МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422534, РТ, Зеленодольский район, с. Кугушево, ул. Пришкольная,1 |
| Телефон: | +7(843)-712-63-00 |
| E-Mail: | schkugush@yandex.ru Skug.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кугушевская ООШ им. Г. Айдарского ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Яруллина Фарида Набиулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Дару үләннәрен тапшырдык 18.10.2016

Укучыларның һәм укытучыларның җәй буе тырышып җыйган дару үләннәрен Казан шәһәрендәге оешмага тапшырдык.
-
Өмәләр дәвам итә 15.10.2016

Бүген чираттагы өмә узды. Тирә - юнебез тагын да чистарып калды.
-
Яктылык кайтаручы элементлар турында 13.10.2016

Көннәр көзгә авыша башлады, димәк тиздән мәктәпкә бару-кайту эңгер-меңгер вакытка туры килә башлаячак. Шунлыктан, караңгы вакытта җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар куллану мөһим темага әверелеп бара. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 14 октябрендә кабул ителгән 1197 карары нигезендә 2015 елның 1 июленнән Юл йөрү кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде. Караңгы вакытта автомобиль юлы кырыеннан хәрәкәт итүче җәяүлеләргә хәзер яктылык кайтаручы элемент булган кием кию мәҗбүри. Болай булмаган очракта, административ штраф салу закон белән каралган. Яктылык кайтаручы элементлар караңгы юлда җәяүлене күрүне арттыра һәм алар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре куркынычын шактый киметә. Әлеге кагыйдәләрне истә тотып, безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары да үз киемнәрендә һәм сумка-портфельләрендә яктылык кайтаручы элементларны булдырдылар. Юлларда исән-имин йөрсәк иде!
-
Көзге бакча эшләре тәмам 12.10.2016

-
Мәктәптә үзидарә көне. 10.10.2016

Бүген мәктәптә Үзидарә көне үткәрелде. 8 - 9 нчы сыйныф укучылары бүген үзләрен укытучылар урынына куеп карады һәм төрле фәннәр буенча дәресләр уздырдылар.
-
"Укытучым атлый янәшә" 10.10.2016

Бүген Укытучылар көне уңаеннан "Укытучым атлый янәшә" диеп исемләнгән әдәби - музыкаль кичә уздырылды. Остазларына булган рәхмәт сүзләрен укучылар дәртле җырлар, матур шигырьләр аша җиткерделәр.
-
Кышка әзерләнәбез! 08.10.2016

Бүген мәктәптә чираттагы өмә узды. Бакчаны коелган яфраклардан һәм чүп-чардан чистарттык.
-
Тукай да бит сине җырга керткән! 06.10.2016

Мәктәп бакчасында көзге эшләр дәвам итә. Бүген мәктәп коллективы бәрәңге уңышын җыйды.
Вак-вак итеп турап, яшь киленнәр
Табаларда сине биетә;
Кайнар боткаң ашап, эшчән ирләр
Тәннәренә җылы йөгертә.
Күлмәгеңне салып, моңсуланып,
Кайнар шулпаларга төшәсең.
Мич кызуында алсуланып,
Учак көлләрендә пешәсең.
Тукай да бит сине җырга керткән,
Бабайлар да мактап сөйләгән;
Бер як та юк сине яратмаган,
Беркем дә юк сине сөймәгән.
Йодрык кадәрле.
Йомры гәүдәле,
Ак тәнле,
Ах, тәмле,
Бигрәк тәмле бәрәңге! -
Котлыйбыз! 05.10.2016

Халыкара укытучылар көнен уңаеннан район башлыгы А.В.Тыгин мөгәллимнәрне җыйды. Бәйрәмдә күп кенә укытучыларгы, мәктәп директорларына һәм җитәкчеләргә төрле номинацияләрдә бүләкләр тапшырылды. Алар арасында Күгеш мәктәбендә озак еллар математика фәнен укытучы Шәяхмәтова Сиринә Харис кызы да бар иде. Ул мәгариф өлкәсендә куйган фидакарь хезмәте һәм тырышлыгы өчен "Россия Федерациясенең гомуми белем бирү системасында мактаулы эшчесе" исеменә лаек булды һәм грамота белән бүләкләнде. Сиринә апаны чын күңелебездән котлыйбыз!
-
Бәйрәмегез котлы булсын! 05.10.2016

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы,
Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора,
Боексалар, син аларны уйнатасың,
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.
Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,
Киткән чакта мәктәп белән саубуллашып.
Елый-елый озатасың син аларны.
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,









