МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422534, РТ, Зеленодольский район, с. Кугушево, ул. Пришкольная,1 |
| Телефон: | +7(843)-712-63-00 |
| E-Mail: | schkugush@yandex.ru Skug.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кугушевская ООШ им. Г. Айдарского ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Яруллина Фарида Набиулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
БРТ 28.03.2017

Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары бүген татар теленнән БРТ (бердәм республика тесты) эшләделәр.
-
Педагогик киңәшмә 28.03.2017

Бүген укытучылар чираттагы педагогик киңәшмәгә җыелды. Киңәшмә барышында түбәндәге сораулар каралды: 3 нче чирек нәтиҗәләре, сыйныфларда уку торышы, 9 нчы сыйныф укучыларының төп дәүләт имтиханына әзерлек барышы. Шулай ук киңәшмәдә 9 нчы сыйныф җитәкчесе Гайнуллина З.Р. " Укучы шәхесен үстерүдә педагогик таяныч " дигә темага чыгыш ясады.
-
Яшел Үзәнгә - 85! 25.03.2017

Яшел Үзән шәһәренең 85 еллыгы уңаеннан мәктәптә төрле чаралар уза. 20 нче апрельдән 31енә кадәр "Күңелгә якын тугвн як" дигән темага китап күргәзмәсе эшли. Укучылар биредә район һәм шәһәр тарихы турында мәгълүматларны белә һәм үзебезнең якташ язучыларыбыз иҗаты белән таныша алалар.
-
Час земли! 25.03.2017

-
Всемирный день борьбы с туберкулезом. 24.03.2017

-
Психологик тренинг. 17.03.2017

Бүген мәктәбебездә районнан килгән психологлар белән очрашу булып узды. Алар балаларның күңел хәләтләре, дөньяга карашлары белән кызыксындылар, киңәшләрен бирделәр. Бу очрашу балалар өчен бик файдалы һәм кызыклы булды. Укучылар да, укытучылар да психологик тренингта, уеннарда бик теләп һәм актив катнаштылар.
-
“Үз халкын данга күмгән татарлар” 10.03.2017

Бүген шәһәребезнең 3нче гимназиясендә “Үз халкын данга күмгән татарлар” дип исемләнгән II төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Яшел Үзән шәһәре һәм районы, Югары Ослан, Балтач районнарыннан һәм Казан шәһәреннән килгән укучылар секцияләргә бүленеп күренекле татарлар темасына төрле фәнни хезмәтләрен яклады, үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләде. Аларга мәртәбәле жюри әгъзалары бәя бирде. Безнең мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Йосыпова Диана "Иҗади эшләр" секциясендә эшләп шагыйрә Шәрифуллина Эльмира Мөхәммәт кызы кулыннан I дәрәҗәдәге диплом алды. Котлыйбыз!
-
"Ягез әле, кызлар!" 07.03.2017

Бүген Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан "Ягез әле, кызлар" бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйгедә 6 -7 нче сыйныф кызларыннан торган ике команда көч сынашты. Нәтиҗәдә 37:37 исәбе белән дуслык җиңде. Бәйрәмгә әниләребез дә килгән иде. Аларга багышлап матур җырлар җырланды, дәртле биюләр башкарылды.Кадерле хатын-кызлар - әниләр,әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чын күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләр телибез, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә Ходай. Салкын, озын кышлардан соң килгән бу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәйрәм белән!
-
Әлифба бәйрәме 28.02.2017

Беренче сыйныф укучыларын зур җиңүләре белән котлыйбыз. Алар әлифба китабын укуны тәмамладылар. Бүген шул уңайдан мәктәптә бәйрәм булды.
-
Тантаналы линейка 27.02.2017

Бүгенге дүшәмбе линейкасы бигрәк тә истә калырлык булды. Конкурсларда катнашкан укучыларыбызга грамоталар, төрле дәрәҗәдәге дипломнар тапшырылды.









