башланды. Бу көн 9 нчы, 11 нче сыйныф укучылары өчен имтиханнарның "финишка" якынлашуын да белдерә. Чөнки алар өчен районда хәзерлек имтиханнары, имтиханнардан бушаган арада көн саен консультацияләр, консультацияләр.... Укучыларга тел ачкычлары, зирәк зиһен, укытучыларга сабырлык тагын бер кат сабырлык теләп калабыз! Барыгызга да уңышлар! 23.03.2015

-
21 нче март көнне икеләтә бәйрәм булды, Аның беренчесе Нәүрүз бәйрәме булса, икенчесе урманнарны саклау көне иде. Ул көнне тәрбия сәгатьләре Нәүруз бәйрәменен үткәрелү тарихы турында гына бармады, урманнарны саклау, табигатькә сакчыл караш, тиздән безнең якларга килеп җитәсе канатлы дусларыбыз - кошлар турында да барды. Көз көне үзебез утырткан чыршы агачларының ничек кышлап чыгулары белән дә кызыксындык, кайбер классларда экскурсияләр дә оештырылды. Әйе, урманнар алар табигатьнең упкәләре, саклыйк, яклыйк без аларны. Агачлар күп итеп утыртып, әйләнә-тирәбезне матурлыйк! Табигать - уртак йортыбыз, аны саклау һәркемнең бурычы! 21.03.2015

-
Бүген төрки бабаларыбызның онытыла барган изге бәйрәмнәре, аларның гореф-гадәтләре, ниһаять безнең көннәргә әйләнеп кайтты. Көннең төнне куып җиткән вакытында, Кыш бабайның чәчләре кар сулары булып акканда без Нәүрүзбикәне каршы алдык. Балалар Нәүрүзгә үзләренең теләкләрен әйтеп калырга ашыктылар. Бәйрәм матур җырлар, күңелле уеннар белән истә калыр. Ә ахырдан һәр кеше бик тәмле боткадан авыз итте. Бәйрәм барыбызның да күңелләрендә әле озак сакланыр! Нәүрүз мөбәрәк булсын!!! 21.03.2015

-
Сегодня 50- летие выхода человека в космос. Учащиеся познакомились с биографией легендарного космонавта Алексея Архиповича Леонова, а также с основными моментами подготовки к выходу в открытый космос. Прослушали рассказ о полёте на Луну. 21.03.2015

-
19-25.03 көннәрендә сыерчык оялары ясау буенча мәктәп күләмендә зур бәйге бара! Әйдәгез укучылар актив булыйк, канатлы дусларыбыз бездән ярдәм көтә! 19.03.2015

-
18.03 көнне Сабирова Илүзә район күләмендә оештырылган Бөек Җиңүгә багышланган конференциядә катнашып 2 нче урынны алып кайтты. Ул анда "Сугыш чоры балалары" темасы буенча үзенең эзләнү эшен тәкъдим итте. Җитәкчесе Сагиева Ризидә Әмир кызы белән берлектә ул "Илһам" шигырь язучылар бәййгесенә дә күп кенә иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр. Әлегә ул бәйгенең нәтиҗәләре билгесез. Уңышлар теләп калыйк Илүзәгә!" 19.03.2015

-
18 нче март көнне район күләмендәге бәйгедә тагын бер укучыбыз призлы урын белән кайтты. Ул 6 нсы сыйныф укучысы Гиниятуллина Айгөл. Рус теле буенча "Живая классика" бәйгесендә 2 не урынны ала, Котлыйбыз! 19.03.2015

-
Җиңү бәйрәме уңаеннан "Җиңүнең 70 еллыгына - 70 "5"ле" акциясе старт ала. Барыгыз да әлеге акциядә катнашыгыз! Нәтиҗә 9 майда ясалачак. 16.03.2015

-
05.03. көнне директорның укыту эшләре буенча урынбасары Сабирова Г.М. Республика күләмендә оештырылган Пирамида күңел ачу үзәгендә хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәмдә катнашып кайтты. 06.03.2015







