МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
| E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 25 |
| У нас учат: | 6 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
" Иң яхшы спектакль куючы оешма" бәйгесе 18.04.2018

Район күләмендә игълан ителгән " Иң яхшы спектакль куючы" бәйгесе кысаларында коллектив Аяз Гыйләҗевның "Ефәк баулы былбыл кош" исемле драмасын сәхнәгә куйдык. Тамашачылар спектакльне бик яратып кабул итеп алкышларга күмделәр. Катлаулы роль булуга да карамастан артистларыбыз үз рольләрен җиренә җиткереп башкардылар. Спектакль аша һәр кеше үзенә тормыш тәҗрибәсен алды.
-
Спорт- альтернатива пагубным привычкам 17.04.2018

По итогам республиканского этапа XIV Всероссийской акции "Спорт - альтернатива пагубным привычкам" в номинации "Организация волонтерской профилактической работы" инструктор по физической культуре А.Т.Амирханова заняла 2 место
-
Җиңүчеләр бүләкләнде 16.04.2018

Әлем балалар бакчасында " Яшел ут-2018" бәйгесенең муниципаль этабында җиңүчеләрне Яр Чаллы террриториаль идарәсенең Актаныш районындагы "Юл хәрәкәте иминлеге" Дәүләт бюджет учреждениесенең җитәкчесе Саетова Р.З. котлады. Тәрбияче Хуҗина Р.Г. әлеге бәйгедә III урынны, коллектив 1 урынны яулап кубок һәм балалар велосипеды белән бүләкләнде.
-
Чакыру 16.04.2018

Хөрмәтле әти - әниләр, сайтыбыз кунаклары!
Сезне 2018 елның 17 нче апрелендә , Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында узачак, коллектив тарафыннан сәхнәләштерелгән А. Гыйләҗевның "ЕФӘК БАУЛЫ БЫЛБЫЛ КОШ" драмасын карарга чакырабыз. Башлана: 19 сәгатьтә.
-
Космонавтика көне 12.04.2018

Әлеге көн уңаеннан балалар Кояш системасы, планеталар,косимк корабльләр белән таныштылар.Ю.А.Гагаринның иң беренче булып галәм киңлекләрен яулаган кеше буларак сокландылар. Уен-викторинада үз белемнәрен ныгыттылар,үзләренең рәсемнәрендә чагылдырдылар.
-
Йомырка бәйрәме 09.04.2018

Элек бу көнне бала-чага олы бәйрәм итеп көткән, йомыркаларны хатын - кызлар кичтән үк суган кабыгы салынган суга салып пешергәннәр.Хәзер дә шулай эшлиләр.Аннан соң балалар , әти -әниләр бергәләп утырып ашаганнар."Ел уңсын, хуҗаларның мал - туарлары күп булсын!" дип изге теләкләр теләгәннәр.
Тәрбияче Маннапова Н.М. да балаларны йомырка бәйрәме, бизәлгән йомыркалар белән таныштырды.
-
Театр- яктылыкка,нурга илтә 05.04.2018

Балаларның дуслык, бергәләп эшләү эшчәнлекләрен үстерү, театр сәнгатенә тарту максатыннан район күләмендә "Театр - яктылыкка, нурга илтә" дигән бәйге оештырылды.Мәктәпкә хәзерлек группасы балалары тәрбияче Хуҗина Р.Г. җитәкчелегендә "Үрдәк яңа дуслар эзли", зурлар группасы балалары тәрбияче Солтанова Ә.Н. оештырган "Батыр әтәч" театры жюри членнарына һәм ата-аналарга тәкъдим иттеләр.
-
Дуслык-бөек көч 04.04.2018

Театр һәр кеше күңеленең иң түрендә күңелле мизгелләрнең берсе булып урын ала. Чаллы шәһәренең "Хыял" курчак театры артистлары безгә үз күчтәнәчләрен бүләк иттеләр.Алар башкорт,удмурд,чуаш һәм татар әкиятләреннән куурчак театры күрсәттеләр.Әкиятләрдә халкыбызның рухи мәдәнияте урын алды. Әкият геройлары рәхим - шәфкатьле, ярдәмчел булырга өйрәнделәр.Театр аша балаларда төрле милләт халыкларына хөрмәт,дуслык хисләре тәрбияләнде, төрле милләт халыклары турында балаларның белемнәре баетылды.
-
Һөнәри бәйгеләрдә җиңучеләр бүләкләнде 03.04.2018

Район күләмендә "Ел тәрбиячесе-2018" Республикакүләм бәйгенең муниципаль этабы җиңүчеләрен, лауреатларын бүләкләү тантанасы уздырылды.Тәрбиячебез Валиуллова Ирина Ирек кызы шушы бүләккә лаек булды.
-
Хезмәт нәтиҗәсе 02.04.2018

Районыбызның мәгариф өлкәсендә куйган хезмәтләре өчен хезмәттәшебез, музыка җитәкчесе Салихова Чулпан Дәниф кызы Актаныш муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.Котлыйбыз.













