Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | bolyaki@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 36 обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Халыкара укытучылар көне 05.10.2017

Көзнең күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе – Укытучылар көне. Ул бик күп илләрдә зурлап билгеләп үтелә. Кешене тәүге тапкыр хәреф танытудан башлап олы тормыш юлына беренче адымнарын атлаганчыга кадәр тәрбияләгән, аңа белем биргән укытучының хезмәте бәһасез. Аннан башка гына икътисадчы да, юрист та, сәясәтче дә, космонавт та була алмый. Чын мәгънәсендә, укытучыны илебезнең киләчәген төзүче дип атап була.
Зур хөрмәткә лаек бу эш авыр да, катлаулы да. Укучыларның ышанычын акларга, укытучы дигән изге сүзгә тап төшермичә хезмәт итү җиңел түгел. Бары тик балаларны яратып, үзенең бөтен гомерен белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган кешеләр генә чын укытучы остаз булырга лаек.
Кадерле укытучылар! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Йөзегездә бервакытта да елмаю сүнмәсен, укучыларыгыз сәләтле һәм тырыш булсын! Якыннарыгызның ихтирамын тоеп, шатланып-куанып яшәгез.
-
Диагностическое тестирование по русскому языку в 5 классе 05.10.2017

-
“ Укытучыма әйтер сүзем” акциясе 05.10.2017

“Укытучыма әйтер сүзем”акциясе дәвам итә. Бүген укучыларыбыз иртә белән мәктәпкә килгән һәммә укытучыны ишек төбендә үз куллары белән ясалган бәйрәм открыткалары тотып каршы алдылар. Үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.
-
Диагностическое тестирование 03.10.2017

Сегодня в нашей школе проводилась стартовая диагностика по читательской грамотности обучающихся 5-х классов при переходе из начальной школы в основную.
Провела диагностику учитель русского языка и литературы Назырова Э.А.
-
Бакчада көзге эшләр 03.10.2017

Сентябрь, октябрь айларында бакчачының төп эшләре, әлбәттә, өлгергән уңышны җыю, аны эшкәртү һәм саклауга салу. Бу көннәрдә укучылар бакчада кишер уңышын җыялар.
-
“ Укытучыма әйтер сүзем” акциясе 02.10.2017

“Укытучыма әйтер сүзем” акциясен Олы Яке мәктәбе бүген ачып җибәрде. Ул Укытучылар көненә кадәр дәвам итәчәк. Анда мәктәп укучылары да, укытучылар үзләре дә, инде өлкән яшьтәге кешеләр дә, гомумән, һәркем катнаша ала.
-
"Яшел Россия" акциясе
01.10.2017
Табигатьне саклау буенча “Яшел Россия” акциясендә катнашудан безнең мәктәп укучылары да читтә калмады. Алар мәктәп тирә-юнен һәм чишмә буйларын чистартуда актив катнаштылар. Мәктәп бакчасында мул уңыш җыеп алдылар. 6-7 нче сыйныф укучылары Галиев Ильяс, Закиров Фәннур, Тазиев Алмаз, биология укытучысы Гайнетдинова Д.Х. җитәкчелегендә, Олы Яке авылы уртасында урнашкан “Мәрьям” чишмәсе тирәсен чүп-чардан арындырдылар.
-
Көзге ярминкә - 2017 30.09.2017

Казанда мәгариф учреждениеләренең ел саен үткәрелә торган көзге ярминкәсе булды. Аның эшендә Олы Яке мәктәбе укытучылары Назыров И.С. һәм Ибрагимов З.Ә. катнашты. Алар казанлыларга бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, кәбестә, сарымсак тәкъдим иттеләр.
-
Мәктәп туры олимпиадаларына старт бирелде 29.09.2017

Укучыларның Бөтенроссия фән олимпиадалары мәктәп туры башланып китте. Шушы уңайдан бүген мәктәп күләмендә инглиз теленнән олимпиада үткәрелде.
-
Сәламәтлек - зур байлык 28.09.2017

Сәламәтлек – иң зур байлык. Шуны истә тотып, авылыбызның шәфкать туташы мәктәбебез укучылары һәм укытучыларына гриппка каршы прививка ясады.











