Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | bolyaki@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 36 обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Туган тел атналыгын ачу
23.04.2018
Мәктәптә 23 нче апрельдән 28 нче апрельгә кадәр туган тел атналыгы башланды. Иртәнге линейкада татар теле укытучысы шул чараларның планын тәкъдим итте.Татар теле һәм башлангыч сыйныф укытучылары һәм укучылар үткәрелгән чараларда теләп катнашырга, чараларны әзерләүдә һәм үткәрүдә актив эш алып барырга дигән максат куелды.
-
Туган тел атналыгы. Табышмаклар кичәсе 23.04.2018

Бүген туган ел атналыгы кысаларында укучылар арасында “Табышмак әйтәм – җавабын тап!” табышмаклар кичәсе үткәрелде. Балаларга халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар турында аңлатылды. Аннары балалар үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр, табышмакларга җаваплар бирделәр, үзләре табышмак чыгарып карадылар. Укучылар бик актив катнаштылар. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Р.Ә. әзерләде.
-
22 нче апрель - Халыкара Җир көне 22.04.2018

Бу көн ООН генераль Ассамблеясы тарафыннан 1971 нче елда кабул ителгән. Ул - чиста Суны, Һава һәм Җирне олылый торган халыкара бәйрәм. Экологик катастрофалар турында планетада яшәүче һәр кешенең исенә төшерә торган көн, табигать саклау мәсьәләләрен хәл итү буенча һәр кеше “биредә һәм хәзер” нәрсә эшли алачагы турында уйланырга тиешле көн.
-
Шимбә өмәсе 21.04.2018

Санитар-экология икеайлыгы кысаларында 9 нчы сыйныф укучылары физкультура укытучысы Назыров И.С. белән берлектә һәйкәл янын тәртипкә китерделәр. Алар калган карларны тараттылар, әйләнә-тирәдәге чүп-чарларны җыйдылар. Укучылар бик файдалы һәм кирәкле эш башкардылар.
-
Международная акция «Бессмертный полк» 19.04.2018

Во исполнение распоряжения Кабинета Министров Республики Татарстан от 10.04.2018 №809-р «О подготовке и праздновании 73-й годовщины Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 годов» Министерство образования и науки Республики Татарстан направляет информацию о проведении Международный акции «Бессмертный полк».
-
Тирә-якны чистарту 18.04.2018

Санитар-экология икеайлыгы кысаларында мәктәп территориясендә җыештыру-чистарту эшләре киң колач ала бара. Башка елларда чистарту-төзекләндерү икеайлыгы 1 апрельдән башланса, быелгы язның "ялкаулыгы" нәтиҗәсендә ул бераз соңрак башланды. Укучылар мәктәп янында кар таратлар, боздан чистарталар.
-
Стартовали Всероссийские проверочные работы 17.04.2018

Сегодня обучающиеся 4 и 5 классов написали проверочные работы по русскому языку. Ребята совсем не волновались. Всероссийские проверочные работы не являются государственной итоговой аттестацией. Это диагностические работы для оценки индивидуальных достижений обучающихся. Результаты выполнения ВПР могут быть полезны родителям для определения образовательной траектории своих детей.
-
Табышмак әйтәм - җавабын тап! 16.04.2018

Бүген башлангыч сыйныф укучылары арасында табышмаклар кичәсе үткәрелде. Кичәдә хайваннар, үсемлекләр, әйләнә-тирәбездә очрый торган башка әйберләр турында табышмаклар әйтелде. Укучылар игътибар белән тыңлап, төгәл җаваплар бирделәр. Кичә ахырында иң тапкыр укучыны ачыкладылар. Әлеге исемгә 2 нче сыйныф укучысы Зарипова Ралия лаек булды.
-
Сыерчыкларга оялар әзер
14.04.2018
Үз кулларың белән ясаган һәр нәрсә кадерле була бит ул. Шулай да укучылар күргәзмәгә ясап килгән сыерчык ояларын мәктәпкә бүләк итеп калдырдылар. Аларны укытучылар белән берлектә бакчадагы агачларга чыгарып элеп тә керделәр. Хәзер инде кошларга күңелләренә хуш килгән ояны сайлап, гаилә кору эшенә керешәсе генә калды. Кошларга карата битараф булмаган, акциядә актив катнашкан барлык балаларга сыерчыклардан һәм үз исемебездән зур рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
-
Без - чисталык яклы 13.04.2018

Җир кипшереп бетмәсә дә, кар эрегән урыннарда күренеп торган чүпләрне җыештырып, тырмалап куярга мөмкин инде хәзер. Кыскасы, җиңнәрне сызганып урамга чыгар вакыт җитте. Игътибар итәсездер, нәрсәләр генә юк әйләнә-тирәбездә: шешәләр, пластмасс савытлар, тәмәке каплары, төрледән-төрле пакетлар. Кышкы айларда чүп бөтенләй җыелмаган, кулыбыздагы кирәксез әйбер кая туры килсә шунда ташланып барылган кебек тоела.











