Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | bolyaki@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 36 обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
Бәйрәм белән котлау 22.02.2018

Ватанны саклаучлар көне уңаеннан мәктәптә тантаналы линейка булды. Башлангыч сыйныфта укучы кызлар ир егет укытучлар һәм укучылар исеменә матур котлау сүзләрен шигырь бәйләменә төреп тапшырдылар. Өлкән сыйныф кызлары җыр аша теләкләрен җиткерделәр.
-
Фильм карадык 22.02.2018

Олы Яке мәдәният йортында мәктәбебез укучыларына яңа төшерелгән «Тимур и команда» исемле фильм курсәтелде. Бу яңа фильм үсеп килүче яшь буында дуслык һәм бердәмлек тәрбияләү максатыннан күрсәтелә, ә эчтәлегендә ун яшьлек Тимур, авылга бабаларына кунакка кайткач, Аркадий Гайдарның «Тимур и его команда» исемле китабын табып ала һәм шушы китапны укыганнан сон малай ярдәм итү йөзеннән иптәшләре белән үзенең командасын төзергә хәл итә.
-
Халыкара туган телләр көне 21.02.2018

21 нче февраль - Халыкара туган телләр көне. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул - Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе - анасы өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә аны халык теле дип атый.
Шушы уңайдан мәктәбебездә төрле чаралар үтте. 8-9 нчы сыйныф укучылары белән әдәби кунакханә, Әлифба бәйрәме, "Тел – халыкның көзгесе”, "Тел – милләтнең таныклыгы”, "Тел язмышы – милләт язмышы” дигән темаларга сыйныф сәгатьләре узды. Шулай ук “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” дип аталган укучыларның иҗади эшләреннән төзелгән күргәзмә оештырылды.
-
"Күңелле стартлар" узды 21.02.2018

Хәрби-патриотик айлык кысаларында башлангыч сыйныф укучылары арасында "Күңелле стартлар" уены үткәрелде. Алар ике командага бүленеп, үзләренең физик яктан нинди әзерлектә булуларын күрсәттеләр, җитезлеккә ярыштылар. Эстафета формасында уйналган бу ярыш зур җанлылык белән үтте, чөнки мондый ярышларда аерым катнашучының уңышы команданы җиңүгә алып чыкканын һәркем белә. Командалар ярышы дуслык җиңүе белән төгәлләнде.
-
Камал театрына сәяхәт 20.02.2018

Безнең Олы Яке гомуми урта белем мәктәбе коллективы бүген Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына режиссер һәм драматург Илгиз Зәйниевнең ”Мәхәббәт FM” исемле спектаклен карарга барды. Спектакль башланганчы укытучылар Г.Камал бинасына экскурсия ясадылар: истәлекле урыннарны карадылар, фотосурәтләргә төштеләр.
-
Строй һәм җыр бәйгесе 20.02.2018

Бүген мәктәбебездә “Строй һәм җыр” конкурсы узды. Ул Хәрби – патриотик айлык кысларында үтте. Әлеге чара бу белем йортында укучы һәрбер балада ватанпәрвәрлек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан оештырылды.
Рәт белән атлау һәм җырлап көч сынашу бик ансат булмады. Һәрбер сыйныф, алдан әзерләнеп, үзенчәлекле чыгыш күрсәтте. Бер төрдәге киемнәрдән булган, җыр башкару осталыгы, атлап йөрүләре белән игътибарны җәлеп итүчеләрнең чыгышлары жюри тарафыннан югары бәяләнде.
-
Гусардан спецназга кадәр 19.02.2018

Бүген башлангыч сыйныф укучылары өчен Олы Яке авыл китапханәчесе Закирова Ә.Ш. “Гусардан спецназга кадәр” дигән темага әңгәмә үткәрде, презентация күрсәтте. Укучылар аның сорауларына дөрес итеп җавап бирделәр. Соңыннан малайларга - булачак Ватанны саклаучыларга – бүләкләр тапшырылды.
-
Әфган - йөрәк ярасы 19.02.2018

Быел Әфганстан җиреннән соңгы солдат чикне атлап чыгуга 29 ел булды. Шул уңайдан безнең мәктәптә укучылар катнашында "Әфган - йөрәк ярасы" дип исемләнгән чара үткәрелде. Укучылар бу сугыш турында шигырьләр сөйләделәр һәм статистика мәгълүматлары белән таныштырдылар. Балаларның теләге бер генә - Җир йөзендә башка мондый сугышлар булмасын!
-
Кореядә - Олимпиада, бездә - чаңгы ярышы 17.02.2018

Традиция буенча февраль аенда авылдашыбыз биатлон буенча Олимпия чемпионы Ринат Сафин призына төбәкара чаңгы ярышы үтә. Быел ул 40 нчы тапкыр уздырылды. Алдагы еллардан аермалы буларак, чаңгы ярышы Корея республикасында XXIII кышкы Олимпия уеннары барган көннәргә туры килде. Чарага чаңгы спортын ихлас күңелдән үз итүчеләр җыелган иде. Күрше Ключи, Карауҗа, Бишнә, Раифа мәктәпләреннән, Васильево бистәсе, Яшел Үзән шәһәренең 7 нче номерлы мәктәбеннән, Мари Эл Республикасы Петьял мәктәбеннән командалар катнашты. Быел командалар көчле иде. Шулай да мәктәбебез укучылары бирешмәде, иң күп призлы урыннарны алар яуладылар.
-
Китаплар күргәзмәсе 16.02.2018

Хәрби – патриотик айлык кысаларында китапханәче Назырова Л.И. “Утлы еллар авазы” дип аталган китап күргәзмәсе төзеп куйды. Күргәзмәгә Бөек Ватан сугышында катнашкан язучыларның әсәрләре, алар турында мәкаләләр тупланган китаплар куелды.











