МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422534, РТ, Зеленодольский район, с. Кугушево, ул. Пришкольная,1 |
| Телефон: | +7(843)-712-63-00 |
| E-Mail: | schkugush@yandex.ru Skug.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кугушевская ООШ им. Г. Айдарского ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Яруллина Фарида Набиулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Соңгы өмә 28.10.2017

Бүген мәктәбебезнең тирә-ягын чүп-чардан чистарттык, чәчәк түтәлләрен язга әзерләп калдырдык.
-
Көзге каникуллар
27.10.2017
1 нче чирек сизелмичә үтеп тә китте. 30 нчы октябрьдән 6 нчы ноябрьгә кадәр көзге каникуллар башлана. Шул уңайдан барлык сыйныф җитәкчеләре укучыларга тормыш иминлеге, янгын куркынычсызлыгы һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәү, көндәлек режимны cаклау турында инструктажларүткәрделәр. Укучыларга күңелле һәм файдалы яллар телибез!
-
"Калфаклы сандугач"
27.10.2017
Кичә, 27 нче октябрь көнне, Казан шәһәре Киров районында урнашкан "4 нче № лы гимназия -интернат" базасында Сара Садыйкова исемендәге 9 нчы "Калфаклы сандугач" конкурс- фестиваленең финалы узды. Әлеге конкурста Республикабызның төрле районнарыннан һәм Казан шәһәреннән килгән 400 гә якын укучы арасында безнең укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясап кайттылар, дәрәҗәле дипломнарга лаек булдылыр. Котлыйбыз! Киләчәктә унышлар сезгә!
-
Уңыш бәйрәме 26.10.2017

-
"Көз хикмәтләре" 23.10.2017

Бүгеннән мәктәбәбездә уңыш бәйрәменә багышланган "Көз хикмәтләр" дигән күргәзмә эшли башлады.
-
Административ контроль эшләр
20.10.2017
Бүгенге көннән мәктәбебездә 1 нче чирек өчен төрле фәннәрдән административ контроль эшләр башланып китте.
- Бәйрәм белән ветеран укытучыларыбыз! 07.10.2017 Укучыларыбыз ветеран укытучылырның өйләренә барып, хәлләрен белешеп, бәйрәм белән тәбрик итеп кайттылар.
-
Бәйрәмегез котлы булсын!
05.10.2017
Бүген бәйрәм - Укытучылар көне! Укытучылар көне - гомерен үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү һәм укыту белән бәйләгән һәркемнең бәйрәме. Укытучы - бала белән кечкенәдән янәшә булып, аңа һәр яңаны танып белергә, сәләтен ачарга, тормышта юл сайларга ярдәм итүче кеше. Укытучы беренче булып укучысының уңышларын күрә, аның гашыйк булуын тоя. Укытучының зирәклеге һәм түземлелегеннән күп нәрсә бәйле, яшь гражданинның киләчәктә язмышы хәл ителә. Хөрмәтле укытучылар! Сезнең барыгызга да нык сәламәтлек, иҗади уңышлар, иминлек, хезмәт җиңүләре, игелекле укучылар тәрбияләвегезне телибез.Сезнең тырышлыгыгыз, талантыгыз, йокысыз үткәргән төннәрегез шатлык булып кайтсын иде.Бәйрәмегез белән сезне!
Алтын яфрак ява урамнарга,
Сукмакларга ява, юлларга…
Урам буйлап атлый укытучы
Чумган килеш тирән уйларга…
Уйларыгыз изге…Сабыйларның
Күңеленә барып ялгана
Күпме хисләр кирәк алар өчен
Ял-йокыңны онытып янарга.
Һәм сакларга кирәк сүндермичә
Аларга дип яккан учакны
Үз балаңа күпме җылы кирәк
Аларга да кирәк шул чаклы
Йөрәгеңне бүлеп бирү кирәк
Җил-давыллар җирдә азмы соң?
Чандыр иңегезгә күтәргәнсез
Күпме балаларның язмышын!
Без беләбез сезгә җиңел түгел,
Күпме язмыш сезнең кулларда.
Ләкин ышан: һәрчак без булырбыз
Сез күрсәткән тугры юлларда.
- 5 нче сыйныфлар диагностика үтә 03.10.2017
-
Көзге уңыш җыелды
28.09.2017
Бүген укучылар укытучылар белән берлектә мәктәп бакчасында үскән бәрәңге уңышын җыеп алдылар.









