Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | bolyaki@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 36 обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Көзге бал 25.10.2017

Көз – мәрхәмәтле тылсымлы ел фасылы. Матур төсле буяулары белән буялган яфраклар, өстәлләрдә җиләк-җимеш, яшелчәләр - кемнәр генә сокланмас бу уңышларга!
Җәен көч куеп үстереп, көзен җыеп алган мул уңышка багышлап, мәктәбебездә ел саен “Көзге бал” кичәсе уздырыла. Быел да укучылар бу уңайдан яшелчәләрдән, җиләк-җимештән үзенчәлекле күргәзмәләр оештырды, рәсемнәр ясады, стенгазеталар чыгарды. Һәр сыйныф әзерләгән концерт номерлары бәйрәм рухын тагын да күтәреп җибәрде, Монда шигырь дә, җыр да, бию дә булды.
-
1 нче сыйныфта диагностик тикшерү 24.10.2017

-
Көзге игелеклелек марафоны 20.10.2017

Көзге игелеклелек марафонында мәктәбебез укучылары да катнашты. Алар атна дәвамында төрле яшелчәләр алып килделәр һәм Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче өлкәннәргә өләшергә күчтәнәчләр әзерләделәр. Бүген бу күчтәнәчләрне Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре өлкәннәргә тараттылар. Әлеге марафонда катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасы 19.10.2017

Яшел Үзән районында шашка һәм винтовкадан ату буенча мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасы узды. Спартакиада физик тәрбияне пропагандалау, спортны популярлаштыру, физкультура-спорт эшен җанландыру максатыннан оештырыла. Әлеге ярышларда мәктәбебездән физкультура укытучысы Назыров Илгиз Солтан улы көч сынашты.
Афәрин, Илгиз Солтанович!
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 17.10.2017

-
Кукольный театр в школе 16.10.2017

Сказка А.С.Пушкина "Золотая рыбка на новый лад"
-
"Мин инглиз телен яратам" күргәзмәсе 14.10.2017

2-4 нче сыйныф укучылары “Мин инглиз телен яратам” дип аталган рәсемнәр күргәзмәсендә катнашты. Күргәзмәне инглиз теле укытучысы Яруллина А.А. оештырды.
-
Укучылар медосмотр үттеләр 11.10.2017

-
Котлыйбыз! 06.10.2017

Җир йөзендә нинди генә һөнәр ияләре юк? Аларның кайсыберләре югала, яңалары туа. Ә менә укытучы һөнәре заманга карап үзгәрми, ул элеккечә үк җаваплы, авыр, таләпчән, иҗади һәм гел кирәкле булып кала килә. Укытучы үзе дә, озак еллар укытып, лаеклы ялга чыкса да үзгәрми, укытучы булып кала...
Мәктәбебездә озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан Йосыпова Римма Хәбриевна да шуларның берсе. Мәктәптән аерылса да, күңеле белән гел анда. Бүген Римма Хәбриевнаны мәктәп коллективы юбилее белән котлады һәм иң изге теләкләрен җиткерде. Кадерле ветераныбыз,картлык көннегезне тән һәм җан тынычлыгы белән, балаларыгызның һәм оныкларызның сезнең турында тирән кайгыртуын, җылы мөнәсәбәтләрен тоеп үткәрегез.
-
Укучыларыбыз бүләге 06.10.2017

Халыкара укытучылар көне уңаеннан мәктәбебездә төрле чаралар булып үтте. Бәйрәм уңаеннан "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" исемле кичә үткәрелде, әлеге чарага хәрмәтле ветеран укытучылар һәм техник хезмәткәрләр дә чакырылган иде. Бүгенге бәйрәм көне бик күңелле һәм матур үтте. Хөрмәтле укытучыларыбызны тагын бер кат профессиональ бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез!











