МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
| E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 25 |
| У нас учат: | 6 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Безнең нәни йолдызлар"/"Наши маленькие звезды" 24.01.2019

Бакчабызда "Йолдызлык" конкурсына әзерлек бара.
Шул уңайдан уртанчылар төркемендә вокаль буеенча әзерлек башланды.
Балалар бик теләп башкаралар.
-
"Шашка буенча турнир"/ "Турнир по шашкам" 23.01.2019

Балалар буш вакытта, кичке якта шахмат, шашка уйнарга яраталар. Бар бала да шашка уйный беләләр.
Менә бүген шашка буенча турнир үткәрәбез. А.Денис, Х.Радмир, Ш.Ильмаз аеруча яхшы уйныйлар.
-
"Төрле төсле уенчыклар"/ "Разноцветные игрушки" 21.01.2019

Мәктәпкә хәзерлек төркеме бүләккә төрле төсле уенчыклар, ягъни зур шакмаклар бүләк иттеләр. Бу гамәл балаларда кечкенәләргә карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләүне ныгыта.
-
"Ел тәрбиячесе-2018"/"Воспитатель года-2018" 21.01.2019

21 нче гыйнвар көнне "Умырзая балалар бакчасында" "Ел Тәрбиячесе -2019" беренче этабы булып узды. 8 тәрбияче катнашты, аларның берсе безнең 1 категорияле тәрбиячебез Гибадуллина Ләйсән Хөсәен кызы иде. Ул зурлар төркеме балалары белән ачык эксперементаль шөгель күрсәтте " Лимон һәм аның үзлекләре" дигән темага. Балалрга бик ошады. Икенче эш итеп үзенең методик тема буенча эш тәртибе белән уртаклашты. Уңышлы чыгыш ясады.
-
Күп функцияле модуль/Многофункциональный модуль 14.01.2019

Август конференциясендә оештырылган конкурс эше буларак күп функцияле модульләр бакчабызда киң кулланыла. Әлеге модульләр балалар эшчәнлеген оештыруда тәрбиячегә ярдәмлек ролен ути. Балалар модульләр белән уйнарга бик яраталар.
-
Иске Яңа ел белән!/ Со старым Новым годом! 13.01.2019
Сезне Иске Яңа ел белән котлыйбыз! Сезгә сәләмәтлек, тынычлык, күтәренке кәеф, бәхет һәм шатлык телибез!
Бөтен бәлә-казалар читләп узсын, ә тирә-якта тик чын куңелдән елмаюлар һәм тугры дуслар гына булсын! Иске Яңа ел белән! -
"Әкияти ярминкә"/ "Сказочная ярмарка" 30.12.2018

30 нчы декабьдә үткән "Әкияти ярминкә" сендә безнең коллектив бик теләп катнашты. Әлеге тамашага безнең коллектив "Мунча" темасын алган иде. Актанышыбызда үскән төрле шифалы үләннәрдән ясалган җыелмалар,төрле каен, имән, чыршы, мәтрүшкә пинникләрен тәкъдим иттелде. Ел буена Алла Бирса "Җиңел Пар белән" эшләрбез дип өметләнәбез.
-
"Исәнме Кыш бабай!"/"Здравствуй Дедушка мороз!" 25.12.2018

Безнең балалар бакчасында Яңа ел бәйрәмнәренә старт бирелде!!!
25.12.18 ясле төркемендә ата - аналар белән берлектә "Исәнме Кыш бабай!" дигән кичә үткәреп уздык. Нәни балаларның Кыш бабай белән танышуы искиткеч, сихри булдыю. Ата - аналар белән чыршы янында әйлән - бәйлән уйнадык, биедек, җырладык. Бик күп бүләкләр алдык. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәр, муллык, тазалык, иминлек, доньяларыбызга тынычлык алып килсен!
-
Без нәни спортчылар/Мы маленькие спортсмены 19.12.2018

Чанада да шуабыз,
Чаңгыда да шуабыз.
Тимераякта очабыз,
Чыжлап тора шома боз.
Тауларга да барабыз,
Кырларга да чыгабыз.
Кар-буран дип тормыйбыз,
Шуабыз да шуабыз.
Кышкы спорт төрләрен балалар аеруча ярата. Бигерәк тә чангы шуу белән мавыгалар. Чангы балалар һәрдаим физкультура шөгелендә йөриләр.
-
Ачык шөгыль /Открытое занятие 14.12.2018

1 нче кечкенәләр төркемендә танып - белү өлкәсе буенча шөгыль үткәрелде.
Яшь үзенчәлекләрен искә алып балалар бик күп белем алдылар.













