Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
| Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
| E-Mail: | mdou-6@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 121 воспитанников+5 в с. Аишево |
| У нас учат: | 18 педагогов+2 в с. Аишево |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Чыныгып үсәбез 23.11.2017

Балаларның сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан, безнең 1 кечкенәләр төркемендә системалы рәвештә чыныктыру чаралары үткәрелә.
-
Экологик тәрбия бирү 23.11.2017

Ясле төркеме ата-аналары белән балалар бакчасы күләмендә уздырылган “Көнкүреш калдыкларына икенче тормыш” акциясендә катнаштык.
-
"Беренче адымнар" 21.11.2017

Ата-аналар катнашында “Беренче адымнар” темасына ачык шөгыль бик күңелле узды. Шөгыльдә “Тылсым” мәктәп –бакчасының укытучы-логопеды да катнашты.
-
Ата-аналар белән семинар-практикум 15.11.2017

Логопедның зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме ата-аналары өчен артикуляция, кулның вак моторикасын үстерү буенча семинар-практикум уздырылды.Ата-аналар каршында укытучы-логопед Нуртдинова Ф., тәрбиячеләр Ганиева Л., Мухаметова Л., рус теле тәрбиячесе Вахитова Г.,музыка җитәкчесе Гыйлфанова Айзилә чыгыш ясадылар.
-
Без спорт яратабыз 14.11.2017

Без, ясле төркеме балалары, спорт почмагында уйнарга бик яратабыз. Шул максаттан ата-аналар ярдәме белән спорт почмагы баетылды.
-
Бакчада-театр атналыгы 06.11.2017

"Сәхнә" һәм "Салават күпере" журналлары игълан иткән "Сәяр" бәйгесенә нигезләнеп, балалар бакчасында да театр атналыгы игълан ителде. Атналык кысаларында зурлар төркеме балалары "Шифалы сөт", мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Как ослик искал счастье", логопед зурлар төркеме балалары "Төлке, куян һәм әтәч" әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
Тормышның барлык буяулары - синең өчен! 03.11.2017

“Тормышның бөтен буяулары – синең өчен”. Мәктәпкә әзерлек- логопед төркеменнән Шайхразиева Алмазия һәм Шаймурзина Адилә әниләр көненә багышланган рәсем конкурсына катнаштылар.
“Все краски жизни – для тебя”. Воспитанники подготовительно-логопедической группы Шайхразиева Алмазия и Шаймурзина Адиля участвовали на конкурсе рисунков, посвященном ко дню матери.
-
Игътибар: бәйге!!! 31.10.2017

Логопед төркемнәре ата-аналары арасында бәйге игълан ителгән иде. "Иң яхшы лэпбук" бәйгесендә барлык ата-аналар да актив катнашты. Әле бәйгегә йомгак ясалмады. Нәтиҗәләр турында соңрак хәбәр итәрбез.
-
Ата-аналарның эшләреннән күргәзмә 31.10.2017

Мәктәпкә әзерлек төркеме ата-аналары тарафыннан яшелчәләрдән эшләнгән төрле кул эшләреннән, балаларның көз турында ясаган матур рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды. Катнашучыларга зур рәхмәт.
-
"Ак аюның Африкага сәяхәте" 26.10.2017

Балалар бакчасының физкультура инструкторы Ахтямова А.А. мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Ак аюның Африкага сәяхәте” дип исемләнгән педсовет өчен шөгыль күрсәтте. Бу шөгыльдә балаларның сәламәтлеген саклау максатыннан, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләнде. Өлкәннәр һәм үз иптәшләре белән аралашырга , иптәшләренә карата игътибарлы булырга, ярдәм итү теләге булдырырга өйрәтелде.






