Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
| Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
| E-Mail: | mdou-6@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 121 воспитанников+5 в с. Аишево |
| У нас учат: | 18 педагогов+2 в с. Аишево |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Бакчада - уңыш бәйрәме 25.10.2017

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында тәрбияче Идрисова Ф.М. җитәкчелегендә бакчабызда Уңыш бәйрәме үтте. Бәйрәмгә Уңыш бабай, Сөмбелә белән бергә балаларның көз турында башкарган шигырь, җыр, мәкальләре тагын да ямь өсстәде.
-
База балалар бакчалары киңәшмәсе 23.10.2017

Безнең 6 нчы балалар һәм 2 нче балалар бакчаларына караган база балалар бакчаларының берләштерелгән киңәшмәсе Сәфәр балалар бакчасы базасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшчәнлектә ФГОСны тормышка ашыру шартларында эксперименталь эшчәнлек" дигән тема астында үтте.
-
Район белгечләре белән - түгәрәк өстәл артында 19.10.2017

Укытучы-логопед инициативасы белән оештырылган бу чарада балалар бакчасы тәрбиячеләре, логопед төркеме ата-аналары, невропатолог Шайхразиева Р.Ф., стоматолог Заманов Р.А., 2 нче мәктәп укытучылары катнашты. Түгәрәк өстәлнең төп темасы: "Аваз әйтүдәге кимчелекләрнең сәбәпләре һәм аларны төзәтү юллары". Килгән кунаклар бик эчтәлекле, ата-аналарны кызыксындырган сорауларга тулы, аңлаешлы итеп җавап бирделәр.
-
Көзнең матур мизгелләренә сәяхәт кылдык 17.10.2017

Алтын көзнең бу матур көнен бүлмәдә уздырмаска булдык. Мәктәпкә әзерлек-логопед төркеме балалары белән җыендык та, Ленин паркына сәяхәткә чыгып киттек. Паркта бик күңелле булды.
В этот прекрасный осенний день мы решили не сидеть в группе. Собрались и пошли с детьми подготовительно-логопедической группы на экскурсию в Ленинский парк. Было очень весело.
-
Шөгылебез - табигать почмагында 12.10.2017

Туган якның матурлыгын күрү, җирлек белән якыннан танышу максатын күздә тотып кояшлы матур көзге бер көндә шөгылебезне табигать кочагында уздырдык әле.
-
Елмаю көне 11.10.2017

2 кечкенәләр төркемендә “Елмаю” көнен билгеләп үттек. Елмайган кешенен матурлыгы, башкаларга да рәхәт булуын аңлаттык. Балалар үз куллары белән әти-әниләргә елмайган “үзләрен” бүләк иттеләр.
-
Өлкәннәребезне кунак иттек 05.10.2017

Һәр елдагыча, безнең балалар бакчасында эшләп лаеклы ялга киткән өлкәннәребезне үзебезнең бакчага кунакка чакырдык. Алар балалар һәм хезмәткәрләрдән котлаулар кабул иттеләр. Бәйрәм бакча коллективы тарафыннан әзерләнгән өстәл артында дәвам итте.
-
Ата-аналар ярдәме 03.10.2017

1 кечкенәләр төркеме ата-аналары ярдәме белән театр почмагы булдырылды. Өстәл театры, бармак театры, курчак театры өчен курчаклар булдырылды.
-
"Көзге фантазия" 29.09.2017

Мәктәпкә әзерлек төркеме әти-әниләре белән “Көзге фантазия” конкурсы үткәрдек. Балалар әти-әниләре белән берлектә кызыклы “Кызыл алмалар гаиләсе”, “Пиратлар корабле”, "Дәү әниемнең көзге бакчасы” исемендәге күргәзмә эшләре ясап алып килделәр.
-
Әкиятләр сәхнәләштердек. 25.09.2017

Ясле төркемендә балалар белән адаптация вакытын уңышлы үткәрү максатыннан әкиятләр сәхнәләштердек.






