МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422534, РТ, Зеленодольский район, с. Кугушево, ул. Пришкольная,1 |
| Телефон: | +7(843)-712-63-00 |
| E-Mail: | schkugush@yandex.ru Skug.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кугушевская ООШ им. Г. Айдарского ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Яруллина Фарида Набиулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Алмагач утырт!" акциясе 03.05.2017

Безнең мәктәп укучылары да "Алмагач утырт!" акциясендә катнаштылар. Мәктәп бакчасына ун төп алмагач утыртылды.
-
Рәсәйкүләм өмә 29.04.2017

Бүген мәктәп укучылары, укытучылар һәм хезмәткәрләр Россия күләмендә үтүче өмәдә катнашты: мәктәп янын һәм авылыбызның
тирә-юнен чистарттылар. -
"Твой голос - 2017" 28.04.2017

Бүген мәктәбебезнең дүрт укучысы (Садриева З., Зәбихуллина И., Нуруллина К., Тухбатуллина Д.) Яшел Үзән шәһәрендә үткәрелгән "Твой голос - 2017" эстрада җырлары фестиваль - конкурсында уңышлы чыгыш ясап, кубоклар һәм грамоталар белән кайттылар. Котлыйбыз!
-
Республикакүләм фәнни-гамәли конферециядән җиңү белән 27.04.2017

Бүген Норлат урта мәктәбендә "XXI гасырда мәгариф:традицияләр һәм яңалыклар" дигән темага II Республикакүләм фәнни-гамәли конференция булды. Безнең мәктәпнең 6нчы сыйныф укучысы Сафинә Алинә дә әлеге чарада катнашып, өченче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Котлыйбыз!
-
"Язлар бүләк итте сине" 26.04.2017

Бүген мәктәбебездә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көненә багышланган шигырь укучылар бәйгесе үтте. Һәр сыйныф бәйгегә бик тырышып әзерләнгән иде. Башлангыч класслардан беренче урынга 2нче сыйныф укучысы Гыйзатуллина Ясминә, югары сыйныф укучылары арасыннан 8нче сыйныф укучысы Хөсниева Альбина лаек булды. Котлыйбыз1
-
Чаралар дәвам итә. 25.04.2017

Яшел Үзән шәһәренең 85 еллыгы уңаеннан мәктәптә чаралар дәвам итә. Бүген 8нче сыйныф укучылары белән "Яшел Үзән - туган төбәгем" дигән темага ачык сыйныф сәгате үткәрелде.
-
Бердәм республика тесты 24.04.2017

Бүген мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары иң беренче имтиханнарын - татар теленнән бердәм республика тестын эшләделәр.
-
Өмәләр башланды.
19.04.2017
Урамда яз. Димәк, тиздән табигать янәдән яшеллеккә күмеләчәк. Табигатьнең матур һәм чиста булуында, һичшиксез, безнең дә тырышлыгыбыз кирәк. Шул уңайдан мәктәп укучылары әйләнә-тирәне яңарту һәм чистарту максатыннан актив эш алып баралар.
-
"Зирәк тиен" 11.04.2017

Бүген 5-9 нчы сыйныф укучылары татар теле буенча "Зирәк тиен" регионара уен-конкурсында катнаштылар.
-
Язгы каникул! 31.03.2017










