Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
| Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
| E-Mail: | mdou-6@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 121 воспитанников+5 в с. Аишево |
| У нас учат: | 18 педагогов+2 в с. Аишево |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Көзге Актаныш буйлап сәяхәт 22.09.2017

Логопедның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары “Көзге Актаныш” буйлап сәяхәт иттеләр. “Ленин паркы”нда,”Җиңү паркы”нда булып туган Актанышыбызның көзге табигате белән хозурландылар. “Актаныш басмалары” ял паркын күзәттеләр.
-
"Без - табигать балалары" 22.09.2017

22 сентябрь көнне балалар өчен көзге экскурсия оештырылды. Экскурсия барышында балалар үсемлекләр, бөҗәкләр тормышындагы үзгәрешләрне күзәттеләр, көз турында табышмакларга җаваплар таптылар. Кызыклы уеннар уйнадылар, үзләре алып килгән ризыклар белән сыйландылар. Экскурсия бик күңелле булды. Кайткач, көзге яфраклардан гербарийлар ясадылар.
-
Региональный семинар-практикум по "Семьеведению" 20.09.2017

Минзәлә шәһәрендә узган семинар-практикумда безнең балалар бакчасыннан Насрыева Ландыш Нуровна катнашты. Шул ук семинар кысаларныда узган бәйгедә катнашып, Вахитова Г.Х. I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
-
Көзге урманга сәяхәт 19.09.2017

Бүген барлык төркем балалары да көзге урманга сәяхәткә бардылар. көзге урманның матурлыгы белән сокланып калмадылар, төрле төстәге яфраклардан букет та, төрле табигать материаллары да җыйдылар.
-
"Кросс Татарстана- 2017" 16.09.2017

1. Булатова Риана (1 кечкенәләр төркеме) "Кросс-Татарстана -2017" бәйгесендә катнашты, грамота белән бүләкләнде. Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
"Всероссийский день бега Кросс Татарстана - 2017" 16.09.2017

Россия йөгерү көненә багышланган җиңел атлетика кроссында безнең балалар да, хезмәткәрләр дә актив катнаштылар. бездә тәрбияләнүче Салимова Мәрьям үз яшьләре арасында 3, Садертдинова Иркә - 1 урынга лаек булдылар. без аларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
"Нәниләргә - гаилә белеме" 12.09.2017

Тәрбияче Вахитова Г.Х. Республикакүләм “Нәниләргә - гаилә белеме” иң яхшы дидактик уен эшкәртмәсе коннкурсында катнашып, “Иң яхшы сүзле уен” номинациясендә җиңү яулады,
Авторская игра воспитателя Вахитовой Г.Х. заняла 1 место на республиканском конкурсе на лучшую разработку дидактической игры «Семьеведение для малышей» в номинации «Лучшая словесная игра».
-
Көз турында сөйләшәбез 07.09.2017

2 кечкенәләр төркеме балалары белән бакчадагы көзге мул уңыш турында сөйләштек, яшелчәләр, җиләк-җимешләр турындагы табышмакларга җавап таптык, шигырьләр сөйләдек һәм “Яшелчә бакчасында” уенын уйнадык.
-
Август конференциясе кысаларында 25.08.2017

Август конференциясе кысаларында уздырылган "Белем һәм тәрбия - иҗтимагый үсешнең аерылгысыз бер өлеше" темасындагы күргәзмәдә безнең балалар бакчасы лаеклы икенче урынга лаек булды.
-
Тәрбиячеләр - август киңәшмәсенең секция утырышында
14.08.2017
14 август көнне 2 нче балалар бакчасы базасында район балалар бакчалары педагогларының секция утырышы булып узды. Безнең балалар бакчасыннан Әхтәмова Айгөл Азат кызы үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. "Иң яхшы авторлык дидактик уены" бәйгесендә 12 педагогыбыз үзләре иҗат иткән дидактик уеннары белән катнаштылар.






