МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422534, РТ, Зеленодольский район, с. Кугушево, ул. Пришкольная,1 |
| Телефон: | +7(843)-712-63-00 |
| E-Mail: | schkugush@yandex.ru Skug.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кугушевская ООШ им. Г. Айдарского ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Яруллина Фарида Набиулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Чәчәкләр утырттык.
30.05.2017
Бүген укучылар укытучылары белән берлектә мәктәп яны бакчасына чәчәкләр утырттылар, ишегалдындагы чәчәк түтәлләрен яңарттылар.
-
Соңгы кыңгырау -2017 25.05.2017

Бүген 9 нчы сыйныфның биш укучысы өчен соңгы кыңгырау шалтырады.
Гөрләп узды мәктәп елларыгыз
Килеп җитте аның азагы.
Бүген безнең бәгырьләрне өзә
Кыңгырауның соңгы авазы.Кайчан гына әле күбәләктәй
Ашкынып килдегез мәктәпкә
Җиз кыңгырау дәште сезне һәр көн
Яңалыклар тулы дәрескә.
Үтте бит күп айлар, үтте еллар
Күз алдыбызда үсеп җиттегез
Белем үрләренә омтылдыгыз
Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез.
Башлангычта канат ныгыттыгыз
Хәзер инде очып китәсез
Шатлык – куаныч, изге күңел белән
Каршылагыз һәр көн иртәсен
Эшләрегез һәрчак уңай булсын
Изге хисләр безнең йөрәктә
Хәерле юл сезгә, укучыларыбыз –
Без калабыз шушы теләктә!
-
Бакчада эшләр гөрли 24.05.2017

Мәктәп бакчасында язгы эшләр гөрли. Кичә бәрәңге утыртылса, бүген исә суган, кишер һәм башка яшелчәләр утырттык.
-
Күренекле язучы Фаил Шафигуллин исемендәге укулар 18.05.2017

Бүген Татар Танае мәктәбендә күренекле язучы Фаил Шафигуллин исемендәге I муниципаль укулар узды. Безнең мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы Зыятдинова Алия "Әдәбиятта беренче адымнарым" номинациясендә II урын алды. Котлыйбыз!
-
"Знатоки русской словесности"
18.05.2017
Сегодня в Нурлатской школе прошла олимпиада по русскому языку для учащихся 5 классов. Зиятдинова А.А. и Хуснеева А.М. приняли в ней участие.
-
Математикадан сынап карау имтиханы 16.05.2017

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары Норлат урта мәктәбенә математикадан сынап карау имтиханына бардылар.
-
Республика контроль эшләре
15.05.2017
Мәктәбебезнең 6, 7, 8 нче сыйныф укучылары 15-16 май көннәрендә Республика контроль эшләрен башкарды: 6 нчы сыйныф - рус теле һәм математика, 7 нче сыйныф - рус теле һәм математика, 8 нче сыйныф - химия һәм тарих фәннәреннән.
-
Халыкара гаилә көне 15.05.2017

Ел да 15 майда – табигатьнең иң гүзәл, алмагачлар чәчәккә төренгән вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул – кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге чыганагы.Бер галим гаиләне диңгездәге кораб белән чагыштыра. Ә икенчесе аны җылы учак белән чагыштыра. Ә учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шул кадәр көчле була.
Күп гаиләләрдә гаиләнең терәге ир – ат, әти кеше, борынгыдан әти кеше гаилә башлыгы булган, ни әйтсәң дә гаилә аның җилкәсендә тора. Чын ирләр, асыл ирләр ил терәге дә, гаиләнең төп таянычы да.Әтиемнең гадел киңәшләре,
Гаиләбезне түм-түгәрәк итә,
Өйне нурлы, ә безне бәхетле
Итү өчен шулар бик җитә. -
Бөек Җиңүгә -72 ел! 06.05.2017

Быел илебез Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләячәк! Әлеге зур, тантаналы бәйрәмгә әзерлек эшләрен безнең мәктәбебез инде күптән башлады. Бүген исә авылыбыз уртасында торучы Билгесез солдат һәйкәле янында 9нчы май - Җиңү көненә багышланган чара үтте.
-
"Радуга талантов-2017"
04.05.2017
Во Дворце культуры им. А.М.Горького сегодня состоялся Гала концерт и подведение итогов творческого конкурса работников народного образования ЗМР РТ «Радуга талантов -2017». Учительница нашей школы Тухбатуллина Айгуль Рашитовна выступила на концерте и по итогам заняла I место в номинации «Вокал» и была награждена Грамотой. Молодец! Поздравляем!!









