Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | bolyaki@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 36 обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Кышкы каникулда үз-үзеңне тоту 26.12.2017

1. Юлда йөрү кагыйдәләрен үтә.
2. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтә.
3. Җәмәгать урыннарында кагыйдәләр үтә.
4. Табиб рөхсәтеннән башка дарулар, спиртлы эчемлекләр, наркотик кулланма.
5. Өйдә үзең генә булганда кагыйдәләрне үтә.
6. Телефоннан сөйләшү кагыйдәләрен үтә.
7. Бозлавык булса егылудан саклан.
8. Кичке сәгать 10 нан соң урамга ялгызың гына чыкма.
9. Биек биналарның астында уйнама. Кар яки боз төшәргә мөмкин.
10. Таудан чана , чаңгы шуганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтә.
11. Боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтә.
-
Алда кышкы яллар! 25.12.2017

Менә без сагынып көтеп алган кышкы каникуллар килеп җитте. Матур бизәлгән чыршылары, карлары, суыклары, Кыш бабае белән безгә яңа ел да килә. Кышкы каникулларда кунакка барырбыз, бергәләшеп чана, чаңгы шуарбыз. Өйгә җылыга кергәч, телевизор карарбыз, матур чыршыбызны бизәрбез, өй эшләрен дә әзерләргә онытмабыз.
-
Чыршы әйләнәсендә
23.12.2017
-
Яңа ел могҗизасы 23.12.2017

5-9 нчы класс укучылары өчен оештырылган Яңа ел бәйрәме "Яңа ел могҗизасы" дип исемләнде. Бәйрәм могҗизаларга бай булды. Яңа елга багышланган дәртле җыр белән башланып киткән тамаша төрле күңелле биюләр, матур җырлар белән дәвам итте. Кыш бабай һәм Кар кызы килеп, укучыларны котлады. Уку елының яртысына йомгак ясалды, укучылар ясаган рәсемнәр, плакатлар, кар сыннары төрле номинацияләрдә бүләкләнде.
Бәйрәмнән балалар да, килгән кунаклар да күтәренке рух, яхшы кәеф белән киттеләр. Шушы шатлык барлык кешеләргә дә җитсен, дөнья имин, кешелек сәламәт булсын!
-
Күңелле стартлар 22.12.2017

Бүген мәктәбебездә 1-4 нче сыйныфлар арасында «Күңелле стартлар» бәйгесе узды. “Ак барс” һәм “Зенит” командалары көч сынашты. Ярышларны физкультура укытучысы Илгиз Солтанович оештырды. Сыйныф җитәкчеләре ярышучыларга файдалы киңәшләрен биреп торды, үз командалары өчен җан атты. Алар үзләре дә спорт уеннарында катнашып китүдән чак тыелып торды. Ярышларда “Ак барс” командасы бигрәк тә җитез һәм көчле булып чыкты: 4:6 белән отты. Укучылар ярышларда бик теләп катнашты: рәхәтләнеп күңел ачты һәм берочтан сәламәтлекләрен дә ныгытты.
-
Э.Успенский и его друзья 22.12.2017

В этом году замечательный детский писатель Эдуард Успенский отмечает свой восьмидесятилетний юбилей. В нашей школе прошел веселый литературный час, на котором ребята совершили виртуальное путешествие в страну сказок и стихов Э. Успенского. Дети познакомились с выдающейся биографией автора, с его книгами, которые открывают удивительный мир добра, юмора, учат дружбе, любви к окружающему миру. Мероприятие провела библиотекарь Большеякинской сельской библиотеки Закирова А.
-
Кышкы бизәкләр 21.12.2017

Япониядә балалар Яңа ел кичендә рәсем ясау белән мәшгуль булалар. Биредә, әгәр бала үзенең теләкләрен рәсемгә төшереп мендәр астына куйса, әлеге теләк кабул була дигән ышану яши. Ә менә безнең мәктәп укучылары үзләре ясаган рәсемнәрдән һәм плакатлардан күргәзмә оештырдылар. Бәйрәм кичәсендә алар арасыннан иң-иңнәрен бүләкләр көтә.
-
Фильм карадык 20.12.2017

Бүген мәктәбебез укучылары Олы Яке авылы мәдәният йортында XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә җиңүче булып танылган “Хәлимә” фильмын карадылар. Ул элиталы мәктәпкә укырга килгән мөселман кызы белән яшьтәшләре арасындагы драматик мөнәсәбәтләр турында.
-
Встреча с инспекторами 19.12.2017

Сегодня гостями нашей школы стали сотрудники ОГИБДД ОМВД России по Зеленодольскому району Республики Татарстан инспектор по пропаганде безопасности дорожного движения Леонтьева Ю.Ш. и начальник Зеленодольского отделения ОП ТУ г.Казани ГБУ БДД Шакирова З.В. В первую очередь, инспектора довели до слушателей информацию о состоянии аварийности в районе, рассказали о применении и использовании световозвращающих элементов и детских удерживающих устройств. В завершении мероприятия инспектор по пропаганде раздала учащимся светоотражатели для пешеходов.
-
Яңа елга кул эшләнмәләре күргәзмәсе 18.12.2017

Төрле бәйрәмнәр алдыннан үткәрелә торган кул эшләнмәләре күргәзмәсе укучыларның сәләтләрен күрсәтү өчен зур мөмкинлекләр бирә. Мондый чараларның Яңа ел бәйрәменә багышланганнары бик популяр. Яңа ел алдыннан бшлангыч сыйныф укучылары әти-әниләре белән иң яхшы кул эшләнмәләре конкурсында бик актив катнашалар. Алар үзләренең фантазияләрен, иҗади сәләтләрен күрсәтәләр. Әти - әниләр һәм балалар бу чарага теләп катнашалар.
Быел да әлеге күргәзмәдә ниләр генә юк. Һәр кеше үз фантазиясеннән чыгып искиткеч эшләр иҗат иткән. Барысы да үзенчә игътибарга һәм мактауга лаек. Фантазияне эшкә җигеп, бөтен булган осталыкны кулланып, зәвык белән башкарылганнар. Һәрберсен озаклап сокланып карап торырлык.











