МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422534, РТ, Зеленодольский район, с. Кугушево, ул. Пришкольная,1 |
| Телефон: | +7(843)-712-63-00 |
| E-Mail: | schkugush@yandex.ru Skug.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кугушевская ООШ им. Г. Айдарского ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Яруллина Фарида Набиулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
"Хуш киләсең, Яңа ел!" 22.12.2017

Бүген 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен "Хуш киләсең, Яңа ел!" дигән исем асытында Яңа ел бәйрәме уздырылды.
-
Ата-аналар җыелышы
12.12.2017
Бүген мәктәп күләмендә ата-аналар җыелышы булып узды. "Суицид һәм аны булдырмау чаралары" темасына доклад укылды һәм укучыларның II чиректә өлгерешләре белән таныштырылды.
-
Яңа елны көткәндә 11.12.2017

-
1нче декабрь - СПИДка каршыкөрәш көне 01.12.2017

- 7 нче сыйныфларда комплекслы эш 28.11.2017
-
"Тормышыма ямь бирүче - иң кадерле әнием" 24.11.2017

Бүген мәктәбебездә кадерле әниләребезгә багышланган "Тормышыма ямь бирүче - иң кадерле әнием" дигән исем астында махсус телевизион канал "КМТК" эшләде.
Бүген - Әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана. -
Республикакүләм ата-аналар интернет-җыелышы
16.11.2017
Республикада "Ата-аналар интернет-җыелышы" яңа проекты гамәлгә ашырыла. Бу - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән министрлык каршындагы Иҗтимагый советның уртак инициативасы.Проектның темасы укучыларның уку процессына адаптациясе, балалар белән ата-аналар арасында кризислы вазгыятьләрне көйләү, виртуаль киңлектә балаларның тәртибе, үсмерләрнең һөнәр сайлавы мәсьәләләре һәм ата-аналар өчен кызыклы башка темаларны үз эченә ала.Трансляция вакытында алдан җибәрелгән сорауларга җаваплар һәм белгечләрдән квалификацияле киңәшләр алырга мөмкин булачак.Сораулар roditelirt@mail.ru. электрон почтасына кабул ителә. Ата-аналар интернет-җыелышының беренче утырышын Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима һәм республика министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Татарстан Иҗтимагый палатасының мәгариф һәм фән буенча комиссиясе әгъзасы Асия Тимирясова алып барачак.Җыелышның онлайн-трансляциясе В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты сайтында (https://ieml.ru/) алып барылачак. Республика ата-аналар интернет-җыелышы кысаларында 17 ноябрьдә 12.00-13.30 сәгатьләрдә экспертлар белән ата-аналар очрашуы узачак.
-
Инглиз теленнән диагностик тест.
14.11.2017
Бүген 4,6,8 сыйныф укучылары инглиз теленнән республикакүләм диагностик тест эшләделәр. Укучыларыбызга уңышлар теләп калабыз.
-
Татарстан Республикасы Конституциясе көне
06.11.2017
6 нчы ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Татарстан Конституциясе – республикабызның Төп Законы. Ул республикабызда яшәүче күпмилләтле халык ихтыярын чагылдыра. Конституция 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә кабул ителде. 6 ноябрь – яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе. Хөрмәтле татарстанлылар! Сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек телибез
- Халыклар бердәмлеге көне 04.11.2017









