муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Альдермышская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422711, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Альдермыш, улица Я.Хабибуллина, дом 18. |
| Телефон: | +7(843)-657-94-31 |
| E-Mail: | alder-05@mail.ru, Sald.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Альдермышская СОШ" |
| Руководитель: | Шакиров Азат Саматович |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 117 |
| У нас учат: | 17 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Альдермышская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" башланды. Бүген мәктәптә дуслык көне уздырылды.Әйдәгез, бер-беребез белән, әйләнә-тирәдәгеләр белән һәрвакыт дус булыйк! 21.04.2015

-
17-19/04 көннәрендә 7-11 сыйныфтан 14 укучы "Байтик" лагерына бардылар. Алар анда олимпиадага хәзерлек укуларында белем тупладылар һәм төрле конкурсларда актив катнаштылар. Анда тупланган уңай кичерешләреннән бүген дә чыга алмый йөрделәр. Оештыручыларга, укыткан укытучыларга да бик рәхмәтле булып кайткан укучыларыбыз.Шулай ук, безнен мәктәпнен биология укытучысы - Гөлназ Мансур кызы да укымышлы балаларга белем өстәргә, дәресләр бирергә барды. "Укучыларыбыз 60 ка якын бала арасында сынатмадылар, проект эшчәнлеген дә якладылар, тырышып укыдылар да, алай гына да түгел мактау грамоталары, бәйгеләрдә катнашу сертификатлары да алып кайттылар" диде ул, горурланып. Афәрин! Котлыйбыз! 20.04.2015

-
Мәктәбебез укучылары гына түгел, ә укытучылар да сәламәт яшәү рәвеше алып баралар. ГТО нормаларын да бик җиңел генә тапшырып чыктылар. 20.04.2015

-
Мәктәп һәм авылыбыз территориясендә урнашкан һәйкәлләрне һәрвакыт чиста тотарга тырышабыз. чөнки анда бабаларыбызның исемнәре уелып язылган. 18.04.2015

-
Бөек Ватан сугышы ветераны Зәки аганың хәлен һәрвакыт белеп торырга тырышабыз. Бүген дә 7 нче сыйныф укучылары аның янында булып кайттылар. 18.04.2015

-
Бүген олимиадаларда алдынгы урыннар алган, мәктәбебезне уңышлары белән сөендереп торган укучыларыбыз Байтик лагеренә белемнәрен тагын да арттырырга һәм күңелле ял итеп кайтырга дип юлга кузгалдылар. Аларга хәерле юллар һәм файдалы яллар телик! 17.04.2015

-
4 нче сыйныф укучылары чираттагы имтихан эшен тапшырдылар. Алар бүген проект эше эшләде. 17.04.2015

-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, сугыш һәм тыл ветераннарыбызны хөрмәтләү йөзеннән "Картаймагыз әле, ветераннар" дип исемләнгән концерт программасы оештырдык. Аларга башлангыч сыйныф укучылары үз куллары белән ясаган бүләкләр тапшырдылар, югары сыйныф укучылары спектакльдән өзек һәм моңлы җырларын бүләк иттеләр. 16.04.2015

-
Республика куүләмендә бүген экологик укулар көне. Безнен мәктәп тә бу эштән читтән калмый. Тәрбия сәгатьләре уздырылды, әйләнә тирәне чистарту эшләре алып барылды 16.04.2015

-
8 нче сыйныф укучылары мәктәп музеенда экскурсия вакытында 15.04.2015







