Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
| Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
| E-Mail: | mdou-6@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 121 воспитанников+5 в с. Аишево |
| У нас учат: | 18 педагогов+2 в с. Аишево |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Садертдинова Иркә - тенниста җиңүче"
15.12.2017
Безнең “Каенкай” балалар бакчасыннан Садертдинова Иркә район күләменедә үткәрелгән теннис буенча ярышта катнашып, призлы 2 урын яулады, грамота белән бүләкләнде. Без аны котлыйбыз. Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Каз өмәсе 12.12.2017

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән берлектә бакчабызда халкыбызның милли бәйрәме - Каз өмәсе уздырылды. Бу бәйрәм халкыбызның милли йолалары, бәйрәмнәре белән таныштыруны, халык авыз иҗаты, җыр - биюләрен өйрәнүне, хезмәт тәрбиясе бирүне максат итеп куйды. Бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрүдә әби һәм бабай, төлке булып киенеп кергән тәрбиячеләрнең дә роле бик зур булды.
-
Информация для родителей по выплате дополнительной компенсации
12.12.2017
Уважаемые родители!
В период с января по март 2018 года органами социальной защиты будет производиться переоформление права на получение компенсационных выплат гражданам, имеющим детей, посещающих образовательные организации, в.т.ч. ДОУ.
Для переоформления права на получение дополнительной компенсации Вы можете подать заявление на Портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан (uslugi.tatarstan.ru), либо обратиться в отделение Республиканского центра материальной помощи по месту жительства в течение месяца, следующего за месяцем окончания предоставления дополнительной компенсации.
В случае, если Вы обратитесь за переоформлением позже указанного месяца, дополнительная компенсация будет назначена Вам с месяца обращения.
При обращении необходимо предоставить:
- документ, удостоверяющий личность;
- документы о доходах всех членов семьи за шесть месяцев, предшествующих месяцу обращения.
Дополнительная компенсация переоформляется, если величина дохода на одного члена в семье заявителя не превышает 20 тысяч рублей.
-
"Юлда да акыл кирәк" 08.12.2017

· ГИБДД хезмәткәрләре катнашында мәктәпкә әзерлек логопед төркеме балалары белән “Юлда да акыл кирәк” дигән темага күңел ачу үтте. Балалар бүре, куян һәм убырлы карчыкка юл йөрү кагыйдәләрен өйрәттеләр.
-
"Юлларда тәртип булсын" 08.12.2017

Бүген бездә кунакта юл хәрәкәте иминлегенең Актаныш районындагы бүлек җитәкчесе Сатеова Р.З., имин булмаган гаиләләр һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча инспектор Багавиева Д.А. булды. Алар мәктәпкә әзерлек логопед һәм зурлар төркеме балалары катнашында "Юллар тәртип ярата" күңел ачу чарасы карадылар, үзләренең киңәшләре белән балаларны юлда үз-үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшерделәр. Алар тарафыннан бирелгән төсле китаплар, буяу китаплары, өстәл уеннары балаларның алган белемнәрен тагын да ныгыту, исләрендә калдыру өчен бик файдалы булыр.
-
"Әниләр көне"
05.12.2017
Әниләр көне уңаеннан, “Каенкай” балалар бакчасында, әниләр өчен Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” дигән спектакле сәхнәләштерелде. Сәхнә бизәлешенә, артистлар уйнавына югары бәя бирелде, коллективка иҗади уңышлар теләделәр.
-
Уен - төп шөгылебез 29.11.2017

Без уеннарны бик яратабыз. Сюжетлы –рольле уеннар уйныйбыз. “Шофёр”,”Өйле”,”КУрчак йоклатабыз”.
-
Котлыйбыз Сезне, Әниләр! 28.11.2017

Быелгы елны Әниләр бәйрәме бакчабызда үзенчәлекле төстә үтте. Балалар бакчасы хезмәткәрләре тарафыннан Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" театры куелды. Бу театр эчтәлеге буенча да, артистларның уйнау осталыгы буенча да Әниләребезнең күңеленә бик хуш килде. Бәйрәмебезгә, шулай ук, Ахлетдинов Әмирнең апасы матур биюләре белән, Булатова Алсу матур җырлары белән тагын да ямь бирде. Рәхмәт Сезгә, Әниләребез! Бәйрәм белән Сезне!
-
Бүлмә гөлләрен тәрбияләргә өйрәндек 24.11.2017

Педагогик киңәшмәгә, район бакча мөдирләренә “Бүлмә гөлләрен тәрбияләү” темасына ачык эшчәнлек күрсәттек. Балалар гөлләр тәрбияләргә, гөлләрнең исемнәрен аера белергә өйрәнделәр. Балалар туфрак турында күзаллауларын киңәйттеләр, бүлмә гөлләре, экологик бәйләнеш белән таныштылар.
-
Балалар бакчалары мөдирләренең район методик берләшмәсе булып узды 24.11.2017

"Экологик тәрбия бирүдә - проектлар" дигән тема астында узган РМО да педагоглар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашу максатында ачык белем бирү эшчәнлекләре, мастер-класслар күрсәттеләр, презентация ярдәмендә үзләренең проектлары белән таныштырдылар. Шулай ук ата-аналар тарафыннан оештырылган "Тормыш калдыкларына - икенче тормыш" күргәзмәсе, "Экосумка", "Экобахила" акцияләре барышында әзерләнгән эш нәтиҗәләре белән таныштылар.






