Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | bolyaki@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 36 обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Юбилеең белән! 29.01.2018

Олы Яке урта мәктәбендә гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган бүгенге көндә лаеклы ялдагы укытучыбыз Гайнетдинова Рәйсә Абдулла кызының 65 яшьлек олы юбилее. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Мәктәп коллективы исеменнән юбилярның өендә профсоюз җитәкчесе Яруллина А.А.котлады.
-
Иң яхшы җимлек бәйгесенә йомгак ясалды 29.01.2018

Олы Яке мәктәбендә канатлы дусларыбызга җимлек ясау бәйгесе оештырылган иде. Әти-әниләр, апа-абыйлары ярдәме белән укучылар бик матур да, шул ук вакытта кошларга җим чүпләү өчен уңайлы да җимлекләр ясаганнар. Педагоглар арасында комиссия төзелеп, бәйгегә нәтиҗә ясалды. Барлык укучыларның эшләре төрле номинацияләрдә бәяләнде һәм аларга Мактау кәгазьләре тапшырылды.
-
Безнең җимлекләр әзер 26.01.2018

Кыш җиттеме, кошларны суык белән бергә, азык кытлыгы да сыный башлый. Ишеп яуган кар өемнәре, боз астында ризык эзләве кыенлаша. Шуңа да, кешеләр яши торган урыннарга, азык эзләп, урман кошлары да килеп кушыла. Суык белән көрәшеп, канатлылар чүплекләрдә казына, томшыклары белән тәрәзәләрне кага башлый. Бу җан ияләре адәм балаларының мәрхәмәтлелегенә өметләнә. Аның өчен күп тә кирәкми, җимлек ясап, урам якка тәрәзә каршына, яисә ишегалдындагы берәр агачка элеп кенә куярга бит. Аны ясарга әллә ни осталык та кирәк түгел. Җимлек өчен кул астында пластмасс шешәләр дә, картон тартмалар да җитәрлек. Әнә шул игелекле гамәлне башлап җибәрүчеләр – Олы Яке мәктәбе укучылары. Мәктәптә “Кошларга җимлекләр ясыйбыз” бәйгесе узды. Әлеге бәйгенең максаты – укучыларны табигатькә тарту, кошлар дөньясына игътибарын арттыру, әйләнә-тирә мохиткә карата сак караш уяту. Укучылар әтиләре, абыйлары белән бергә матур һәм үзенчәлекле җимлекләр ясаган.
-
Встреча с представителями кооперативного техникума 25.01.2018

В понедельник гостями нашей школы стали представители Казанского кооперативного техникума. Цель их визита заключалась в рекламе их учебного заведения.
-
Бездә кышлаучы кошлар 23.01.2018

Балаларда кошларга сакчыл караш мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык тәрбияләү, ярдәм итәргә теләк тудыру, аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү; кошлар турында белемнәрен баету, ныгыту, җимлекләр куярга өйрәтү, аларга кешеләрнең ярдәме бик әһәмиятле булуын аңлату; тышкы билгеләренә (төсе, зурлыгы), үз-үзләрен тотышларына карап, кышлаучы һәм күчмә кошларны аерып күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү максатыннан, 23 нче гыйнвар көнне биология укытучысы Гайнетдинова Д.Х. "Бездә кышлаучы кошлар" темасына әдәби журнал оештырды.
-
Кышлаучы кошлар рәсемнәре күргәзмәсе 20.01.2018

-
Популяризация государственных услуг в электронном виде 12.01.2018

В настоящее время на Портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан (далее – Портал) uslugi.tatarstan.ru доступна возможность в получении следующих государственных услуг:
- запись на прием к врачу;
- услуги в сфере жилищно-коммунального хозяйства: получение счетов-фактур, ввод показаний счетчиков, оплата услуг;
- подача заявлений на предоставление земель многодетным семьям, регистрацию брака, регистрацию рождения ребенка, регистрацию смерти, регистрацию расторжения брака;
- подача заявлений на выдачу повторных свидетельств, справок об актах гражданского состояния;
- подача заявления на постановку в очередь в детский сад;
- запись на прием к специалисту в органы социальной защиты;
- просмотр и оплата государственных и дополнительных услуг детского сада;
- электронный дневник: просмотр оценок ребенка;
- запись на прием к специалисту в ГБУ "МФЦ"
-
Укырга, укырга һәм укырга! 09.01.2018

Күңелле бәйрәм ялларыннан, озын каникулдан соң мәктәптә укуның иң озын чиреге - III чирек башланды. Сагындырып кына яуган ап-ак карга күмелеп, кышкы каникуллар да үтеп китте.
Башка еллардан аермалы буларак, быел укучыларның кышкы каникуллары 25 нче декабрьдә башланып, 8 нче январьга кадәр булды. Мәктәптә каникул вакытында түгәрәкләр һәм консультацияләр эшчәнлеге дәвам итте.
Ә бүгеннән инде укырга! Хәерле сәгатьтә!
-
Яңа ел белән, дуслар! 30.12.2017

Хөрмәтле укытучылар, укучылар, әти-әниләр!
Сезне чын күңелебездән якынлашып килүче Яңа 2018 нче ел белән котлыйбыз. Яңа елда саулык-сәламәтлек, гаиләгездә татулык һәм тынычлык, тормышыгызда һәм эшегездә яңа уңышларга ирешүегезне телибез. Яңа елны, туган һәр яңа көнне елмаеп, зур өметләр һәм хыяллар белән каршы алыгыз! Күңелегез саф, хисләрегез эчкерсез, хыялларыгыз якты һәм матур булсын.
-
Телефон доверия 27.12.2017

• Помощь на Телефоне доверия всегда анонимна. Позвонивший не должен сообщать











