муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Альдермышская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422711, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Альдермыш, улица Я.Хабибуллина, дом 18. |
| Телефон: | +7(843)-657-94-31 |
| E-Mail: | alder-05@mail.ru, Sald.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Альдермышская СОШ" |
| Руководитель: | Шакиров Азат Саматович |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 117 |
| У нас учат: | 17 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Альдермышская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Галиаскаров Әкърам Зиннәт улы- СССР ның атказанган сынаучы- очучы булган. Ул 1950 нче елны Казан да туса да, чыгышы белән Әлдермеш якларыннан. Армия хезмәтен ПВО авиациядә үткәрә. 1978 елны Горьков университетын тәмамлый. Хезмәт юлында зур казанышларга ирешә. 1978 -1995 елларда МиГ-21 (1978-1986), МиГ-25 (1979-1986), МиГ-31 (1980-1994), МиГ-29УБ (1984-1995) очкычларын, 1995-1996 елларда Казан авиазаводында Ил-62М, Ту-22М3 окычларын сыный. Кызыл йолдыз ордены, медальләре, мактау грамоталары да күп була аның. Менә шундый һәм бик күп мәгълүматлар белдек без якташыбыз турында. Кабере дә аның безнен авыл зиратында. Мәскәү шәһәрендә яшәүче улы Альберт Әкрам улы безнең белән очрашуга кайтты. Әтисе турында хәтирәләр белән генә уртаклашып калмады, мәктәп музеена истәлекле бүләкләр, герой турында китаплар тапшырды. Кадет классы белән якташыбыз каберенә чәчәкләр куеп килдек, Кунагыбызны бик кызыксынып тыңладык, очрашу бик җанлы, кызыклы булды 15.05.2015

-
23 нче май көнне сәг. 10.00 дә "Соңгы кыңгырау тантанасы" үткәреләчәк. Мәктәбебезгә рәхим итегез! 14.05.2015

- Бүген бердәм экологик укулар көне.Тәрбия дәресләренә "Чулпан" тыюлыгыннан вәкилләр килделәр. Алар лекция, әңгәмәләр уздырып кына калмадылар, "Марш- парков" та актив катнашкан укучыларны мактау грамоталары, үзебезнең укучыларның язмалары, фото рәсемнәре басылып чыккан китаплар, җурналлар да бүләк иттеләр. 13.05.2015
-
Бакчада кызу эш кайнаганнан кайный бара. 13.05.2015

- 12/05- 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән сынауларын тапшырдылар. Имтиханда барлык укучыларда катнашты. Нәтиҗәләрен көтәбез! 12.05.2015
-
Тиздән, бик тиздән "Соңгы кыңгырау" бәйрәме якынлаша. Моны без 11 нче сыйныфларның тыз-быз тантанага хәзерлек эшләреннән дә сизеп торабыз. 9 нчы сыйныф укучылары иртәгә татар теленнән беренче сынауларын бирәчәкләр, уңышлар теләп калабыз! 11.05.2015

-
Район үзәгендә Бөек Җиңугә багышланган зур бәйрәмдә безнен мәктәпнең укытучылары һәм укучылары да катнашты. Без бүгенге көнебез тыныч булсын өчен дошманнар белән аяусыз көрәш алып барган, үзләренең көчләрен дә, җаннарында кызганмаган әби-бабайларыбызны онытырга тиеш түгел! Аларның рәсемнәрен урамнан барганда балалар горурланып күтәреп алып бардылар! Бәйрәм белән сезне барыгызны да! 09.05.2015

-
Бөек Җиңүгә 70 ел! Бу көнне мәктәптә тантаналы митинг уздырылды. Авыл һәйкәле янына мәктәп балалары, тыл ветераннары, авыл халкы килделәр. Укучылар бик тырышып чыгышлар ясадылар. Ветераннар теләкләрен җиткерделәр. Ахырдан тынычлык теләп күккә 70 шар һәм күгәрченнәр очты. Чәй табыны янында бәйрәм дәвам итте. 08.05.2015

-
Бүген "Чулпан" заказнигында җыештыру эшләре алып бардык. Кипкән агачларны җыеп җирне чистарттык,әйләнә-тирәне чуп-чардан арындырдык. Ахырдан эшләп аргач, бик тәмле балык ашы белән сыйландык. "Чулпан" заказнигы җитәкчеләре безгә олы рәхмәтләрен җиткерделәр 05.05.2015

-
1 Май- хезмәт һәм ял бәйрәме. Бу көнне район күләмендә ярышлар оештырдылар. Хайруллин И, бертуган Фаряховлар, Зиннатуллина З. үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Алгы урыннар алдылыр. Молодцы! 01.05.2015







